«Тантана 2025» җиңүчеләре билгеле!
27 март, традиция буенча, «Тантана» премиясен тапшыру узды. Быел әлеге чара Камал театрының яңа бинасында үткәрелде.
Кичә алып баручылар Искәндәр Хәйруллин һәм Рамил Вәҗиевның көлкеле диалоглары, җиңүчеләрнең ихлас, самими, урыны белән кызык рәхмәт сүзләренә үрелеп барды. Чакырылган җырчылар, аеруча Дышать, Татьяна Ефремова, Илгиз Шәйхразиев, Айсылу Нуруллина, Матвей Козин бәйрәмнең бизәге булды.
Татарстан театрлары тәкъдим иткән 73 заявка арасыннан 37 спектакль сайлап алынган. Премиягә 17 номинациядән тыш махсус бүләкләр дә бар иде. Күрәсең, шуларны игълан итү исәбенә, чара 4 сәгатькә якын барды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» («Триумф») театр премиясенең 2025 елгы җиңүчеләре:
«Дебют» номинациясендә — Илназ Шакирҗанов (Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының «Тәкъдим» спектаклендә Иван Васильевич Ломов роле өчен); Эльмира Минһаҗева (Яшел Үзән музыка театрының «Мертвые души» Лайт-операсында Лизонька роле өчен);
«Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә — Рәфыйк Каюмов (А. Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының «Без – 41нче ел балалар» спектаклендә Гайфи роле өчен);
«Иң яхшы курчак театры актеры» номинациясендә — Эльвира Гыйлемханова («Әкият» Татар дәүләт курчак театрының «Ана кыры» спектаклендә Әни (тавыш) роле өчен);
«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә – Альбина Гайзуллина (Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Куркак батыр» спектаклендә Әни роле өчен);
«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә – Илфат Әскәров (А. Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының «Без-41нче ел балалар» спектаклендә Хәлил Фәтхи улы роле өчен);
«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль» номинациясендә (опера, музыкаль спектакль, мюзикл) – Венера Протасова (М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының «Кармен» операсында Микаэла роле өчен);
«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль» номинациясендә (балет, заманча хореография, пластик спектакль) – Михаил Тимаев (М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының «Грек Зорба» спектаклендә Грек зорба роле өчен; Мария һәм Марсель Нуриевлар («Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фонды «MOÑ» театр мәйданчыгының «Soul Kitchen» спектакле өчен);
«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә – Ләйсән Гатауллина (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектаклендә Әлфия роле өчен); Резедә Сәләхова (К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Туган тумача» спектаклендә Шәрифә роле өчен);
«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә – Эмиль Талипов (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Казанга Тукай кайткан» спектаклендә Габдулла Тукай роле өчен);
«Актерлар ансамбле өчен» номинациясендә «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фонды «MOÑ» театр мәйданчыгының «Картотека» спектакле);
«Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә Яр Чаллы дәүләт курчак театрының «Господин Скороходов» спектакле;
«Кече формадагы иң яхшы спектакль» номинациясендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Казанга Тукай кайткан» спектакле;
«Иң яхшы зур формалы спектакль» номинациясендә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының «Ана кыры» спектакле;
«Иң яхшы музыкаль спектакль» номинациясендә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының «Грек Зорба» спектакле;
«Эксперимент» номинациясендә Әлмәт татар дәүләт драма театрының «Йорт» спектакле һәм Түбән Кама шәһәре яшь тамашачы театрының «Гробовщик» спектакле;
«Намус һәм тугрылык» номинациясендә Хәлимә Искәндәрова (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры);
«Сезонда күренекле казанышлар өчен» номинациясендә Сергей Рябинин («Әкият» Татар дәүләт курчак театрының баш рәссамы);
Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреатлары:
1. Миләүшә Нәҗмиева (К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты);
2. Рузилә Мөхәммәтова («Татмедиа» АҖ журналисты);
3. Алексей Зильбер (Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты).
Махсус бүләк ияләре:
«Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге» - «Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсенең махсус призы – Олег Кинҗәгулов (А. Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры режиссеры);
«Сәхнә» журналының махсус бүләге – Руфинә Хәмәтдинова (Буа дәүләт драма театрының «Баязитова» спектаклендә Баязитова роле өчен);
«Казань» журналының махсус бүләге – Ләйсән Хәбибуллина (А. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт драма театрының «Варшавская мелодия» спектаклендә Гелена роле өчен);
«Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль проектының махсус призы – Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Куркак батыр» спектакле; Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрының «Әниләр һәм бәбиләр» спектакле;
Яшьләрне патриотик тәрбияләгән өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус дипломы – Казан дәүләт яшь тамашачы театрының «Просто жить» спектакле;
Татарстан Республикасы Милли музееның махсус дипломы «Театраль педагогика» проекты кысаларында куелган «Хәл бу ки...» шигъри-документаль сериядәге спектакльләр өчен А. Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театры;
Казан Мэриясының махсус бүләге – «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фонды «Демидов йорты» театр резиденциясенең «Табу» спектакле;
Бөтендөнья татар конгрессының махсус призы – Казан шәһәр филармониясенең «Йосыф–Зөләйха» спектакле;
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының традицияләргә тугрылык, Татарстан Республикасының Милли музыкаль мирасын саклап калу һәм популярлаштыру өчен махсус бүләге – Әлфия Айдарская.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
-
«Тантана 2025»
-
«Тантана 2025» җиңүчеләре билгеле!
-
Литература, музыка, кино: программа «Дня Горького» в музее
-
Миләүшә Хәйруллинаның «Кызыл юлдан» уникаль авторлык концерты узачак!
-
25 март - Мәдәният хезмәткәрләре көне!
-
Дилә Нигъмәтуллинадан караоке!
-
Камал театрының яңа бинасында беренче премьера!
Комментарий юк