Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2023, №12 (декабрь)

05 декабря 2023 «Сәхнә», 2023, №12 (декабрь)

4 бит

НАМУСЫМ ДА, ТӘНЕМ ДӘ ЧИСТА

Динара Әхмәт

Башка телләргә тәрҗемә ителми торган МОҢ сүзен татар эстрадасында фәлән йөз җырчының ничәсенә карата кулланып була икән? Саный башласаң, кул бармаклары җитәр төсле. Юк, кемнедер кимсетеп әйтүем түгел. Һәр артистның үз тамашачысы, һәр тамашачының үз җырлаучысы бар. Ә менә җырчы Ильвина алда әйтелгән унлыкта урын алырлык. Яшермим, концертларында булганым юк, социаль челтәрләрдә карап бармый идем. Ләкин иҗатын күзәтәм, җырларын яратып тыңлыйм. Очрашуга да ниндидер курку катнаш соклану хисләре белән килдем. Бу әңгәмәдән соң, хөрмәтем, кызыксынуым тагын да артты, иҗади шәхескә карата булган күп кенә ялгыш фикерләрем үзгәрде.

 

4 бит

КҮҢЕЛ ӨЧЕН

Алсу Габдуллина

«ИНЕШ» җыр театры дип исемләнгән вокаль-инструменталь ансамбль иҗаты белән мин якыннан таныш түгел идем. Соңгы елларда коллективның исеме еш ишетелә башлады, төрле халыкара фестивальләрдә җиңү яулап, Татарстан Республикасы көнендә алар өчен оештырылган махсус сәхнәдә чыгыш ясаганнан соң, коллективның иҗаты белән Казаныбыз халкы да якыннан танышты. Шул уңайдан без татар халык көйләренә заманча сулыш өрүче төркемнең яшәеше һәм иҗат юнәлеше турында журналыбыз укучылары өчен тулырак белештек.

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

 

12 бит

ХИТЛАРЫБЫЗ АЛДА ӘЛЕ!

Зилә Мөбәрәкшина

«Казан егетләре» төркеме татар эстрадасында үзенчәлекле репертуары, стиль-юнәлеше, иҗат итү алымы белән аерылып тора. Эстрадада күпме төркемнәр булдырылды да һәм аларның күпмесе хәзерге көндә дә сәхнәне гөрләтә икән? Андый төркемнәрнең бармак белән санарлык булуы беркемгә дә сер түгел. «Казан егетләре» ‒ әнә шундыйлардан. Егетләр көн саен иҗат дулкынында кайный: җырлар иҗат итә, яздыра, чыгыш ясый. «Сәхнә» журналы егетләрнең Казан үзәгендәге студияләрендә кунакта булып кайтты.

 

16 бит

ХАН ҺӘМ ШАГЫЙРЬ

Әлфәт Закирҗанов

Чорыбызның атаклы режиссёры Марсель Сәлимҗановның (1934-2002) туган көненә атап Камал театрында уйнала торган премьера тамашачы тарафыннан көтеп алына. Марсель абый рухына тугры калган театр бу көнне начар спектакль чыгара алмаган кебек, беренче премьера яңа сезонга юл ача, җан өрә. Сәхнәдә Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» пьесасы буенча куелган «Игезәк» спектакле: режиссёры Рамил Гәрәев, рәссамы Лилия Хисмәтуллина, композиторы Йосыф Бикчәнтәев, балетмейстеры Дамир Булатов, ут куючы Александр Рязанцев.

 

20 бит

КЫР КАЗЛАРЫ АРТЫННАН

Альбина Хөсәенова

Менә 4 ел инде Тинчурин театры Исламия Мәхмүтовасыз. Шул ук бина, шул ук диварлар, шул ук мохит дип әйтер идем, тик җитми, җитми шул... Менә пәрдә ачылып китәр дә, бөтен сәхнәне тутырып үзенең мөлаемлеге, көр тавышы һәм елмаюы белән Исламия апа чыгар төсле. Ә аңа каршы Хәлил абый белән Наил Шәйхетдинов, Әнәс Галиуллин, Тимер Зиннуровлар да чыгар һәм тамашачы үрә торып кул чабар төсле. Тик... Китте шул театрның алтын баганалары. Китте. Тинчурин театрын бүгенге дәрәҗәсенә кадәр күтәргән шәхесләребез китте. Аларның дәвамчылары бар диярсез. Бар, әлбәттә. Тик дәвамчылар белән башлап йөрүчеләрнең юлы бер булса да, авырлыклары төрле. Мәсәлән, җылы якка китүче кыр казларының бер оч ясап очканнарын күргәнегез бардыр. Алдан һава агымын ярып баручы казга караганда, аның артындагылар 70 процентка җиңелрәк очалар. Чөнки бар каршылык алдан ярып барган каз «җилкәсенә» төшә.

