Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2023, №9 (сентябрь)

15 сентября 2023 «Сәхнә», 2023, №9 (сентябрь)

2 бит

ҖЫРЛАРЫНДА ЯШИ

Роберт Миңнуллин ‒ халык арасында киң популярлык алган шагыйрьләрнең берсе. Моның нигезе, мөгаен, беренче чиратта, шагыйрьнең күпсанлы җырлар авторы булуы белән дә бәйледер. Быел Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин тууына 75 ел. Үзе арабызда булмаса да, шагыйрьнең иҗаты халык күңелендә, якты истәлеге җырларында саклана...

 

4 бит

ШИГЪРИ МОҢ ТУГАНДА

Ким Миңнуллин

Профессиональ җыр жанрының формалашу һәм яшәү рәвеше дә, иҗат ителү һәм әсәр булып оешу тәҗрибәсе дә шактый үзенчәлеккә ия икән. Һәр шагыйрь һәм һәр композитор җыр иҗат итүгә үзенчә якын килә. Әйтик, берәүләр әзер көйгә текст язуны кабул итә алмаса, икенчеләре өчен ул ‒ табигый күренеш. Әмма, ничек кенә булмасын, җыр шигырьдән башлана, дигән караш күпкә киңрәк таралган. Әзер шигырьне көйгә салу иҗат практикасының төп ысулы булып кала. Моның шулай икәнен композиторлар да таный. Җырларның жанрлык хасиятләрен тирәнрәк өйрәнү максатыннан, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин белән татар профессиональ җырының тарихы, аның эчке закончалыкларына бәйле кайбер мәсьәләләр турында сөйләшкән әңгәмәне укучыбызга тәкъдим итәбез.

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

 

12 бит

КӨНДӘШЛЕКТӘН КУРЫКМЫЙМ

Зилә Мөбәрәкшина

Гөлүс Хәбибрахманов ‒ татар эстрадасында яңа исем. Җырчы һәм алып баручы белән тормышы, шоу-бизнес үзенчәлекләре һәм популярлык турында әңгәмә кордык.

16 бит

МИН ҮЗГӘРДЕМ...

Гөлинә Шәйхи

Беренче карашка бик кырыс, тәкәббер булып күренсә дә, аның белән аралаша башлаганнан соң бу фикереңнең ялгыш булуына шундук төшенәсең. Сүзләр мәгънәсен җуя барган заманда һәр әйткән сүзенең кыйммәтен белүче шәхес белән тормыш, татар әдәбияты һәм театр турында сөйләшә алу үзе бер бәхет. Татарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиев белән бу безнең беренче зур интервью.

 

20 бит

ПЕРФОРМАНС ХИКМӘТЛӘРЕ

Елена Шевченко

Замана кешесе даими алышынып тора торган картинкалар эпохасында яши. Видеосурәтләр аны һәрдаим озата бара: телевизор экраны булсынмы, фотоаппаратмы, видеокамерамы, мобиль телефон дисеңме, кино, видеоэкраннармы, компьютер мониторы яки видеокүзәтү камераларымы ‒ барысында да сурәтләр алмаша. Без, иң беренче чиратта, шундагы образларны кулланабыз, күзәтәбез, карыйбыз. Нәтиҗәдә бүгенге театрда да, тамашачыга якынаер өчен, визуальлек арта гына бара. Бу юлда ул сәнгатьнең башка төрләрен дә актив куллана: кинематограф, мультипликация, рәсем сәнгате, хореография, цирк эксцентрикасы театрга көннән-көн ныграк керә. Соңгы елларда театрга перформанс жанры үтеп керү дә шушы эзләнүләрнең табигый бер нәтиҗәсе, ул тамашачының театрны кабул итүендәге үзгәрешләргә бер җавап та булып тора.

 

24 бит

БАЛАЧАКТАН КАЙТАВАЗ

Рәфидә Галимҗанова

Быел татар дөньясында мөһим вакыйгаларның берсе ‒ кинорежиссёр Байбулат Батулланың «Ядәч! Исемдә!» («Бери да помни») фильмының киң прокатка чыгуы булгандыр, мөгаен. Иң сөенечлесе ‒ әлеге фильм «Короче» фестиваленең тулы метражлы дебют конкурсында төп призга лаек булды. Байбулат белән интервьюны әзерләгәндә, алда шундый күңелле хәбәр көтеләсен тоемладык микән? Хәер, сизенгәнбездер. Язманы укып чыкканнан соң, сез дә шундый фикергә килерсез...

28 бит

ЮКСЫНА СИНЕ ДИМ ЯРЛАРЫ

Әнвәр Сөләйманов

«Шәхесне беләсең килсә, аның туган ягына бар», ‒ диләр бит. Мин шулай эшләдем дә. Данлыклы Бишбүләк якларында заманында бөтен дөньяны шаулаткан дипломат Кәрим Хәкимов туган, гүзәл Дим елгасы ярларына сыенып утырган Дүсән дигән татар авылы бар. Түбәндә бәян ителәчәк героем ‒ якташым Тәслимә Мөхетдинованың да кендек каны шушы изге җирдә тамган.

 

32 бит

УЗМА ӘЛЕ ГОМЕР!

Зөлфия Гыйлметдинова

Без Татарстанның атказанган артисты Руслан Дәминовта кунакта. Мин аны кечкенәдән үк беләм, таныйм, безнең балачак телевизор карый торган чорга туры килде. Ул вакытта опера һәм балет театрында бара торган спектакльләрне ешрак күрсәтәләр иде бит, мин шуларны карап үскән бала. Ә менә бүгенге яшьләргә «Руслан Дәминов» исеме бик таныш та түгелдер, бәлки. Ул да лаеклы ялда, телевизорны да сирәк карыйлар инде хәзер... Әңгәмәдәшем үзе дә тыйнак, мактау сүзләрен дә сак кабул итә. Журнал битләрендә әңгәмәнең бик кыска өлешен урнаштырабыз. Аның тулы варианты белән QRкод аша кереп танышып булачак.

 

35 бит

ГАРМУНЧЫНЫҢ ЯЗМЫШЫ

Алмаз Хәмзин

Ул инде 70 яшенә таба бара икән. Ә минем күз алдымда, Әхмәт һаман шул килеш яшь, тыйнак, галәмәт талантлы дустым булып кала бирә. Әйе, яшисе дә яшәлгән, күрәсе дә күрелгән, эшлисе дә эшләнгән. Заманында байтак буйдак килеш тә йөрде инде егет. Югыйсә нинди генә чибәр кызларның башын әйләндермәгән иде. Йөрмәслек түгел ‒ нинди баянчы бит, нинди музыкант! Казан «пятачок»ларында уйнап ут сиптерүче шул берәү ‒ үзе! Аңа тиңдәшләр булмады. Уенның башыннан ахырына кадәр берүзе биетеп, соңыннан, баянын кочаклап, ялгыз утырып кала иде. Янәшәсендә аңа карап моңайган кызларны дуслары бүлешеп бетерделәр. Гармунчының язмышы шул инде аның. Кызларын да әйтер идем инде... Күрәләр бит оялчан икәнен. Тартып китереп суырып үбәсе генә дә, югыйсә, эх!

 

38 бит

«ГҮЗӘЛЕМ» АНСАМБЛЕ ТАТАРСТАНГА КАЙТА

Тимур Рәхмәтуллин

Азәрбайҗан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Гүзәлем» татар ансамбле җитәкчесе Нурия Мансурова инде күп еллар Мәскәүдә яшәвенә карамастан, үзенең татар тамырларын һәм кече Ватаны Бакуны онытмый. Быел Нурия ханым үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. «Миллиард татар» порталы өчен биргән интервьюсында артистка үзенең Азәрбайҗандагы тормышы, татар эстрадасы җырчылары белән дуслыгы һәм Россиягә күченеп килүе хакында сөйләде.

 

43 бит

ТУКАЙ ҺӘМ МУЗЫКА

Зиннур Мансуров

Җирдә яшәүче бер генә халыкны да җыр-көйсез күз алдына китереп булмый. Ә татарны бигрәк тә. Аның насыйп кылынган тәкъдире дә көйле итеп язылгандыр сыман. Чыннан да, гаять үзенчәлекле моң белән өртелгән җыр безне әлмисактан бирле киләчәккә озатып бара. Анда бөтенесе дә яңгыраш таба: кайгы да, шатлык та, ышаныч та... Әгәр татар шагыйре үзенең фидаи гомерен моңлы бер җырга тиңли икән, әлеге образлы билгеләмә газиз кавемебезнең үткән юлына да туры килеп тора. Гомумән, олы язмышлы шагыйрьләрнең үзләрен дә җыр-моңнан аерырга мөмкин түгел. Габдулла Тукайны гына мисал итеп китерик.

«Җырласаң да, җегет, ачы җырла» кебек сүзләрдә иҗатының асыл рухын сиздереп үткән әдип, белгәнебезчә, төрле уңайдан язылган мәкаләләрендә музыка сәнгатебезгә кагылышлы мәсьәләләргә карата да әтрафлы фикерләрен белдергән. Халык җырларын җыю белән дә шөгыльләнгән ул, шушы теманы үзәккә алып, хәтта җәмәгатьчелек алдында махсус лекцияләр дә укыган. Аның җырларга яратуы да күңелдә соклану уята. Аңлашылганча, безгә «Туган тел» гимнын мөкатдәс мирас рәвешендә калдырган Тукаебыз татарны милли музыка эшчәнлегендә дә тәрәккый югарылыкта күрергә теләгән. Сезнең игътибарга тәкъдим ителә торган чираттагы әңгәмә моның шулай булуын тулысынча раслар дип уйлыйбыз.

 

46 бит

ТЕАТРАЛЬ ДӨНЬЯ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

Быел Татарстан театрлары яңа иҗади сезоннарын иртәрәк башлады. Республика көне уңаеннан килгән кунаклар өчен театрлар афишасында төрледән-төрле спектакльләр тәкъдим ителә. Яңа театраль сезон тамашачыларга нинди премьералар һәм яңалыклар әзерләгәнен театрларның матбугат үзәкләреннән белештек.

 

48 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

49 бит

СКАНВОРД

 

ҖЫРЛАП АЧЫЛА КҮҢЕЛ

Рафис Кәлимуллин башкаруындагы «Син минем» җырының минусовкасын куллана аласыз.