Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2024, №6 (июнь)

21 июня 2024 «Сәхнә», 2024, №6 (июнь)

2 бит

ЕЛЛАРДА ТАРИХ

Татар дәүләт «Әкият» курчак теары тарихы.

 

6 бит

КУРЧАК ТЕЛЕНДӘ

Динара Әхмәт

Һәр кешенең күңелендә мизгелгә генә булса да балачакка кайтып килү хыялы яши. Ә мин сезгә бу хыялны чынга ашыру юлын әйтәм. Тылсымлы да, күңелнең әллә кайда яшеренеп яткан хисләрен уятырлык көчкә дә ия булган бер урын бар ‒ курчак театры. Зур юбилеен каршы алган көннәрдә өлкән тамашачыларга балачакларын якынайткан, ә кечкенә дусларына шушы рәхәт вакытның матурлыгын сәнгать аша күрсәтә белгән «Әкият» курчак театры артистлары белән бүген үзебез күңел дәфтәрләрен барладык.

 

10 бит

ТЕАТРНЫҢ ТЫЛСЫМЧЫЛАРЫ

Дилия Шәязданова

«Әкият» курчак театрында чын талантлар пәрдә артында кала дисәк, һич арттыру булмас. Чөнки артистлар курчак артына яшеренә, ә менә балага могҗиза бүләк иткән курчакларны кем тудыруын без бөтенләй белмибез. Бу кешеләр сәхнәдә балкып тормый, алкышлар алмый, ләкин аларсыз театр булмый!

 

16 бит

ПУТЕШЕСТВИЕ В РЕАЛЬНО-ИРРЕАЛЬНЫЕ МИРЫ ТЕАТРА «ЭКИЯТ»

Зиновий Бельцев

Специалисты утверждают, что современный кукольный театр даёт возможность для воплощения самых смелых и авангардных идей, он всегда открыт для новых технологий и экспериментов ‒ и формальных, и содержательных, и что он лидирует в области свободы высказывания, будучи гораздо более ёмким, объёмным и содержательным, нежели другие формы сценического искусства. Он не разменивается на наивную и дешёвую эпатажность.

 

22 бит

«КЫЗЛАР КЫЗЫК ИТӘЛӘР»

Рәзилә Насыйбуллина

«Бер спектакль тарихы» сәхифәсенең чираттагы чыгарылышы Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының беренче сезонын ачкан Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә» пьесасы буенча куелган «Кызлар кызык итәләр» музыкаль комедиясенә багышлана.

 

24 бит

ЯРАТКАН ЭШ УҢЫШЛЫ БУЛА

Елена Шевченко

Журналыбызның февраль санында Тимур Куловның Г. Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы театрында куйган «Рөстәм маҗаралары» спектакле турында язган идек инде. Әлеге спектакль Гадел Кутуйның шул исемдәге повесте буенча куелды. Абага чәчәге ашап күренмәскә әйләнгән һәм фронтка дошманга каршы көрәшергә киткән малай турындагы повесть театр сәхнәсендә заманча, кыю һәм сәнгати яктан җитлеккән әсәргә әйләнгән.

Әлеге спектакль турында «Россиянең төп театраль премияфестивале «Алтын битлек»нең 5 номинациясендә җиңүгә дәгъва кылды, һәм Россиянең балалар өчен театр сәнгате өлкәсендәге премия-фестивале «Арлекин-2024» номинанты булды», дип тә язган идек. Шушы вакыт аралыгында «Рөстәм маҗаралары» триумфаль юл узды: Гран-прига, «Арлекин-2024» фестивалендә тамашачылар мәхәббәте призына һәм «Иң яхшы актёрлык ансамбле» номинациясендә лауреат исеменә лаек булды, «РОЗОВФЕСТ-2024» бөтенроссия театр фестивалендә ‒ «иң яхшы ир-ат роле» һәм «иң яхшы хатынкыз роле» номинацияләрендә, Екатеринбургта узган «Свой» дип аталган моноспектакльләр һәм дуэтлар фестивалендә «Виртуоз актёрлык осталыгы өчен» номинациясендә җиңү яулады.

