Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2024, №10 (октябрь)

23 октября 2024 «Сәхнә», 2024, №10 (октябрь)

2 бит

ҮЗ-ҮЗЕМӘ ЫШАНАМ

Динара Әхмәт

Тормыш сиңа чиксез мөмкинлекләр бирә, ә син аларны йә күрмисең, йә аңлап та файдаланмыйсың, хәтта аларга каршы чыгасың. Бүгенге язмам герое − талантлы җырчы Рифат Хөснияров тормышка, аның мөмкинлекләренә бөтен җанытәне белән гашыйк. Азнакай районы Әгерҗе авылы егетен язмыш гомеренең беренче мизгелләреннән сыный. Ләкин ул сабый чактан ук тормышның кадерен белеп, аннан тәм табып яши.

 

6 бит

БЕЗ БЕЛМӘГӘН ТАРИХ (АПАНАЕВЛАР ҺӘМ «ШӘРЫК КЛУБЫ»НЫҢ ТАРИХЫ)

Зиннур Хөснияр

Мин инде туган авылымда (Биектау районы Бикнарат авылы) атаклы татар хәйриячеләре, 17-18нче гасырда, 19 нчы гасыр башларында татар милли үсешенең иң алдынгы сафларында торучы сәүдәгәрләр Апанаевларның яшәүләре хакында язган идем. Безнең Бикнарат авылы зиратында әлеге гаилә әгъзаларының берничәсе җирләнгән һәм моны раслаучы кабер ташлары бар, дигән идек. Әгәр моннан бер гасыр элек Апанаев, Юнысов, Казаков, Рәмиевләр, Хөсәенов, Акчуриннар һәм башка бик күп мәрхәмәтле байлар булмаса, әгәр Тукай, Әмирханнар, Шиһап Мәрҗани, Һади Атласи, Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, Садри Максуди, Галимҗан Барудилар булмаса, татар бүгенге хәлендә хәят итә алмаган булыр иде. Укымышлы, алдынгы карашлы милләт булып яши алмаган, дөресрәге, бәлки, бүгенге көнгә «килеп җитә» алмаган булыр иде. Сәеррәк фикри караш кебек, әмма бу хакыйкать! Әгәр Тукай заманында татарның атаклы эшкуарлары һәм зыялылары «Шәрык клубы»н эшләтеп җибәрмәсә, бүгенге татар сәнгате ни дәрәҗәдә булган булыр иде икән? Шулай ук бик урынлы сорау.

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

Аллаһ шулай насыйп итте: без Хәйдәр белән гаилә корып, мәхәббәт белән, бер-беребезгә карата тирән ихтирам саклап егерме биш елга якын яшәдек, тормышның ачысын-төчесен, авырлыкларын, шатлыкларын тигезләп күтәрдек, балалар үстердек, бергә иҗат иттек. Бер-беребез өчен яндык-көйдек, сөендек-шатландык. Бер-беребез өчен алыштыргысыз тәнкыйтьче һәм ярдәмче булдык. Гаиләбез тынычлык һәм мәхәббәт оясы иде. Гаиләдә Хәйдәр тугры ир, үрнәк ата булды.

 

12 бит

«ТӘРТИП» ҮТКӘННӘН КИЛӘЧӘККӘ КҮПЕР

Айсылу Имамиева

«Тәртип» радиосына ун тулса, Ризәлә Исмәгыйлеваның үзенең дә түгәрәк юбилее – 50 яшьлеге уңаеннан сезгә мәгънәле һәм матур әңгәмәне тәкъдим итәбез.

 

16 бит

АРТИСТ ЭШСЕЗ ЯШИ АЛМЫЙ

Рәфидә Галимҗанова

Аның белән теләсә кайсы темага иркенләп сөйләшергә мөмкин. Үзе бик кызыксынучан, ачык һәм иҗат турында да сәгатьләр буе сөйләргә әзер ке. Сүзем − 38 ел гомерен К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына багышлаган Татарстанның халык артисты Миләүшә Нәҗмиева турында. Ул быел үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

 

20 бит

ӘЙДӘ, ЭШЛӘП КҮРСӘТ!

