Логотип
Блоги

Ходайдан нур алып...

Әзһәр Шакиров: « Үземне икегә бүлә алмадым».

2020 елның 22 февралендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге РТ Дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Шәфигулла улы Шакировка 80 яшь тула. Ул Щепкин исемендәге Мәскәү югары театр училищесын тәмамлаган бер төркем артистлар белән 1961 елда Камал театрында эшли башлый. Шуннан соңгы 60 елга якын вакыт эчендә, татар, рус һәм чит ил әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә йөзләгән рольдә уйнап, киң танылу ала. Аның тарафыннан сәхнәдә уйналган Рамай («Чаткылар»), Зөфәр («Соңгы хат»),Айдын («Айдын»), Саматов («Чикләвек төше»), Надир мәхдүм («Сүнгән йолдызлар»), Дәрвиш («Ай тотылган төндә»), Бостон («Ахырзаман»), Аксак («Бичура»), Галимулла («Хушыгыз»), Хәнәви («Күрәзәче»), Зариф («Телсез күке»), Сәлим бай («Курчак туе») һ.б. образлар театр тарихында якты эз калдырып, күпсанлы тамашачының тирән мәхәббәтен яулады.

– Әзһәр абый, гомерегезне театрга багышлаган кеше буларак сорыйм әле: «Сезнең өчен театр нәрсә ул?»

– Минем өчен театрның нәрсә булуын аңлату өчен бөтен гомер юлымны сүтеп карарга кирәк. Күз алдына китерегез, Татарстанның ерак бер почмагына урнашкан Тымытык районының (хәзер Азнакай районы) 20 генә йортлы авылында туып-үскән ике бала (беребез Нәҗибә Ихсанова) Мәскәүнең Щепкин исемендәге югары театр училищесына укырга керә һәм аны тәмамлап, менә инде 60 елга якын татар театрында хезмәт итә. Әйтергә генә ансат, бу бит бер кеше гомере. Димәк, мин гомеремне театрга багышлаганмын. Билгеле хакыйкать: театр артист кешедән һәр көнне формада булуын таләп итә, башкача син озак эшли алмыйсың. Мине театрда нәрсә саклады соң? Театрны, артист хезмәтен үземнеке итеп кабул итү миңа көч-таяныч бирде. Эшеңне яратмыйча, аңламыйча театрда эшләп булмый.

Татар театры ХХ гасыр башында халыкның җанын ачу, халкыбызны берләштерү өчен төзелгән. Бу эшне башлап йөрүче Ильяс Ашказарский, Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Волжская кебек атаклы шәхесләр татар язмышын яхшы яккаүзгәртүне үзләренәмаксат итеп куялар. Бөтен Рәсәйгә таралган татарларга уртак әдәби тел булдырырга телиләр. Заманы өчен нинди бөек хыяллар белән яшәгәннәр. Алар бит татарның рус халкыннан ким түгеллеген исбатларга тырышалар һәм зур нәтиҗәләргә ирешәләр. Театрның төп миссиясен мин татарны татар итеп, бер милләт итеп күрү-тануга хезмәт итүдә күрәм. Бүгенге көндә татар кешесе үзен бары тик театрга кергәч кенә татар итеп тоя, җыр-музыка, сәхнәдәге тормыш, артистларның талантлы эшләрен күреп, күңелендә үз милләте белән горурлану хисе уяна.

– Сез, укырга кергәнче театрның ни икәнен белмәгән кеше, артистлык хезмәтенең үзегезнеке булуына кайчан төшендегез?

– Мин татар театрын беренче мәртәбә 1957 елны Мәскәүдә күрдем. Спектакльләргә билетлар сатылып беткән, тамаша заллары тулы. Миңа казакъ, үзбәк, әзәрбайҗан, таҗик театрларының спектакльләрен карарга туры килде, ләкин безнең театр ул вакытта иң көчле театрларның берсе иде. «Зәңгәр шәл» спектакленә керәбез дип, тамашачылар театрның ишек-тәрәзәләрен ватып бетерә яздылар, ахыр чиктә атлы милиция чакырып кына тәртип урнаштырдылар. Минем мондый хәлне беркайчан да күргәнем булмады. Без, Щепкин исемендәге училищеның 1 курс студентлары,«Зәңгәр шәл», «Хуҗа Насретдин», «Король Лир» спектакльләрендә күмәк күренешләрдә катнаштык. Шунда мин татар артистларының гаҗәеп соклангыч уенын күрдем. Болар минем җаныма сеңеп калды.

– Әзһәр абый, истәлекләрдә шактый еллар канәгатьсезлек хисе белән яшәвегез турында язасыз. Артист өчен бәхет нәрсә ул?

