Логотип
Блоги

Чаллы татар дәүләт драма театрының Казандагы гастрольләре

Чаллы театрын Казан тамашачысы ел саен көтеп ала Бу чыннан да хак: чаллылар һәрчак яхшы мәгънәсендә берәр «мөгез» чыгармый калмый. Белүемчә, репертуарда быел да искитәрлек кызыклы спектакльләр бар.  ...

Чаллы театрын Казан тамашачысы ел саен көтеп ала Бу чыннан да хак: чаллылар һәрчак яхшы мәгънәсендә берәр «мөгез» чыгармый калмый. Белүемчә, репертуарда быел да искитәрлек кызыклы спектакльләр бар.

         Менә инде, 2007 елдан бирле, без ике елга бер тапкыр Казан тамашачылары каршында театраль «имтихан» тотарга киләбез. Ни өчен имтихан дип әйтәм, чөнки Казан тамашачысы ‒ зәвыклы тамашачы. Алар иҗат җимешләренең тәмлеләрен, өлгергәннәрен генә сайлап алып, татып карарга өйрәнгән. Әлеге дә баягы, Казанлылыр каршына күп җирләрдән төрле жанрдагы иҗат колективлары килә. Менә шушы күп төркемнәр арасыннан, аларның сайлап алу мөмкинлеге бик зур. Шуңа күрә дә, без Казанга гастрольләргә җыенган вакытта репертуарыбызны бик җентекләп сайлыйбыз. Шатланып әйтәм, әле шушы көнгә кадәр алып барган иҗат җимешләребезне  «тәмсез» дип әйтүче булмады. Киресенчә, бик күпләре  өстәп бирүне сорыйлар.

         Соңгы елларда, башкалабыз тамашачыларына уннарча төрле жанрдагы сәхнә әсәрләре тәкъдим иттек. Алар арасында Мансур Гилязовның «Бурлак» драмасы, Равиль Сабиров инсценировкасы буенча куелган «Хәят» мелодрамасы, Карло Гальдониның «Ике хуҗаның хезмәтчесе» комедиясе, Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» фаҗигасе. Ул спектальне быел да алып барабыз. Чөнки аның белән, театр коллективы Кәрим Тинчурин исемендәге фестивальдә катнашып югары бәягә лаек булган иде. Ә менә бу юлы инде без аны тамашачылар өчен алып киләбез. Шул ук вакытта Булат Сәлаховның «Яратылмый калган ярлар» пьесасы буенча куелган спектакле казанлылар тарафыннан бик җылы һәм югары дәрәҗәдә кабул ителде. Мольер, Островский, Туфан Миңнуллин, Рабит Батулла, Аяз Гыйләҗев һәм башка бик күп авторларның сәхнә әсәрләре белән таныштыра алганыбызга бик сөенәбез. Ә бу гастрольләргә килгәндә бик кызыклы гына вакыйгага туры килдек.  Дөресен әйткәндә, Казан тамашачылары үзләре булышты репертуар сайларга.

         Әйтеп киткәнемчә, 27 апрель көнне 17.00 сәгатътә Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» фаҗигасен күрсәтәбез. Казанлыларның санап бетергесез сораулары буенча Зифа Кадырованың ике әсәрен дә алып килергә булдык. Әле узган ел гына, Тинчурин  театры сәхнәсендә без аны «Татарстан-Яңа гасыр» телевидениясе соравы буенча алып килгән идек. Аны тасмага төшерделәр. Спектакль көндезге вакытка билгеләнгән иде. Бернинди афиша һәм реклама булмады. Кичкә кайтып китәсе урынга без яңадан бер спектакль күрсәттек. Зал тамашачылар белән тулы иде. Ә безнең өчен иң мөхиме, тамашачының теләге һәм аларның теләкләре белән килешү. Шуңа күрә дә, сораулар буенча  28 апрель көнне көндезге 13.00 сәгатътә «Сагынырсың, мин булмам» һәм кичке 18.00 сәгатътә «Язмыш сынавы» мелодрамаларын күрсәтәбез. Кассадан әйтүләре буенча, бу ике спектакльгә билетлар сатылып бетеп бара инде.

         29 апрель көнне 18.30 сәгатътә яшь режиссер Олег Киньзягулов тарафыннан куелган «Зәңгәр томан артында» исемле лирик комедия күрсәтелә. Ә көндез 13.00 сәгатътә балалар өчен Илгиз Зәйниевның «Урман CLUB» әкиятенә кечкенә тамашачыларыбызны көтеп калабыз. Спектакльләр Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында узачак. Килегез! Рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачып кайтыр өчен без барлык көчебезне куярбыз дип ышандырып калабыз.