 

24 бит

БАЛАЛАРЫМ МИННӘН СӘЛӘТЛЕРӘК

Алсу Габдуллина

Бүгенге героебыз белән «Апуш» балалар театр студиясе белән Пермьгә фестивальгә барганда таныштык. Шул вакытта студиядә шөгыльләнүче балаларның талантына һәм аларны озатып баручы әниләрнең батырлыгына хәйран калган идем. Нинди күп кырлы булырга сәләтле бит ул хатын-кыз, гаиләдә ул сөекле хатын, яраткан әни, ә сәхнәдә ‒ артист. Беренче танышуыбызда мин аны талантлы улының әнисе буларак белгән булсам, бүген исә минем каршымда ‒ артистка. Таныш бул, укучым, «Сәхнә FM» тапшыруының чираттагы кунагы ‒ Татарстанның атказанган артисты Гөлия Хаматгалиева.

 

27 бит

«АК КАЛФАК»НЫҢ ЯҢАРГАН ЧАГЫ

Айгөл Әхмәтвәлиева

Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» драмасы ‒ татар әдәбияты җәүһәрләренең берсе, театр тарихында аның үз урыны бар. Бу елның Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип исемләнүе нисбәтеннән, А. Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында шушы әсәр буенча премьера дөнья күрде.

 

30 бит

ТЕАТРГА ХЫЯНӘТ ИТМӘДЕМ

Рәфидә Галимҗанова

Ул үзенең тормышын театрдан башка күзалдына китерә алмый. Югыйсә, бөтен гомерен иҗатка багышламас иде. Өстәвенә ул шәкертләргә белем бирә, дәвамчылар үстерә. Быел инде илленче көзен каршылый ул. Сүзебез Татарстанның атказанган артисты Лилия Низамиева турында. Әйдәгез, бүген үзе турында үзе сөйләсен әле!

 

34 бит

СӘЙДӘШ АҢА ҖЫР БАГЫШЛАГАН

Филүсә Арслан

Идел-Пресс нәшриятендә яраткан җырчыбыз Зифа Басыйрованың тормышына, һәм иҗат юлына багышланган бай эчтәлекле китап дөнья күрде. Китап җырчының якташы Флүр Баһаутдинов тарафыннан язылган. Ярты ел гына элек Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Зифа Басыйрованың тууына 100 ел тулу уңаеннан мөслимлеләр зур кичә үткәреп, аның җырларыннан торган диск та чыгарган иде. Татарстан радиосыннан исә З. Басыйрованың туган көнендә (3 июль) Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәширов 1992 елда оештырган тапшыруны да тәкъдим иттеләр. Олуг язучыбыз бөтен гомерен милли сәнгатебезне үстерү һәм баетуга багышлаган Зифа Басыйрова иҗаты турында бернинди музыка белгече дә бирә алмаган бәяне бирде.

 

36 бит

ТИНЧУРИН УРАМЫННАН ӘДИЛӘ

Зөлфия Гыйлметдинова

Сәхнәдәге яшьлек дәрте, янып торган күзләре, кечкенә гәүдәсенә бик килешле яткан күлмәге, бөдрә чәчләренә кадалган ыспай калфагы белән алдырды бугай ул мине. Чал тарихлы Тинчурин сәхнәсендә тормыш юлының тәүге китабын актара башлаган бу кызның үз-үзен тотышында ниндидер кыюлык, сер бирмәү, үҗәтлек чалымнары тоемладым мин. Шулай булды да. «Кечкенә дә ‒ төш кенә» Әдилә фикерле, чая, үткен, үзенә ни кирәген бик яхшы белүче кыз бала булып чыкты. Әңгәмәнең тулы вариантын язма соңында бирелгән махсус код аша да тыңлап карагыз әле. Сезне дә гашыйк иттерер ул! Димәк, «Сәхнә»дә ‒ Кәрим Тинчурин театрының яшь актрисасы Әдилә Хәсәнова.

 

40 бит

БЕЗ ЙӨРГӘН ЮЛЛАР

Нурсибә Адиева

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры XV «Этос» Әнкара Халыкара театр фестивале кысаларында Төркия Республикасының Әнкара шәһәрендә Ф. Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме...» трагикомедиясе белән катнашты.

 

42 бит

ТЕАТРНЫҢ ЯШЕ ЮК

2 ноябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсының гала-концерты узды. Биредә иң яхшы мәктәп һәм гаилә театрлары фестиваленең җиңүчеләре игълан ителде.

 

44 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

48 бит

СКАНВОРД