Логотип

«Сәләт» оешмасының чишмә башы

28 ноября 2019 - 16:48

«Әлеге очрашуны без Сабантуйны кебек көтеп алабыз»

     Сәләт Биләр форумын еш кына Биләр җыены дип атыйлар. Чөнки биредә бүгенге сәлкеш һәм әйдаманнар гына түгел, ә кайчандыр «Сәләт» дөньясында кайнаган, хәзер инде үз гаиләләрен булдырып өлгергән кешеләр дә очраша. Кемнәр генә юк араларында. Һәм барысын да бер нәрсә берләштерә: Сәләт һавасы. Быел да Сәләт Биләр форумы үзенең ветераннарын очраштырды. «Сәләт» оешмасының чишмә башында торучыларның берсе, Сәләт ветераны Рәзинә апа Сафина әлеге очрашу һәм үзенең «Сәләт»ле тормышы турында сөйләп китте:

 

– Бүгенге көндә безнең дүрт йөздән артык ветераннарыбыз барланды һәм шуларның балалары, гаиләләре белән бергә санаганда, йөздән артыгы хәзер бирегә килде. Алар арасында чит илдән кайтканнары булу да сөендерә. Аларны үзара очраштырып, дуслаштырып, бүгенге Сәләт белән таныштырып җибәрәсебез килә. Чакыруыбызга алар бик теләп җавап бирделәр һәм биредә аларны күрүебезгә без дә бик шатбыз. Чөнки әлеге очрашуны без Сабантуйны көткән кебек көтеп алабыз.

 

Рәзинә апа үзенең «Сәләт»ле тормышын 1997-нче елда, «Сәләт-Раушан» аланында әйдаман буларак башлый. «Әлбәттә, ул заманнан бирле биредә бик күп нәрсә үзгәрде, ләкин шушы көнгә кадәр Сәләтнең үсеше артыннан ел саен күзәтеп барган кеше буларак, һәрбер үзгәреш күңелдә истәлек калдыра алган. Минем ике улым һәрвакыт Биләргә киләләр, Сәләтне яраталар. Минем гаиләм «Сәләт»ле дип әйтә алам, чөнки без һәрвакыт биредә»​​​​​​​, – дип дәвам итте сүзен сәләт ветераны.

 

Бүгенге сәлкешләргә һәм оештыручыларга Рәзинә апа Сафина Сәләттә уздырган вакытларының кадерен белергә, исән-сау форумнарны уздырырга һәм киләчәктә «Сәләт»​​​​​​​ле гаиләләр булдырып бирегә кайтуларын теләп калды.

 

«Сәләт» матбугат үзәге

 

Галерея

Комментарий юк