Логотип
Архив Материалов

Хушлашу

Күп еллар Камал театрында иҗат итү дәверендә Әнвәр Гобәйдуллин 120 дән артык образ тудыра. Аның Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр” спектаклендә Исаак, Г.Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми” спектаклен...

Күп еллар Камал театрында иҗат итү дәверендә Әнвәр Гобәйдуллин 120 дән артык образ тудыра. Аның Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр” спектаклендә Исаак, Г.Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми” спектаклендә Шәйхел, Х.Вахитның “Рәхим итегез”ендә Илгизәр, Ш.Камалның “Акчарлаклар”ында Шәрәфи, К.Тинчуринның “Американ”ында Сәлим, “Зәңгәр шәл”ендә Питрәй, Ю.Сафиуллиның “Идегәй” спектаклендә Дәрвиш, З.Хәкимнең “Күрәзәче” спектаклендә Галәветдин, Н.Исәнбәтнең “Җирән чичән белән Карачәч сылу” спектаклендә Хөлдерифүн һәм башка үзенчәлекле образлары татар театры сәнгате тарихында, тамашачылар хәтерендә озак еллар сакланыр.

Урыннары җәннәттә, күңелләре рәхәттә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк