Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2024, №4 (апрель)

16 апреля 2024 «Сәхнә», 2024, №4 (апрель)

2 бит

МИНЕ ӘЛЕ ДӘ ХӘТЕРЛИЛӘР ДИП ЫШАНАМ

Рәфидә Галимҗанова

Ул үзенең зирәклеге, зәвыклыгы белән сокландыра. Башкортстанда яшәп иҗат итүче җырчы Лилиана Ирназарова турында сүзем. Хәзерге көндә ул ‒ дүрт бала әнисе. Аның белән иҗат, бизнес һәм хатын-кыз бәхете турында сөйләштек.

 

6 бит

БАР ЛӘЗЗӘТ, БАР СӘГАДӘТ

Рузалия Шакирова

Гаяз Исхакыйның Айдар Җәббаров тарафыннан куелган әсәре күбесенчә катнаш гаиләләр турында булса да (я инде укучы тарафыннан күбесенчә шулай кабул ителсә дә), режиссёр аңа мәгънәви киңлек, заманчалык һәм яңа тормыш биргән дисәк тә дөрес булыр. Әсәр 1916 елда язылып, 1918 нче елда басылып, дөнья күрә. Кичә генә язылган түгел диюем, әмма спектакльне караганнан соң башымда «мин әле дә Шәмси урынында түгелме соң?» дигән сорау яңгырады.

 

9 бит

ЧАЙКЫЙМЫ? ЧАЙКЫЙ!

Альбина Хөсәенова

Спектакль күңелле, моңсу, кызыклы, кызганыч, тетрәндергеч, фаҗигале, шәхси, иҗтимагый, гади, үзешчән, сәер, көлкеле, тәэсирле, гыйбрәтле, эчтәлекле, тарихи, заманча, комедия, трагедия, традикомедия һ. б. булырга мөмкин. Ә спектакльдә мәгънә булырга тиешме? Тамашачыларга мәгънә кирәкме, әллә хәзер трендта тирән мәгънәсез спектакльләрме?

 

12 бит

МӘҖБҮРИ ЯРАТТЫРЫП БУЛМЫЙ...

Ландыш Гобәйдуллина

Көчле холык, җаваплылык, нечкә тоемлау, хезмәткә сәләтлелек, югары активлык, коллективны илһамландыра һәм үз артыннан ияртә алу — болар барысы да Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының җитәкчесенә хас сыйфатлар. Директор вазифасында өч елдан артык эшләү дәверендә Луиза Шарова ‒ шагыйрә буларак танылган Луиза Янсуар ‒ театр үсешенә зур өлеш кертеп, хезмәтенә карата тугры мөнәсәбәтен, үз һөнәренең остасы булуын раслый. «Театр ул ‒ минем өчен балачактан алып хәзерге көнгә кадәр тылсым. Әлбәттә, эчендә кайнагач, бу тылсымның нинди шөрепләрдән һәм нинди авырлык белән җыелганын күреп торасың, никадәр кешенең олы хезмәте салынганын аңлыйсың, шуны оештырасың. Әмма аңа карап кадере җуелмый, арта гына бара...» дигән фикерне Луиза Николаевнадан ишеткәч, икебезне дә театрга мәхәббәт берләштерүен аңладым. Ә әлеге «тылсым» хисен нәрсә уята? Ул кайчан һәм ничек барлыкка килә? Шул хакта Луиза Николаевна үз фикерләре, балачак хатирәләре белән уртаклашты.

 

16 бит

ТОРМЫШ АКЧАГА КОРЫЛГАН

Зилә Мөбәрәкшина

Айгөл Закирҗанова ‒ татар эстрадасына үз тырышлыгы белән күтәрелгән җырчыларның берсе. Иҗат кешесе киңкырлы була, диләр. Бу сүзләр Айгөл Закирҗановага да хас: тормыш юлында ул бик күп һөнәр үзләштерә, үзен төрле өлкәдә сынап карый, ләкин шунысы мөһим: иҗат бүгенге көндә дә аның тормышында әһәмиятле урын алып тора. Җырчы иҗатының 15 еллыгы уңаеннан нинди сюрпризлар әзерли? Максатчан булуының сәбәбе нәрсәдә һәм ни өчен ул әбиләренә рәхмәтле? Айгөл Закирҗанова болар турында бәйнә-бәйнә сөйләде.

 

20 бит

ҮЛЕМ ТУЫНДА УЙЛАМА, ИЛЕҢ ТУРЫНДА УЙЛА!