 

28 бит

КӨЛЕП ЯШИМ

Таңсылу Мостафина

Чын артистны ничек танырга була? Аның янып торган күзләреннән, эше турында дәртләнеп сөйләвеннән. Бүгенге әңгәмәдәшем, һичшиксез, ЧЫН артист! Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисткасы Чулпан Арсланова бу очрашуга 100% әзер булып, күтәренке рухта килеп керде. Һөнәре, аның үзенчәлекләре турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер бугай ул...

 

32 бит

БЕЗ ЯШИБЕЗ БУ ҖИРДӘ – ЮККА ТҮГЕЛ, ЮККА ТҮГЕЛДЕР...

Рамил Вәлиев

Казан шәһәре, Тынычлык бистәсе мәдәният йорты «Җәүһәр» халык фольклор ансамбле (сәнгать җитәкчесе ‒ Ләйлә Сафиуллина) быел ун еллык юбилеен билгеләп үтә. Үзешчән коллективка «халык» исеме 2022 елда бирелде.

 

34 бит

МИРАСЫНА ТУЗАН КУНМАСЫН

Нәсим Акмал

Менә Татарстан радиосының алтын фондында кадерләп сакланучы, архив киштәсендә тузан кундырмыйча, әледән-әле халыкка ишеттереп торырга тиешле тагын бер язмага тукталабыз. Тапшыруның авторы ‒ Юныс Сафиулла ‒ танылган драматург, артист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Гомумән, безнең тыңлаучыларыбыз әлеге фидакарь кешегә рәхмәтле, чөнки ул күп еллар дәвамында радио аша театр сәнгате яңалыклары белән таныштырып килде, аның тарафыннан сәхнәдәшләренә багышланган дистәләрчә тапшырулар әзерләнде.

 

37 бит

«ҖИР УЛЛАРЫ» ТРАГЕДИЯСЕНЕҢ ТЫНМАС АҺӘҢЕ...

Миләүшә Хәбетдинова

13 нче май көнне Казан (Идел буе) федераль Университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Мизгел» яшьләр театры тарафыннан «Җир уллары трагедиясе»нең премьерасы узды (режиссёры: Илфак Хафизов). Һади Такташның 1923 нче елда, гомум кешелек өчен борчылып язган әсәре XXI гасырда, тагын да кискенрәк яңгыраш алды!

 

42 бит

ШАГЫЙРЬ ҖАНЛЫ ГАЛИМ-АКТЁР

Нәсим Акмал

Халкыбызның күренекле улы, СССРның халык артисты, Габдулла Рухулла улы Шамуковның (1909-1981) тууына шушы елның декабрендә 115 ел тула. Әлбәттә, бу вакыйга сәнгать оешмаларының, матбугатның игътибарыннан читтә кала алмый, чөнки сүз үз вакытында татар театры, мәдәнияте үсешенә, милләтнең иҗтимагый аңына гаять дәрәҗәдә көчле йогынты ясаган олы шәхес турында бара.

 

40 бит

КҮПЛӘР ӨЧЕН ҮРНӘК ШӘХЕС ИДЕ

Лирон Хәмидуллин

Өлкән чордашым Латыйф ага Хәмиди белән танышу елларында үзбәк, казакъ кардәшләребез аны «тәүге вальс көйләрен тудыручы шәп татар», дип тә атар иде. Ул чорларда бай тарихлы Урта Азия республикаларында андый «шәп татар»ларыбыз шактый иде шул. Ташкенттагы зур гына авиация заводы җитәкчеләреннән берсен өлкән буын вәкилләре «безнең морзалардан» дип кенә олылады. Ә Алма-Атада исә дистәләгән танылган шәхесләрне атаганда һәрвакыт диярлек иң әүвәл «безнең үз Курчатовыбыз ‒ татар атомчыбыз бар» дип, Шәүкәт Шиһабетдин улы Ибраһимовны искә алырлар иде.

 

45 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

46 бит

КЕЧЕ ШӘҺӘРЛӘРГӘ – ЗУР МУЗЫКА

Алина Раджабова

15 май көнне Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә мәдәният һәм музыкаль белем бирү өлкәсендәге «Кече шәһәрләргә ‒ зур  музыка» дип исемләнгән I масштаблы проект кысаларында матбугат конференциясе һәм йомгаклау концерты узды.

 

48 бит

СКАНВОРД

 

ҖЫРЛАП АЧЫЛА КҮҢЕЛ

Вадим Захаров башкаруындагы «Без яраткан ярлар» җырының минусовкасын куллана аласыз.