Логотип
Хәбәрләр

Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды

29 май Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакленең премьерасы узды. Әсәрнең авторы - махсус хәрби операциядә катнашкан хезмәттәшебез Җәмил Сәлимгәрәев. Татар театрлары арасында беренче булып махсус хәрби операция темасына чыгарылган спектакльне театрның директоры Гайниев Илнур Зөфәр улы гаилә белән карарга тәкъдим итә. 1 сәгать 30 минутлык спектакльдә сугыш процесслары да, өйдә улларын, ирләрен көтүче гаиләләр дә тасвирлана. Киеренке мизгелләр биюләр һәм җыр аша җиткерелә. Сәхнәдә гади декорациядән кала берничә камера да кулланылган. Алар ярдәмендә танкистны уйнаучы актёрларның танкка охшатып ясалган җайланма эчендәге хәрәкәтләре тамашачыга экран аша күрсәтелә.

Фото – Таңсылу Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021