– Артист сәхнәдә үз уенын табарга омтыла. Ә моның өчен ул уйнарга тиеш. Һәр артистның үзе генә белгән хыялы, уйнарга теләгән рольләре була. Яшь вакытта мин дә зур хыяллар белән яшәдем, әмма алар тормышка ашты дипәйтә алмыйм. Күп вакыт күңелемә тынычлык таба алмыйча, яраланган кош хәлендә йөри идем, чөнки характерым бик катлаулы, кешеләр минем белән тиз генә уртак тел таба алмый. Аннары теләгән рольләремдә уйный алмаганга борчыла идем. Артист өчен бәхет ул җитди рольгә алынып, аны бөтен тирәнлегендә уйнау һәм җанын тамашачыга ачып бирергә тырышу. Ләкин күп вакытта үзем теләгән максатка ирешә алмый идем. Әлбәттә, театрда һәр елны баш рольләрне уйнау мөмкин түгел, чөнки миннән башка да артистлар күп. Бәхеткә, күңелемә якын рольләрне телевизион спектакльләрдә уйнарга туры килде. Вакытлар үтү белән тамашачы урамда танып исәнләшә башлады. Андый мизгелләр инде җанга үзгә бер тынычлык, рәхәтлек һәм шатлык алып килә.

– Театрда артист һәм режиссёр эшчәнлеге үзара тыгыз бәйле. Режиссёр артисттан рольне үзе күргәнчә уйнауны таләп итә. Артист үзе теләгән образны иҗат итә аламы?

– Әйе, театрда режиссёр хуҗа, артист аңа буйсына. Шуңа да артист режиссёр белән уртак тел табып, ул кушканнарны эшләргә тырыша. Характерым каршылыклы булгангадыр инде, мин режиссёрлар белән бәхәскә керүдән курыкмадым. Марсель Сәлимҗанов белән гел бәхәсләшә идем. Мин шактый вакыт икенче составта эшләдем. Шуның өстенә еш кына өлкән яшьтәге кешеләрне уйнарга туры килде. Хезмәттәшләремнән яшьрәк булсам даР.Таҗетдиновның бабасы, Р.Шәрәфиевнең атасы, хәтта Шәүкәт абый Биктимеровның атасы рольләрендә сәхнәгә чыктым. Мин аларны уйнарга тиеш идемме?! Бу исә күңелне яралый, үземә булган ышанычны киметә иде. Ярый әле ул вакытта театрда берничә режиссёр эшли: Ширияздан Сарымсаков, Празат Исәнбәт, Ришат Хаҗиәхмәтов, Гали Хөсәенов.Алар, үзләре куйган спектакльләрдәмиңа баш рольләрне биреп, ышаныч күрсәттеләр. Мин рольнең асылына төшенеп, үземчә уйнарга омтылдым.

– Сезнең «җылак артист» дигән кушаматыгыз бар икән...

– Дөрес, миңа шундый бәя бирүчеләр булды. Аның сәбәбе уйнаган рольләрем белән бәйле. Әйткәнемчә, миңа озак вакытлар тискәре яисә үзен таба алмаган кешеләр ролендә уйнарга туры килде. Рольгә шулай кереп китәм, әлеге кешенең авыр язмышын, аның сәбәпләрен ачып, еш кына тамашачыны елатам. Минем өчен әлеге кешенең фаҗигасен тамашачыга җиткерү мөһим. Тамашачы елый икән, димәк, герой язмышы аның күңеленә барып җиткән. Мин сәхнәдә кешене уйнарга тырыштым. Ә тормышта идеал кеше юк, кеше гел яхшы яисә гел начар булмый, шуңа күрә дә ул фәрештә түгел бит. Юлдан тайпылып, авыр язмышка дучар булган кешеләрне уйнаганда, чыннан да, кайчагында күземнән яшьләр ага иде. Авыр язмышлы кешеләр күңелемә якын булып, мин аларны аеруча яратып уйнадым.

–Артист буларак кумирыгыз бармы? Сезнеңөчен кем үрнәк булды?

