Логотип
Хәбәрләр

УКЫТУЧЫДАН УҢУ – БӘХЕТ

Җырлау – бер, укыту – тагын да катлаулы нәрсә. Олыгайган саен шундый нәтиҗәгә киләм: бөтен җырчы да педагог булып эшли алмый икән. Вокалдан педагог булу ул – тәҗрибә белән килә торган әйбер. Аны аңлатып булмый. Эстрада турында әйтмим дә, ул бөтенләй башка юнәлеш.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Клара Хәйретдинова быел юбилеен билгеләп үтә. Җырчы белән иҗат, опера һәм эстрада, тормыш һәм киләчәккә планнары турында сөйләштек.

«Өйдә радионың сүнгәне дә булмады: Илһам абый, Әлфия апаларны тыңлап үстем»

Кайсы яктан, кайсы туфрактан Сез, Клара апа? Музыка юлына урау юллар аша килеп эләктегезме?

– Әти-әниләрем элекке Дөбьяз районыннан. Эш буенча аларны төрле якларга җибәргәннәр: Казанда, Биектау районының төрле авылларында, Башкортстан якларында да эшләп алырга туры килгән. Әтием – хисапчы булып, әнием укытучы булып эшли башлый, соңрак аны партия оешмасы секретаре итеп билгелиләр, колхозларга җибәрәләр.

Әнием Казанга имтихан бирергә килгән, озак та үтми мин дә туганмын. Аннан соң мине Арча районы Кылачы авылына алып кайтканнар. Бертуктаусыз елыйм икән, баксаң, туганда ук ике тешем булган. Балачакта бик нык авырдым, үпкәләремә суык тигән булган. Шуңа күрә дәваланырга хастаханәгә кереп ята идем. Бертуган абыем армиядә һәлак булды. Кызганыч, гаилә таркалды. Өйләрне җыештырганда күршеләр әниләргә: «Кызыгыз гел җырлап йөри, сүзләре генә аңлашылмый», – дип әйтә икән. Беренче класста укыганда җырлавымны ишетеп белә иделәр. Әле дә истә: сәхнәгә чыгып, «Песи-песи пескәем, карак мәче икәнсең...» – дип җырладым. Шулкадәр дулкынландым! Җырның сүзләрен онытып җибәрдем. Шулвакыт, әнием яныма килеп, сүзләрне искә төшерде. Дөбьяз мәктәбендә 5-6 класста укыганда укытучылар үзләреннән калдырмады: төрле чараларга, кичә-очрашуларга алып бара иделәр, мин рәхәтләнеп җырлый идем! Өйдә радионың сүнгәне дә булмады: Илһам абый, Әлфия апаларны, классик җырларны тыңлап үстем. Әбием: «Үкертмә әле», – дип кенә әйтә иде.

Тәвәккәл булдым, авырлыклардан куркып калмадым. Дөбьязда интернатта икенче сменада укыганда мәктәптә дәресләр беткәч, әби янына 12 чакрым җәяү кайтып йөрдем. Юл зират аша уза. Кышкы кич. Караңгы. Урамда бер кеше дә юк. Әби җаным: «Агачлар шаулап тора, ничек курыкмыйсың?» – дип аптырый иде. Берсендә юлда кар өермәсе калган иде. Ерактан әллә нәрсә булып күренде ул, алга барырга да шикләндертә, ләкин артка да юл юк – кайтырга кирәк! Курку турында уйламадым. Аллаһы Тәгалә саклаган икән мине, дим. Интернатта укыганда җыр укытучысы Хәмзә Закирович мине җырларга өйрәтте. Салих Сәйдәшев җырларын җырлап үстем.

Мәктәптә укыган вакытта үзешчән бәйгеләрдә катнаштым, җырларга тарсынып тормый идем. Әмма мәктәпне тәмамлаганнан соң җырчы булу турында хыяллану түгел, уйда да юк иде. Педагогия институтының рус-татар бүлегенә укырга кердем. Хорга йөри башладым. Тәрәзә төбенә менеп: «Мин опера җырчысы булачакмын!» – дип әйткәнмен икән. Беренче курстан соң, концертлар куеп йөрдек. Берара Ленин исемендәге Мәдәният йортына да йөреп алдым. Шулай итеп, сәхнәдә җырлауның нәрсә икәнен аңладым, бераз акча да эшләдем. 1,5 ел укыганнан соң белдерү күрдем: Мәскәүдә Бөтенроссия эстрада сәнгатенең иҗат остаханәсенә җырчылар җыялар икән. Тыңлауларга бардым. Мине кабул иттеләр. Шулай итеп, Мәскәүгә студиядә укырга юл тоттык. Ул вакытта Мәскәү безнең өчен чит ил кебек иде! Минем өчен ул тормыш мәктәбе булды. Әнигә китүем турында хәбәр иткәч, аның сүзе бер булды: «Миңа җырчы кирәкми!».

