Үзебезнеке кайда соң?
Дөнья әдәбияты зурлыгында Виктор Астафьев, Чыңгыз Айтматов, Рәсүл Гамзатов, Мостай Кәрим кебекләрнең әсәрләре яңгыраш алган, ә үзебезнеке кайда соң? Лаеклы әсәрләр, көчле язучыәдипләр күп. Дөньяви үлчәүләргә салырлык көчкә ияләрдән күңелгә иң беренче Аяз Гыйләҗев килеп баса.
Дөнья әдәбияты зурлыгында Виктор Астафьев, Чыңгыз Айтматов, Рәсүл Гамзатов, Мостай Кәрим кебекләрнең әсәрләре яңгыраш алган, ә үзебезнеке кайда соң? Лаеклы әсәрләр, көчле язучыәдипләр күп. Дөньяви үлчәүләргә салырлык көчкә ияләрдән күңелгә иң беренче Аяз Гыйләҗев килеп баса. Ул ‒ безнеке! Үз тарихыбызны да дөнья әдәбиятыннан, урысныкыннан өйрәнәбез. Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә чор, тарих, милләт һәм кеше язмышлары аша тасвирланып, чынбарлыкта сурәтләнә. Ул бизәлмәгән! Аяз абый үзе дә: «Мин Солженицыннан укып түгел, барысын да үзем кичереп күрдем, белдем, үз җилкәмдә татыдым», — диде. Яшь идем. Ул чакта Солженицынны укып, өйрәнеп, уйланып йөргән вакыт. Каршылыклы фикерләр туган, шикләр уянган чак... Аяз абыйның бу сүзләре мине нык тетрәндерде! Еллар үтә, вакыт шомартырга, бар нәрсәне дә өйрәнергә һәм тәнкыйтьләргә мөмкинлек бирә. Солженицынның сәяси карашлары да ачыклана бара. Ничек кенә бәяләмәсеннәр, бу шәхес ил тарихында үз эзен язган, иҗатында сәяси системаны тасвирлап калдырган. Ә Аяз Гыйләҗев иҗаты башка: аның әсәрләрендә кеше язмышлары, халыкның эчен, шул хәлләрне кичерүчеләрнең, шул сәясәткә корылган чор кешеләренең ачы язмышларын, фаҗигасен ничек бар, шулай яза. «Яра», «Балта кем кулында?» кебек әсәрләрендә бу илне тәнкыйтьләү үзмаксат түгел, илдә яшәүчеләрнең, безнең, аерым шәхесләрнең күргәннәре, кичергәннәре аша тасвир көчле бирелә. «Менә шушындый ил инде, анасы, без шушыны кордык, без шушында яшибез», ‒ дигән фикерне Аяз Гыйләҗев реаль тормыштан әдәби әсәрләренә килеп кергән образлары аша әйттерә. «Өч аршын җир»е тетрәндерә. «Җомга көн кич белән» әсәре генә дә ни тора. Үзе дә, исеме дә искиткеч көчле! Җомга көн изге көчкә ия, ә киче адәм баласының тормыш дәвере азагына ишарә. Минем бәхеткә, бу әсәр буенча куелган татар киносында роль бирделәр. «Бибинур» фильмында төп рольләрнең берсе Габдуллаҗанны уйнадым. Аяз абый сурәтләгән тетрәндергеч вакыйгалар эчендә яшәп алырга туры килде миңа. Рус милләтле режиссёрлар бу әсәрнең көченә сокланып, эчтәлегендәге тирәнлеккә гаҗәпләнеп иҗат итте кино төшерү дәверендә. Астафьевларны, Чыңгыз Айтматовларны зурлыйбыз, аларның иҗатына шаккатабыз. Татарда да шулкадәр зурлык, әдәби бөеклек бар! Мәхмүт Галәүнең «Мөхәҗирләр»ендә, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендә чор, милләт тарихы нәкъ менә кеше язмышлары сурәте аша нинди югарылыкта бирелгән! Кызганыч, татар тыйнаграк та, ә бәлки йоклаганрактыр да... Үзенекеләрне югары күтәрә белү юк татарда. Без үткәнебезне Александр Солженицыннан түгел, Аяз Гыйләҗев әсәрләре аша өйрәнергә тиеш, югыйсә! Үз сүзен курыкмый әйтә алган, милли фаҗигаләрнең асылын төп фикер итеп керткән, кеше язмышларын дөрес һәм үтемле итеп язган Аяз Гыйләҗев әсәрләреннән укып өйрәнергә тиеш идек. Татарга гына түгел, дөньяның башка милләт халыкларына хас язмышлар язылган анда.
Совет заманында кемнәрнеңдер «дилбегәләрен җибәрделәр» дөнья әдәбияты тарафына: сайлап кына булса да әсәрләр тәрҗемә ителә иде. Ләкин сайланганнарның көчләре җитеп бетмәдеме, ничектер, алда саналганнар рәтенә якыная алмадылар. Ә көчлеләрнең дилбегәсе бәйдә калды. Аннан бу эш бөтенләй тукталды. Кулыннан килгәннәр үз тырышлыклары белән төрлечә чыгып карады. Югарылыкка ирешә алмадылар. Соңгы елларда Язучылар берлеге, Ркаил Зәйдулла оештырган Әдәби тәрҗемә үзәге татарның иң лаек авторларын, тирән эчтәлекле әсәрләрен төрле телләргә тәрҗемә итү эшен тернәкләндерергә маташа. Өметләнәбез, өметсез ‒ шайтан гына, диләр. А. Гыйләҗев әсәрләренең инглиз, төрек, венгр телләренә тәрҗемә ителгәнен белгәч, күңел сөенде. Күп еллар элек кирәк булгандыр бу эш. Ә бит заманында аның иң көчле әсәрләреннән берсе ‒ «Өч аршын җир»не 23 ел буена тыелган әсәр дип бастырмый яткырганнар. Инде дөнья күргәч, Марсель абый Сәлимҗанов аны сәхнәләштергәч тә, «без КамАЗлар төзеп ятканда (бөеклек, күтәренкелек, янәсе!), нинди «өч аршын җир» турында шулай сөйләнергә була!» дип, бу әсәрне халык хозурына озак еллар чыгартмадылар, кабат туктаттылар. Аяз абыйның үз язмышы нинди каршылыклы һәм фаҗигале булган. Язылган әсәрләре дә шундый ук язмышлы.
Драматургиясенә килгәндә, Әлмәт театрында күпсанлы спектакльләре куелганы истә калды. Талантлы режиссёр Гали Кәримович Хөсәенов белән Аяз абый, тәңгәл килеп, уртак уйда булып «Әткәй җырлый да, җылый да», «Әгәр бик сагынсаң» пьесаларын матур итеп куйдылар. Озак еллар, уңышлы барды алар. Без Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры сәхнәсенә «Яра» повесте буенча драма әсәрен куйдык. Улы Мансур белән сәхнәләштердек аны. Искиткеч тирән әсәр, катлаулы психология, гаҗәеп эчтәлек! Бу персонажларның язмышларын Аяз Гыйләҗев кына шулай яза ала! Аяз Гыйләҗев иҗатының әдәби көче бүген дә куәтле, үз урынын саклый, вакыт сынавына бирешми, әсәрләре, алардагы фикер искерми. Дөнья әдәбиятына хас зурлыкка кем тиң дигәндә, «Аяз Гыйләҗев!» дим мин. Милләтебезнең чиксез хәзинәсе булган әсәрләре, персонажларының язмышлары тарихыбызны өйрәнү өчен чын антология!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк