Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2020, №6 (июнь)

10 июня 2020 «Сәхнә», 2020, №6 (июнь)

2 бит

ТУКАЙЛЫ АРТИСТ

Әлфәт Закирҗанов

Татарстанның М.Җәлил исемендәге Дәүләт, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Илдус Хәниф улы Әхмәтҗановка 2020 елның 19 июнендә 70 яшь тула. Ул Татарстанның Баулы районы Татар Кандызы авылында туып үсеп, Ленинградта театр институтында белем ала. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әйдәп баручы артистларыннан берсе буларак, Илдус Хәниф улы 37 еллык иҗат юлында күпсанлы онытылмас образлар иҗат итә.

 

7 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

Равил Фәйзуллин

 

10 бит

СИГЕЗ КЕШЕЛЕК ТЕАТР КАЙДА УРНАШКАН?

 

12 бит

МИНЕ СӘХНӘ ДӘВАЛЫЙ

Рәйсә Борһаниева

Сиринә Зәйнетдинова – гасырга бер туа торган, энҗе бөртегенә тиң җырчыларыбызның берсе. Һәр күзәнәге моң белән сугарылган икәнлеген күз карашыннан ук тоемларга була. Бүген ул «Сәхнә» журналының мөхтәрәм кунагы.

 

16 бит

ҖЫРНЫҢ ҖЫРТЫГЫ ЮК. ҖЫР НИЧЕК ТУА?

Җырның җыртыгы юк диләр. Дөрестән дә, җыр ул һәрвакыт күмәк иҗат җимеше. Тамашачы игътибарына барып ирешкәнче, без көн саен радио яисә телевидениедән ишетергә күнеккән җырларга ничәмә ничә кешенең хезмәте керүе хакында уйланмыйбыз да бит. Ә уйлап карасаң, һәрбер җырның үз тарихы, үз тормышы... «Сәхнә» журналы өчен яраткан артистларыбыз үзләренең репертуарындагы җырларның иҗат ителү һәм барлыкка килү тарихы белән уртаклаштылар.

 

19 бит

ИЛДАР ХӘЙРУЛЛИНГА ‒ 70

Нияз Игъламов

         Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының алдынгы артисты, театр училищесы укытучысы, тамашачының күңелен яулап алырдай спектакльләрне сәхнәләштерүче гаҗәеп кеше ул – Илдар Зиннур улы Хәйруллин. Һичшиксез, аның хакында иҗади портрет кына түгел, ә тулаем бер монография язарга булыр иде, ул моңа лаек, чөнки дәрәҗәсе, милли театрыбыз сәнгатенә керткән өлеше искиткеч зур, шәхесенең, талантының һәм харизмасының киңкырлылыгы һәм бөеклеге моны таләп итә.

 

23 бит

АКЫЛЫҢ АЛТЫН ИКӘН...

Зиннур Хөснияр

Кадерле укучым! Карантиннан соң «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте, «Сәхнә» сәнгать журналы каршындагы «КҮҢЕЛЛЕ СӘХНӘ» уен-көлкеле тамаша проекты Татарстан шәһәрләре һәм районнарында «АКЫЛЫҢ АЛТЫН ИКӘН» («Җүләр мәллә син!») дип аталган концерт гастрольләрен башлап җибәрергә исәпли.

 

27 бит

БЕЗНЕ СӘХНӘ КАВЫШТЫРДЫ

Алсу Габдуллина

Бу тандемны татар эстрадасында иң күркәм гаилә үрнәге дип атар идем мин. 30 елдан артык гаилә тормышы һәм шуның белән бергә үрелеп барган иҗади эшчәнлек. Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның үзара ихлас һәм җылы мөнәсәбәтләренә сокланмаган кеше бармы икән? Әйтерсең алар, күз карашлары белән генә дә һәр минут саен бер-берсенә мәхәббәт аңлаталар. Шушы ялкынлы хисләрнең башлынгычына күз салыйк әле.

 

32 бит

РЕЗЕДӘКӘЙ

Әдилә Борһанова

Сәхнәгә чыкса, ут уйната, диләр аның турында. Ролләренең олысы кечесе юк – һәркайсы ялкынлы, тамашачы күңелен әсирли. Башкарган җырларын да танылган-танылмаган диеп бармак төртүче табылмас – барысы да халык күңелендә – мәгънәле, аһәңле, моңлы. К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, Татарстанның халык артисты, җырчы Резедә Төхфәтуллина иҗат диңгезендәге җыр-моң һәм театр җилкәннәрен әнә шулай аудармыйча тигез, бөтен итеп алып баручы сирәк шәхесләрнең берсе. Ә тормышта ул балкып, янып торучы кояш сыман – нинди генә халәттән дә яктылык кына табып калмый, тирә-юндәгеләр белән бүлешә белүче гаҗәеп ханым.

 

36 бит

ТАРИХ ТӘГӘРМӘЧЕ

 

40 бит

ЙОЛДЫЗЛЫ РЕЦЕПТ

Дилә Нигъмәтуллинаның сәламәт яшәү рәвеше.

 

42 бит

НАЗЛЫГӨЛ ХӘБИБУЛЛИНА, РӘДИФ ЗАРИПОВ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ

 

44 бит

ЙОЛДЫЗХАНӘ

«Сәхнә» журналы укучылары өчен махсус сәхифә тәкъдим итә ‒ йолдызнамә буенча бер-берсенә туры килмәгән парлар һәм аларның билгеләре.

 

45 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

47 бит

#INSTA_SAXNA

 

48 бит

СКАНВОРД

 

49 бит

ИРАДА ӘЮПОВА: ТАМАШАЧЫЛАРНЫ САГЫНАБЫЗ

Мәдәният министрлыгында