Гөлинә Шәйхи

Күпләр аны данлыклы Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театры директоры буларак беләдер. Талантлы җитәкче, профессиональ биюче Илнур Зөфәр улы Гайниев бүгенге көндә Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының яңа директоры. Минзәләдәге уңышлары һәм Казандагы планнары хакында яшь җитәкченең үзе белән сөйләштек.

 

24 бит

«ТУГАН -ТУМАЧА»

Раил Садретдинов

Татарстанның беренче санлы драматургы һәм режиссёры Илгиз Зәйниев К. Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театрында үзенең 16 ел элек язган пьесасын сәхнәләштерде.

 

28 бит

РЕАЛИСТ БУЛЫРГА МӘҖБҮР РОМАНТИК

Таңсылу Мостафина

Аз вакытка гына булса да Ватанга кайткан чагында Гөлназ Назыйм кызы йөзгә түгел, меңгә ярылырдай булгандыр. Массакүләм мәгълүмат чаралары әлеге шәхесне «эләктереп» калырга тырышты. Безгә дә бу бәхет елмайды. Әңгәмәдәшебез − музыка белгече, композитор, мөгаллимә Анталиядәге татарлар җәмгыятен җитәкләүче Гөлназ Җиһангирова.

 

33 бит

МИЛӘҮШӘ

20 сентябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар Залында ТР һәм РФ Композиторларберлеге әгъзасы, россиякүләм һәм халыкара конкурслар лауреаты, композитор Миләүшә Хәйруллинаның тәүге авторлык концерты узды.

 

34 бит

ХЕЗМӘТ ИЯЛӘРЕНЕҢ МУЗЫКА ТЕЛЕ

2024 елның 6 декабрендә беренче һөнәри баянчы − Ф. Туишевның тууына 140 ел тула. Фәйзулла Кәбир улы Туктаров татар баян мәктәбенә нигез салучыларның берсе, виртуоз, талантлы композитор һәм педагог буларак танылган шәхес. Ул үзенең әсәрләрен халык мотивлары белән баетып, җырларында милли классик элементларына мөрәҗәгать иткән хәлдә татар музыкаль мәдәниятенең кайтмас атмосферасын барлыкка китерә.

 

38 бит

«ЯЗЫЛМАГАН ЯЗМЫШЛАР»

Сәхифәбезнең алдагы чыгарылышы Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә дөнья күргән «Язылмаган язмышлар» 1 пәрдәлек тормыштан алынган бәянга багышлана. Спектакльнең премьерасы 2014 елның 11 октябрендә булды.

 

40 бит

СЕЗГӘ НИНДИ ҖЫР КИРӘК? («БИСМИЛЛАСЫЗЛАР» ДИП АТАЛГАН ЯҢА РОМАННАН ӨЗЕК)

Зиннур Хөснияр

Романны тулысы белән киләсе 2025 нче елда «Казан утлары» журналында укый аласыз. Автор әйтүенчә, ошбу әсәрдә сурәтләнгән «ертык җырлар башкаручы» артистның тормышта прототибы бар. Журналыбызның киләсе саннарының берсендә язучы шундый берничә җырчының исемнәрен атарга ниятли. Соңгы елларда сәхнәдә булыр-булмас җырчылар үрчеде. Нәкъ чебен гөмбәсе кебек алар. Автор фикеренчә, аларны халык алдында фаш фаш иткәндә генә, бәлки, бу хәлгә чик куеп булыр. Хәзерге вакытта «ТАТМЕДИА» АҖнең басмаларына элемтә бүлекләрендә язылу бара. Соңга калмагыз! Өстәвенә «Бисмилласызлар» романы коррупциячекаракларны фаш итүгә багышланган. Ә җыр сәнгате өлкәсендә коррупция, блат бармы икән? Әсәр бердәнбер әдәби журнал булган «Казан утлары»нда дөнья күргәч, андагы «блатной бурларны» танучылар да күп булыр.

 

47 бит

СКАНВОРД

 

48 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

ҖЫРЛАП АЧЫЛА КҮҢЕЛ

Рифат Хөснияров башкаруындагы «Син, син» җырының минусовкасын куллана аласыз.