         Ә Казанга гастрольгә килеп китү үзегезгә ни бирә?

         Беренчедән, Казан гастрольләре безнең өчен олы сынау. Казан театраль шәһәр. Театр өлкәсендә бөек шәхесләрне булдырган, үстергән шәһәр. Барган саен олы дулкынлану хисе белән киләбез. Икенчедән, үстергән һәм өлгергән иҗат җимешләре белән бүлешәсе килә. Аларны меңнәрчә тамашачыга тәкъдим итеп, ниндидер бер күтәренке тойгылар белән кайтып, канатланып, бөтен көчеңне биреп, тырышып яңадан очрашуны көтәсе килә. Синең пешергән ризыгыңны тәмләп ашыйлар икән, аңа югары бәя бирәләр икән, ул инде бик сөенечле әйбер.

         Гомумән, театр гастрольләрсез яши алмый. Кайда гына чыгыш ясама, син яңа зал белән очрашасың. Ниндидер бер энергия тоясың. Ә һәрбер залның үзенә генә хас булган энергиясе бар. Мин тамашачыны күзаллап әйтүем. Кайткач бер утырып нәтиҗә ясыйсың, үзеңә бәя бирәсең. Ниндидер ялгышлар булган икән, алга табан аларны булдырмас өчен эш алып барасың. Бигрәк тә артист өчен кирәк гастрольләр.

         Рашат әфәнде, безнең татар дәүләт театрларының директорлары хуҗалык эшләре, материаль якны кайгыртучы гади җитәкчеләр генә түгел. Алар менә дигән менеджерлар булу өстенә зәвыклы сәнгатькәрләр дә.

Залны хәзер нинди спектакльләр белән тутырып була?  “Зал тутыру” – ул халык өчен эшләү дигән сүз. Хөкүмәт театрга акчаны шуның өчен бирә.

         Театр – ул тере организм. Гел хәрәкәттә. Театрның эше, кыска гына вакытка тукталган очракта да аны хәрәкәткә китерү бик авыр. Шуңа күрә дә театрда гел җанлылык булырга тиеш.

         Спектакль чыга, яңасы өстендә эш башлана, репетицияләр, гастрольләр, фестивальләр, яңа шәһәрләр... Ә тамашачы гел яңалык көтә. Бу юлы нәрсә белән шаккаттырырлар, гаҗәпләндерерләр икән дигән өмет белән яши. Ә безгә, чыннан да, тамашачы өчен кызыклы, әле күрелмәгән яңалык җиткерәсе килә. Театр бит үзе өчен яшәми, халык өчен яши. Бүген тамашачыны театрга җәлеп итәр өчен яңалыклар, эзләнүләр өстендә бер мизгелгә дә тукталмыйча эш алып барырга кирәк. Барысын да истә тотып, барысына да ярарлык итеп...

         Чаллы тамашачысына ярар өчен, башка нәрсә килде шуны куеп кына котылып булмый. Ул елдан ел күберәк, кызыклы, бүгенге көн күзлегеннән караганда мәгънәле, әһәмиятле, буш булмаган сәхнә әсәрләрен көтә. Кемгәдер комедия, кайсысынадыр трагедия, мелодрама, музыкаль әсәр кирәк. Әлбәттә, бер ел эчендә барысын да куеп бетереп булмый... Ә куйган яңа сәхнә әсәре, нинди жанрда булуына карамастан, ул тамашачы тарафыннан кабул ителергә тиеш. Шуның өчен дә автордан һәм режиссер тарафыннан яңалык, күп көч сорала.

         Сез дөрес әйтәсез, әлбәттә «зал тутыру» ул тамашачы өчен эшләү. Театрның тамашачысы юк икән, театрда яңалык юк, үзгәреш юк дигән сүз. Безгә килгәндә, елдан-ел яңа режиссерлар чакырып яңа әсәрләр чыгарып торабыз. Хәзерге вакытта репертуарыбызда 32 спектакль бар. Аларның 5 се балалар өчен. Көн саен  спектакльләр күрсәткән очракта да бер ай эченә сыеп бетеп булмый. Аннары, чаллы тамашачысына башка театрларның иҗатын да күрсәтәсе килә бит. Шуңа күрә дә без республикабыз һәм читтәге театрлар белән тыгыз элемтәдә яшибез.

        

Комментарий юк