Людмила Лаврова

Казандагы Ф.И. Шаляпин исемендәге 42 нче халыкара опера фестивале Михаил Глинканың «Жизнь за царя» операсы (куючы режиссёры ‒ Юрий Александров, музыка җитәкчесе ‒ Андрей Аниханов, куючы рәссамы ‒ Вячеслав Окунев) белән ачылды. «Иван Сусанин» исеме белән дә билгеле бу опера илебез сәхнәләренә сирәк менә. Постановканың тагы бер кыйммәте ‒ чакырылган маэстро Валерий Гергиев дирижерлык итүендә. «Жизнь за царя» операсында яшәү һәм үлем, туган илеңне ярату һәм үз-үзеңне корбан итү, гаилә һәм Ватан кадере турында сүз бара. Яңа постановка һәм анда күтәрелгән проблемалар хакында журналист, опера һәм балет тәнкыйтьчесе Людмила Лаврова Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис белән әңгәмә корды.

 

24 бит

ТАРТМАДАГЫ КЫЗ БАЛА

Ләйсән Фаизова

2024 елның 28 нче апрелендә Татарстан Республикасының атказанган артисты, Казан дәүләт яшь тамашачы театрының алдынгы актрисасы ‒ Гүзәл Шакирҗанова үзенең 50 яшьлек юбилеен билгели.

 

28 бит

ДРАМАТУРГИЯ. ТЕАТР ҺӘМ ТАМАШАЧЫ...

Аяз Гыйләҗев

А. Гыйләҗевнең «Шәхесләребез» сериясендә дөнья күргән «Аяз Гыйләҗев: фәнни-популяр җыентык» китабында басылып чыккан тәнкыйди-публицистик мәкаләсеннән өзек. Китапның төзүчесе ‒ филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова.

 

32 бит

И КАЗАН АРТЫ, ЯКИ АНДЫЙ БАШКА ЮК...

Зиннур Хөснияр

Нәкъ Казан артында урнашкан Әтнә районы үзенең асыл улының исемен мәңгеләштерде. Күптән түгел Түбән Бәрәскә авылы мәдәният йортына ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле артист һәм режиссёр Рәфкать Бикчәнтәев исеме бирелде.

 

34 бит

ЭЛЬВИРАНЫҢ ҖЫРЛЫ ДӨНЬЯСЫ

Әлфәт Закирҗанов

Редакциябезнең кунагы ‒ күпсанлы җырлар авторы, шагыйрә, галимә Эльвира Сафина. Филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ирешкән, җиң сызганып ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләгән Эльвираны галимә буларак кына белүчеләр дә, иҗаты аша гына танучылар да бардыр. Шагыйрәнең җыр дөньясы хакында Әлфәт Закирҗанов белән әңгәмәсен тәкъдим итәбез

 

38 бит

ҮЗЕМ ӨЧЕН ЯКТЫ ЙОЛДЫЗ АЧТЫМ

«Йолдызлык»ны республиканың иң яшь театры дисәң дә була торгандыр. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә 2020 нче елдан эшли башлады. Яшьләр министрлыгы канаты астында. Әйе, әйе, моңа кадәр үк үзенең фестивальләре белән атаклы булган «Йолдызлык» Артрезиденциясе театры ул. Тынгы белмәс Дмитрий Туманов инициативасы белән бик уңышлы эшләп килүче сәнгать оешмасы.

 

40 бит

МУЗЕЙ ‒ ТӘРБИЯ УЧАГЫ

Казан шәһәре Яңа Савин районының 103 нче мәктәбендә Татарстан Республикасы халык шагыйре Фәнис Гатаулла улы Яруллин музее бар. Фәнис абый белән 103 нче мәктәп арасында дуслык күп еллар дәвам иткән. Әдип үзе дә, мәктәп укучылары һәм укытучылары белән бик теләп аралаша иде.

 

42 бит

ЙОСЫФ-ЗӘЛӘЙХА

«Бер спектакль тарихы» сәхифәсенең чираттагы чыгарылышы К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында 2012 нче елның 22 декабрендә дөнья күргән «Йосыф-Зөләйха» спектакленә багышлана.

 

44 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

49 бит

СКАНВОРД

 

ҖЫРЛАП АЧЫЛА КҮҢЕЛ

Гөлүс Хәбибрахманов башкаруындагы «Син минеке» җырының минусовкасын куллана аласыз.