Мәскәүгә безне филармониянең сәнгать җитәкчесе Мәхмүт абый җыеп алып барды. Миннән тыш, Римма Ибраһимова, Зиннур Нурмөхәммәтов, Рабига Сибгатуллина һ.б. бар иде. Аның каравы, Мәскәүдә без өченче категориядәге артист булып саналдык, хезмәт хакын да түләделәр. Кино, җыр бәйгеләрен карарга йөрдек. Шунда беренче тапкыр җырчы Людмила Зыкинаның, «Песняры» вокаль-инструменталь ансамбленең сәхнәдән чыгыш ясавын күрдем.

Мәскәүгә укыганда сәхнәдә үз-үзеңне ничек тотарга икәнлегенә төшендерделәр. Бу безнең өчен зур яңалык иде. Аннан соң филармониягә кайттык, безгә бик зур игътибар булды.

«Профессиональ җырчылар гомеренең соңгы көненә кадәр белем алуын дәвам итә»

Татар дәүләт филармониясендә яшьләр бригадасында да җырлагансыз, Казан дәүләт консерваториясендә дә укыгансыз...

– Югары белем алу дигән сүз бар иде бит. Консерваториягә әзерлек курсына эләктем. Филармонияне ташлап, өр-яңадан җыр буенча белем ала башладым. Өченче курста Валентина Лазько классына күчтем. Татарстанда «Лазько мәктәбе» дигән сүз киң таралган. Бик акыллы, зирәк педагог иде ул. Ул минем өчен маяк булды. Җырчы өчен укытучыдан уңу – зур бәхет. Укытучылар бик күп, ләкин мин иң яхшы укытучыга эләктем.

Дүртенче курста укыганда кызым Айгөл туды. Бер ел ял алып, аннан соң, ниһаять, консерваторияне тәмамладым. Распределение буенча, Татар дәүләт филармониясенә җибәрделәр. Озак та үтми, тыңлаулар уздырып, Татар дәүләт опера һәм балет театрына эшкә алдылар. Шөкер, театрда 26 ел эшләдем. Бер ел сынау белән калдырганнар иде. Шул сынау 26 елга сузылды. Дөрес, эшләү дәверендә төрле кыенлыклар булды, ләкин сынатмадым. Концерт, спектакльгә барырга һәрвакыт әзер була идем. Сүз уңаеннан, 1994 елда Венециянең «Ля Фениче» театрында җырлаган беренче һәм бердәнбер Татарстан җырчысы мин. Инде Казан дәүләт консерваториясендә дә эшләгәнемә 26 ел булды.

Укытучым Валентина Андреевна белән гомер буе аралашып яшәдем, элемтәне өзмәдем. Аның һәр сүзе, киңәше, ярдәме минем өчен мөһим булды. Гомеренең соңгы көннәрендә көн саен шалтыратыштык. Укучыларымның чыгышларын да тыңлап, бәяли иде. Бик зур җырчылар үстерде ул. Опера һәм балет театрының бөтен әйдәп баручы солистлары – аның укучылары иде.

Ул арабыздан киткәч, бик авыр булды: Валентина Андреевнага шалтыратыйм дип, гадәттәгечә, телефон трубкасына үреләм. Тик... Аның юклыгы искә төшә дә, моңсуланып куям. Ул Казан консерваториясенең вокал мәктәбенең дәрәҗәсен күтәрде һәм бик күп еллар буена шул югары дәрәҗәне тотты.

Театрда эшләгәндә халыкара Шаляпин фестивален оештырдылар. Фестивальне миңа халык җыры белән башларга тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, өч ел буе гала-концертта мин «Гөлҗамал» җырын театр сәхнәсендә микрофонсыз, аккомпанементсыз җырладым. Тамашачылар бик җылы кабул иттеләр, алкышладылар.

Шуннан, консерваториядә дә укыта башладым. Ул вакытта берничә укучым гына бар иде. Җырлау – бер, укыту – тагын да катлаулы нәрсә. Олыгайган саен шундый нәтиҗәгә киләм: бөтен җырчы да педагог булып эшли алмый икән. Вокалдан педагог булу ул – тәҗрибә белән килә торган әйбер. Аны аңлатып булмый. Эстрада турында әйтмим дә, ул бөтенләй башка юнәлеш. Без баш резонаторы белән җырлыйбыз, ул бик авыр. Шуңа күрә профессиональ җырчылар дүрт ел музыка училищесы, биш ел консерваториядә белем ала һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр «укуын» дәвам итә. Валентина Андреевнага гомер буе рәхмәтле мин. Укучыларыма да аның сүзләрен кабатлыйм.