– Без театрга килгән вакытта бик күп талантлы аритстлар уйный иде – Хәлил абый Әбҗәлилов,Фатыйма апа Ильская, Фоат абый Халитов, Габдулла абый Шамуков,Гөлсем апа Камскаяһ.б. Әлеге олы шәхесләрнең һәрберсеннән без нәрсәгәдер өйрәндек. Мин аларны бик еш хөрмәт белән искә алам, байтагы турында очерк-истәлекләр дә яза алдым. Шулай да минем өчен идеал булып Хәлил абый Әбҗәлилов калды. Мин аны беренче тапкыр студент вакытта Мәскәү сәхнәсендә «Хуҗа Насретдин» спектаклендәге Хуҗа ролендә күреп, чын мәгънәсендә соклану хисе кичердем. Равил Шәрәфиев белән «Хуҗа Насретдин» спектаклендә явыз, кыргый яугирләрне уйныйбыз. Хәлил абый уенын карап үземнең сәхнәдә икәнемне бөтенләй онытканмын. Айнып китсәм, авыз ерылган, шырык-шырык көләм, һич тыелып булмый. Көчкә үземне кулга алып, явыз сакчы роленә кердем. Сәхнәдәге артист бар дөньясын онытып көлә икән, тамашачы ничек көлмәсен, ди. Хәлил абый уенын тамашачы татар сәнгате бәйрәме дип кабул итте. Ә инде ул иҗат иткән Хуҗа Насретдин образы халкыбызның милли героена әверелде. Хәлил абый төрле жанрларда бердәй тигез уйнау осталыгына ия иде. Ул уйнаган Хуҗа («Хуҗа Насретдин»), Биктимер («Ташкыннар»), Король Лир («Король Лир») образларыәле дә күңелемдә саклана, ул мизгелләрне онытырга мөмкин түгел. Минемчә, Хәлил абый дөньякүләм танылу алырга лаек артист иде.

– Әзһәр абый, артист профессиясен сайлаганга үкенергә туры килмәдеме? Булса, ул нәрсә белән бәйле?

– Театрда уйный башлап, беренче чирканчыкны үткәч, үзеңне чын артист итеп тоя башлыйсың. Билгеле инде, үсәсе, яңа рольләрдә уйнап, таныласы килә. Мин еш кына Шәүкәт Биктимеров һәм башкалар артында булып, икенче составка куела идем. Башка сәбәпләр дә өстәлеп, театрдан китү уена килдем. Байтак еллар Әлмәт театрында баш режиссёр булып эшләгән Гали абый Хөсәенов «Юлдан язган» спектаклендә уйнарга чакырды.Шул вакытта Әлмәт театрына китү уе башыма керде. Ләкин Академия театрыннан китүне мин гаиләдән китүгә тиңләдем. Шуңа күрә ул адымга бара алмадым.

– Сез иҗат кешесе, истәлек-хатирәләрегез җылылыгы, ихласлыгы белән җәлеп итә. Язучылык ачылмый калган өлкә түгелме?

– Күпләр миндә язу сәләте бар дип сөйлиләр, бәлки, шулайдыр. Һәрхәлдә «Язмыш» китабындагы истәлекләрне, очеркларны бик җиңел һәм яратып эшләдем. Әмма язу бит ул көч, вакыт сорый. Мин, театрга бирелгән кеше буларак, үземне икегә бүлә алмадым. Ләкин түзмәдем, егерме еллар элек күңелдә җыелып килгән уй-фикерләрне язу уена килдем. Төп этәргеч булып якыннан белгән кешеләргәхөрмәтем һәм аларның таланты турында язып калдыру теләге торды. Бер кызыклы күзәтү ясадым – талантлы кешене еш кына әйләнә-тирәдәгеләр аңлап бетерә алмый. Мин истәлек язган артистлардан кайберләренең мактаулы исеме дә юк бит. Ә үзләре – табигый талант, башкалардан һич тә ким түгел. Артист язмышы шундый, билгеле бер вакытта Ходайдан якты нур килә һәм аңа уңыш китерә. Шуннан ул күтәрелеп китә, киң танылу ала. Кайберәүләр исә җанын биреп көн-төн эшли, әмма әлеге уңыш тиз генә килми. Я аны танытырдай, артист буларак ачардай роль туры килми, я аны аңлый торган режиссёр очрамый. Артистны мин су буенда кармак салып утырган балыкчыга охшатам. Балыкчы да бит зур балык тотарга өметләнә. Шуны көтеп атналар үтеп китә, ә бәлки эләкмәс тә... Артист та зур роль көтеп яши, шулай әкрен генә гомер дә үтә...

– Артист һәм тамашачы мөнәсәбәте нидән гыйбарәт? Тамашачының уенны кабул итүен артист ничек тоя?

– Артист залда утыручыга яңа фикер-яңалык әйтү, уй-теләген җиткерүтеләге белән уйный. Монда иң мөһиме – роленә нинди мәгънә сала, аны нинди югарылыкта уйный бит.Җиңел комедияне аңлау зуркөч сорамый, тамашачы сиңа ияреп көлә, елмая... Шуннан дәрт ала, ямь таба. Ләкин миңа бу гына җитми, миңа тамашачыныңҗанына үтеп керү, асылына йогынты ясау кирәк. Тамашачыга яшәү мәгънәсен аңлатырга телим.Ә бит рольне төрлечә уйнарга мөмкин. Мин остазларымның яхшы таныш рольне уйнаганда да яңадан-яңа мәгънә салып, шуны тамашачыга җиткерә алу осталыгына соклана идем. Шуңа да спектакльләр төрле булырга итеш. Комедия белән бергә, тамашачының җанын уята, аны битарафлыктан чыгара, эш-гамәлгә этәрә торган җитди драмалар да бик кирәк.Шуны да онытмыйк – тамашачы еш кына артистны роленә карап бәяли, шуннан чыгып фикер йөртә. Әгәр артист начар кеше ролендә уйнаса,«үзе шундый булганга, аңа әлеге рольне биргәннәр» дип кабул итә. Шуңа да сер түгел, һәр артист зур, җитди, катлаулы рольләрдә уйнау теләге белән яши. Сәхнәдә минем өчен рольне бөтен тирәнлегендә ачып бирү мөһим. Аерым мизгелләр була, зал артистның йөрәк тибешен тоя, менә шуларминем өчен кыйммәт. Шул вакытта мин теләгән әйберне тамашачының ничек кабул иткәнен тоям, күңелемә рәхәтлек алам. Миңа тамашачының кул чабуыннан бигрәк, тынып калуы, минем халәтемне, кичерешләремне тоюы, йөрәге белән кабул итүе мөһимрәк.

– Сез, милләт гаме белән яши торган кеше буларак, актив иҗтимагый эшчәнлек алып барасыз...

– Халкымны яратуым, аны ирекле, бәхетле итеп, башкалар белән тигез итеп күрәсе килү теләге мине милли хәрәкәткә алып килде. 1980 еллар ахырыннан башлап, кулымнан килгәнчә, Татарстанның мөстәкыйльлеген яклауга бәйле иҗтимагый эшчәнлеккә тартылдым: митингларда чыгышлар ясадым, пикетларга чыктым... Иманым камил, Татарстан билгеле бер дәрәҗәдә мөстәкыйльлек яулап алып, икътисади уңышларга ирешкән икән, монда милли хәрәкәтнең роле бик зур. Дөрес, бүгенге көндә күп әйберне президентка, депутатларга гына кайтарып калдырдылар, алар гына хәл итте дип сөйлиләр. Бу дөрес түгел, чөнки җитәкчеләрне уятучы, этәрүче көч, беренче чиратта, милли хәрәкәт булды. Ә инде милли хәрәкәт лидерлары дәүләт белән идарә итү мәсьәләсен кузгата башлагач, республика җитәкчелеге, куркып, аларны читкә этәрде. Аңлашылганча, беркемнең дә властьны башкаларга бирәсе килми. СССР таркалуын мин сөенеп кабул иттем, чөнки 15 союздаш республика мөстәкыйль дәүләткә әйләнде. Күпләр әлеге республикалар үзләре генә яши алмаячак, Россиягә сыеначаклар дип уйлады, чөнки бөтен байлык бит Россия кулында калды. Әлеге илләр бүгенге көндә уңышлы гына үсеп-үзгәреп, үзләренчә яшәп киләләр. Иң мөһиме: бездән аермалы буларак, аларның киләчәге бар. Мин бүген дә Татарстанны мөстәкыйль итү теләге белән яшим.

– Милләтне саклап калу юлы бармы? Татар кешесендә, бигрәк тә яшь буында милли горурлыкны ничек тәрбияләргә?

– Әгәр дә халыкның милли горурлыгы булмаса, кешеүз халкының бөеклегенә ышанмаса, күңелендә-җанында «үз дәүләтебез булырга тиеш» дигән фикер булмаса, бу милләтнең киләчәге билгесез. Ләкин мин ышанам, ничәмә-ничә гасырлар буе шундый авырлыкларны җиңгән халык тиз генә юкка чыкмас. Аллаһы Тәгалә киләчәктә яшәү өчен безгә барыбер үз юлын күрсәтәчәк. Милли горурлыкны әниләр балаларында тәрбияләргә тиеш:«Менә без нинди халык!»«Без ничек яшәгәнбез?», «Ни өчен үткән заманнарда безне бөтен дөнья хөрмәт иткән?» һ.б. Бала күңелендә туган халкы, теле, җыр-моңы, бөек шәхесләре белән горурлану хисе тудыру ананың күңелендә, йөрәгендә булырга тиеш. Ата-ана да, бала да үз телендә сөйләшсен, чөнки безнең телебезне, ерак бабаларыбыз белән бергә, Аллаһы Тәгалә яраткан. Шушы сораулар турында уйланып, аларга уңай җавап бирсәк, бүгенге көндә милләтне саклап калып булыр иде. Безгә беркем дә ярдәм итмәячәк, бары тик үзебезгә генә ышанырга тиешбез.

– Әзһәр абый, Сезне гомер бәйрәме белән ихластан котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, иҗат уңышлары теләп калабыз.

Галерея

Комментарий юк