Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2023, №10 (октябрь)

13 октября 2023 «Сәхнә», 2023, №10 (октябрь)

4 бит

ХАЛЫКТАН КҮЧКӘН ТАЛАНТ

Динара Әхмәт

Безнең күз алдында үскән Сәйдә Мөхәмәтҗанованың иҗат дөньясына беренче адымнары балалар бакчасыннан ук башлана. Үскән дип аның физик үсешен генә түгел, ә менә иҗат өлкәсендә иҗади шәхес булып тамашачысы күз алдында формалашуын әйтүем. Әңгәмәдәшем үзе дә бүгенге Сәйдә Мөхәмәтҗанованы иҗади шәхес дип атады.

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

 

12 бит

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНА ‒ 90

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллык юбилеена багышлап, төрле елларда театрның баш режиссёры булып эшләгән режиссёрлар һәм алар куйган спектакльләрдән фотокүргәзмә тәкъдим итәбез.

 

18 бит

АЛ ҖИЛКӘННӘРНЕ КИЕРЕП...

Әлфәт Закирҗанов

А. Гринның «Ал җилкәннәр» повесте һәм аның буенча куелган кинофильм, телеспектакль күпләргә яхшы таныш. Әсәр геройларына бәйле язылган берничә җыр-музыка, шулай ук төп герой Ассольгә багышланган скульптура үрнәкләре булуы да әлеге әсәр сюжетының популярлыгы турында сөйли. Шуңа да Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрының әлеге әсәргә мөрәҗәгать итүе бары хуплауга лаек. А. Грин әсәре буенча Нәзифә Кәримова инсценировкасын театрның баш режиссёры Ренат Әюпов сәхнәләштерә, рәссамнары ‒ Анна Новикова һәм Фагыйлә Сельская, ут куючы ‒ Евгений Ганзбург, композитор ‒ Йосыф Бикчәнтәев, хореограф ‒ Григорий Кириллов. Театр коллективы балалар һәм яшүсмерләр өчен гаять заманча тамаша тәкъдим итә. Театр сәхнәсенә җайланган утыргычлар, уңышлы дизайн яңа мохиткә алып керә. Видеочаралар ярдәмендә зал йә шаулап торган диңгезне, йә серле су астын хәтерләтеп, тамашачыны да шундагы геройлар арасында яшәтеп ала.

 

20 бит

«ӘКИЯТ»ТӘ КУНАКТА

Дилия Шәязданова

Татар Дәүләт «Әкият» курчак театры Рязаньдә узган «Рязанские смотрины» Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашып кайтты.

 

24 бит

КҮҢЕЛЕМӘ ЯЛКЫН ҖИТМИ

Рәфидә Галимҗанова

Ул музыка турында сәгатьләр буе сөйли ала! Үзен әлеге өлкәгә тулысынча багышлаган, бүгенге көндә бик күпләргә таныш баянчы, виртуоз, музыкант Булат Хисмәтов турында сүзем. Без аның белән баянчы һөнәре турында гына сөйләшеп калмадык, балачак һәм яшьлек хатирәләренә дә кайтып килдек. Әңгәмәбез үзе дә ничектер җырлы- моңлы килеп чыкты кебек...

 

28 бит

ДӨНЬЯ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ МИНЗӘЛӘ ТЕАТРЫНДА

Гали Арсланов

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, «Почёт билгесе» ордены кавалеры Сабир Гаделҗан улы Өметбаев үзенең озак елларга сузылган режиссёрлык хезмәте белән халкыбызның мәдәни мирасына җитди өлеш керткән, үзенчәлекле мирас калдырган күренекле шәхесләребезнең берсе.

 

32 бит

ӨЙЛӘНЕРГӘ КИРӘК ИНДЕ ДИЛӘР

Гөлинә Шәйхи

Ул ‒ калебе белән романтик артист. Аның дөньяга карашын да күзләреннән укып була. Әнә шул күзләргә диңгез кадәр кирелек тә, тау кадәрле горурлык та, тулы бер гомергә җитәрлек сагыш та сыйган. Татарстанның атказанган, Әлмәт татар дәүләт драма театрының популяр артисты Динар Хөснетдинов белән тормыш, театр һәм гаделлек турында без бүген шактый зур әңгәмә кордык.

 

36 бит

ШАМКАЙ. «МИН БАРЫБЕР АРТИСТ БУЛАЧАКМЫН»

Алмаз Хәмзин

Кадерле дуслар! Әйе, без барыбыз да кадерлеләр! Сез дә, без дә. Ләкин, ләкинлек бар... Яшибез, яшибез дә, артка борылып карасаң, безнең-сезнең бик үк кадерле түгел икәнлек күренә башлый. Менә, ныгытып уйлап карасаң, үзара хөрмәт тә бар кебек, «нихәл туган, агайне, апам-җаным, саулармысыз» дигән сүзләр кулланабыз; җаныңны, тәнеңне, каныңны бирердәй булып йөрибез дә ‒ онытабыз, югалабыз. Әлбәттә, беребез дә әүлия түгел, әмма чорыбызның кыйтыклыгы күпләребезне шундый халәткә кертте. Әйткәнемчә, монысы үзара. Әле бит җәмгыятебезнең төгәлсезлеге, хакимиятебезнең кырыслыгы аңлатып бирә алмаслык төсмердә. Бер сүз белән әйткәндә, халыкның, шул халыкка хезмәт күрсәткән күренекле шәхесләрнең дә кадере юк дәрәҗәсендә. Кадерле булып күренергә теләгән башлыкларның да кадере печтик кенә хәзер.

 

40 бит

ТУКАЙ ҺӘМ МУЗЫКА

Зиннур Мансуров

Дәвамы. Башы алдагы санда.

 

44 бит

КИТМИБЕЗ!

Зөлфия Гыйлметдинова

Тыштан йомшак күренсә дә, батыр кыз ул Миләүшә! Дәү әтисе, әтисе ягыннан күчкән үҗәтлек, җаваплылыктан курыкмау, эшне ахырына кадәр җиткерү сыйфаты хас аңа. Күренекле татар язучы Кави Нәҗми һәм аның хатыны Сәрвәр Әдһәмова тормышына багышланган «Кави-Сәрвәр» операсын иҗат итү, аны бөтен дөньяга танытуы белән бу сүзләрнең хаклыгын дәлилләде ул. Яшь композитор белән премьерадан соңгы үзгәрешләр, үзен борчыган сораулар турында әңгәмә кордык.

 

48 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

49 бит

СКАНВОРД

 

ҖЫРЛАП АЧЫЛА КҮҢЕЛ

Илназар башкаруындагы «Бул минеке гомергә» җырының минусовкасын куллана аласыз.