Шәкертләрегез кемнәр? Аларга киңәшләрегезне биреп торасызмы?

– Музыка училищесында укытып, аларны консерваториягә әзерлим. Иң талантлы укучыларымның берсе – Артур Исламов. Аның апасы Сиринә Исламова да минем класста укыды. Айгөл Хәйри (җиде ел укыды), Алинә Кәримова, Айгөл Хисмәтуллина, Айгөл Гардисламова, Илүсә Хуҗина, Диләрә Төхвәтуллина, Роман Байлов, Эльвира Авзалова һ.б. Иҗатларын күзәтәм, тыңлыйм, үз бәямне әйтәм. Кайберләре хәзер үзләре укыта, укучыларын миңа җибәрәләр. Кытайдан килгән студентларым да бар, аларга татар җырларын өйрәтәбез, бәйгеләрдә беренче урыннар алалар.

Үз вакытында без дә эстрадада җырлаган идек. Әмма без вокал мәктәбен югалтмадык. Баланың сәләте бар икән, дөрес җырларга өйрәтеп була. Аны дөрес итеп юнәлдерә белергә кирәк. Консерваториядә алган вокал мәктәбен онытмасыннар, эстрадада җырласалар да, без өйрәткәнчә, микрофонга акырмыйча, дөрес итеп җырласыннар иде.

Үземнең укучыларымны беркайчан да ташламыйм, мөрәҗәгать итсәләр, булдыра алганча ярдәм итәм. Шәкертләремә һәрвакыт: «Кайда, кайчан җырласагыз да, яхшы җырлагыз», – дип әйтәм. Элек без артистларны зур кеше дип кабул итә идек, алардан үрнәк алырга тырыштык: матур итеп киенергә, аларга карап, сәхнәдә үз-үзебезне дөрес тотарга өйрәнә идек. Милли җырларны, татар композиторларның әсәрләрен онытмыйк, без аларны сакларга тиеш. Татар халык җырларын теләсә ничек җырламасыннар иде.

«Авылда үскән кыз мин»

Кайтып керергә нигезегез бармы, Клара апа?

– Туган ягымда – Биектау районы Өнсә авылында бурадан йорт, мунча салдырдым. Казаннан 45 чакрым ул. Газы да, суы да кергән. Машинага утырганыма да 15 ел була, шунда кайтып йөрим. Шул ук вакытта Константиновка бистәсендә дә йорт салдырган идем. Җәйге ялларда бакчада казынырга яратам, рассаданы да үзем ясыйм, чәчәкләр, яшелчәләр үстерәм. Санаторийга йөрмим, Өнсәгә кайтып, бакчада эшлим. Минем өчен шуннан да рәхәтрәк ял юк. Авылга кайтып, үземә энергия алам.

Авылда үскән кыз мин, килен урынына да эшкә чыктым, фермада дус кызыма сыер саварга булыштым, колхозда да эшләдем... Тотынсам, бөтен эшне эшлим.

Кызым Айгөл, оныгым Сабина белән Мәскәүдә яши. Кызым музыка училищесын тәмамлады, Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясендә алып баручы булып эшләде, хәзер Мәскәүдә «Орфей» радиосында эшли, Пётр Чайковский исемендәге концертлар залында концертлар алып бара. Оныгым музыка мәктәбендә, аннан соң сәнгать училищесында укыды. Мәскәүдә анимацион мультфильмнар ясый торган юнәлештә югары мәктәпне тәмамлады. Габдулла Тукай әкиятләре буенча мультфильмнар ясады. Аллага шөкер, кайтып йөриләр, хәл-әхвәлләрне белешеп торалар.

Быел юбилеегыз. Иҗади планнарыгыз нинди?

– Аллага шөкер, биш ел саен иҗат кичәләре оештырам. Быел да көзен юбилеем уңаеннан иҗат кичәсен үткәрергә ниятлим. Шәкертләрем, студентларым чыгыш ясаячак.

Бүгенге көндә консерваториядә дә, музыка училищесында да укытам. Укучыларым өчен борчылып, сөенеп яшим.

Олыны олы итеп, кечене кече итеп хөрмәт итү кирәк. Аллага шөкер, яраткан эшем, кызым, оныгым, студентларым бар. Яшьләрне кулыннан тотып диярлек җырларга өйрәтәм, үстерәм. Ярдәм сорыйлар икән, хәлемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Яхшылыкка яхшылык белән җавап кайтарам, чөнки бер яхшылык меңе белән үзеңә әйләнеп кайта. Язмышым белән бик канәгать. Мин үземне бәхетле дип саныйм. Булганына риза булып яшим, сау-сәламәт булырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк