Логотип
Архив Материалов

Көрәшче токымлы Зәкия

Нур Зәкия апа әле бүген дә күтәренке рухлы, затлы шәхес, чын актриса, талантлы режиссер, каләме шома язучы. Ул әле дә солдат.  Нәрсә чыныктырган аны? Ник берәүләрне шәүләгә калдырган, сынды...

Нур

Зәкия апа әле бүген дә күтәренке рухлы, затлы шәхес, чын актриса, талантлы режиссер, каләме шома язучы. Ул әле дә солдат.  Нәрсә чыныктырган аны? Ник берәүләрне шәүләгә калдырган, сындырган  сынаулар аңа башкача тәэсир иткән?! “Минем бөтен гомерем көрәш. Үз-үзем белән”, - дип башлады ул әлеге сорауга җавабын.

Илдә-көндә хөрмәткә лаеклы Хафиз муллага да (1919 елның 29 декабрендә Зәкия Туешева Самара губернасының Чаллы башы авылында указлы мулла гаиләсендә дөньяга килә) заманның бик күп укымышлы, сәләтле шәхесләрен кырган кырыс җил кагыла - “халык дошманы” ярлыгын ияртә.Ул хәтәр җил нәни кызчык Зәкияне дә шактый озак бөтереп йөртә әле.

– Шул вәзгыять җәмгыятьтән аерган бер бала идем мин. Бала-чага белән уйный алмадым, уйнаганнарын караганга да ком сибеп китә иделәр, - дип искә ала ул балачагын. - Шул вакыттан алып мин һәр җирдән, һәркемнән  нур эзлим.

Көндез урамга юлы киселгән сабый нишләсен, күк йөзендә ай нуры балкыган төнне үз итә. Шундый караңгы кичләрнең берсендә урамга чыккан Зәкиянең күзе тирә-юньгә яктылык тараткан бер тәрәзәгә төшә. Шул нур тарта аны. Тәрәзә аша эчтәге манзараны бераз күзәткәннән соң сабый эчкә уза һәм мич башына менеп “кунаклый”. Клуб була бу. Ә гәпләшкән яшьләр драма түгәрәгенә йөрүчеләр икән. Берәүнең вакытсыз авырып китүе, шуның аркасында пьесаны сәхнәләштерү тоткарланудан зарлана болар. Сүз сөрешенә төшенеп, үзе дә сизмәстән: “Мин укый беләм”, - дип кычкырып җибәрә мич башына яшеренгән кыз бала (Мулла абзый кызын  бик кечкенәдән укырга-язарга өйрәтә. Мәктәпкә дә беренчегә түгел, икенче сыйныфка бирәләр Зәкияне  - Л.М.).

- Хәзер дә шаккатам. Гел кагылган, баш күтәрә алмаган сабый ничек авыз ачып, сүз әйтергә кыйды икән? Ничек җиңдем икән мин ул куркуны?! – дип сөйләвен бер мәлгә туктатты Зәкия апа.

     Шулай итеп, укымышлы кыз Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”   пьесасын тотып, сәхнә астына төшеп утыра. “Суфлер” - Зәкия Туешеваның беренче “роле”. Театр сәнгатендә беренче чирканчыгы. Соңрак Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр”ен күреп, ул театр сәнгатенә тәмам гашыйк була. Бу хис шулкадәр көчле булган күрәсең, эчке куркуын җиңеп, үсмер кыз Казанга, театр мәктәбенә юл тота. Калада аңа андый мәктәпнең юклыгын аңлаталар. Өмете тәмам өзелергә җиткәндә, кесәсендә сукыр тиене дә булмаган яшь кызны  Вахитов исемен йөрткән комбинатның ФЗӨсе сыендыра. Анда укыган вакытта Зәкиянең “социаль чыгышы”н кабат исенә төшерәләр. Комсомолга кабул иткәндә.

 - Ул вакытта күңелемнән “мине онытсалар ярар иде”, дип теләдем. Кимсетелүдән арыдым, бу җәмгыятьтә кемлегем турында сорауга җавап эзләп тә арыдым, - дип хәтер яңарта хәзер Әлмәтнең мактаулы гражданины.

ФЗӨне тәмамлап, Академия театры каршында ачылган студиягә дә ул “монда да кагарлар” дигән уй белән бара. Юкка шөбһәләнгән икән. Аннан имтихан алучылар, кызыкайны студиягә кабул итүчеләр кем дисез? Шириаздан Сарымсаков, Салих Сәйдәшев, Хәлим Әбҗәлилов, Кәшифә Тумашева, Хөсәен Уразиков, Хәким Сәлимҗанов... Тырыш кыз укуын тәмамлагач та, Камал театрында эшләячәк яшьләр исемлегенә эләгә. “17 яшемә кадәр мин үземне чүп кебек хис иттем. Ә Камалда миңа тел-теш тидермәделәр”, - дип остазларын ихтирам һәм рәхмәт сүзләре белән искә алды Зәкия апа.

Рухы сынмас батыр солдат

 Ләкин сугыш яшь актрисаның планнарын чәлпәрәмә китерә. Хәрби комиссариатка барып, фронтка китү теләген белгерткәч, аны: “Безгә актрисочкалар кирәкми”, - дип кире боралар. “Халык дошманы” давылы сындыра алмаган кызны ул гына җиңә аламы соң?! Киресенчә, горур башына “шул яшемә кадәр күргән золым өчен яхшылык белән җавап кайтарырга кирәк”,  дигән уй белән шәфкать туташлары әзерләү курсларын тәмамлап, Зәкия Туешева фронтка китә.

Сугыш белән Зәкия апа  1942 нче елның язында йөзгә—йөз килә.

- Май ае. Безнең дивизияне (Ленин, Кызыл Йолдыз, 2 нче дәрәҗә Суворов орденлы легендар 121 нче Гвардия Гомель укчы дивизия) Калугадан яңадан формалаштыру өчен Тула өлкәсенә озаттылар, - дип дәвам итте хатирәләрен ветеран. - Тарихи Белев шәһәреннән ерак түгел генә тукталдык. Шунда мин сугышны “ишеттем”. Сухиничи станциясен немец самолетлары утка тотты. Дөнья гүләде, паровозлар  үкседе…Ул тавышка бөтен барлыгымның эче—тышка әйләнде. Ә таң беленгәч, «тәреле» очкычлар Белевка һөҗүм итте.  Коточкыч күренеш. Җир тетри. Күчәреннән ычкынмагае дигән уйлар килде. Шунда мин беренче яралы сугышчылар белән күзгә—күз очраштым.

Яралы солдатларны үлем тырнагыннан фронт сызыгында да якларга, алар өчен санбатта да көрәшергә туры килә шәфкать туташына.  “Һәр җирдә, һәр гамәлемдә мин яхшырак булырга тиеш”, - дип ышанган Зәкия сынатмый. Яралардан сызланып яткан сугышчыларга мөгәмәләсен күреп, иң авыр, өметсез солдатлар янына аны җибәрләр.

- Шушы беләгемдә күпмесе күзен йомды, - дип башлады чираттагы сынау турындагы бәянен Зәкия апа.

Операция өстәле артында йокысыз төннәр, үлем яшь кыз өчен эзсез узмый. Сәер гадәт иярә аңа. Беркем берни абайламаганда, ул алдан ук дошман самолетлары тавышын ишетә, хәтта очкычларның “Хенкель”ме, “Мессершмидт”мы икәнен танып ала. Утка тота башлауга яшеренгән урыннан чыгып, үзен-үзе белештерми җан-фәрманга чаба. Аның бу халәтен берәүләр куркаклык, икенчеләре дошманга сатылу дип аңлата. Янәсе, ак халаттан дошман самолетларына бомбаны кайда ташларга икәнен күрсәтә.  Бу сүз “особист”ларга барып ирешә.

- Капитан миннән “Туешева, син авырыйсыңмы?”, - дип сорады. “Юк, иптәш капитан”, - дим аптырап. “Алайса ник утка тоткан вакытта качкан урыннан чыгасың, фашистларга сигнал бирәсеңме?” – димәсенме. Аптыраудан, нахактан күзләремә яшь тыгылды. “Сез нәрсә, - дип үкереп елап җибәрдем. – Үзем дә аңламыйм  бу халәтне, аңлата алмыйм”.

Берничә көннән Зәкия Туешеваны армия госпиталенә җибәрәләр. Яралыларны озатырга дигән сылтау белән. Медицина хезмәте полковнигына тапшырырга дип  бер пакет та тоттыралар. Менә шул полковник санчастьтән килгән кызның хәлен, сәер гадәте сәбәбен - аның сугыштан бик арыганлыгын ачыклый да. Бераз вакыттан соң ул тәкъдим иткән дарулар ниһаять, Зәкиянең күңел халәтен яхшырта, тынычландыра. 

Хәтерендә  дәһшәтле сугышның бик күп мизгелләре уелып калган. Шушы мөхтәрәм яшендә дә Кызыл Йолдыз ордены, “Сугышчан батырлыгы өчен”, “Праганы азат иткән өчен”, “Германияне җиңгән өчен” һәм башка сугышчан бүләкләр иясе дивизиясе үткән данлыклы сугышчан юлның һәр бәрелеше турында сөйли ала.

– Ул еллар турында бер генә җөмлә ишетелсә дә, күз алдыма дүрт елдан арткан сугыш килеп баса, - ди Зәкия апа үзе. Шуңа күрә дә сугыш темасына багышланган спектакльләрне үзгә мөнәсәбәт белән, тетрәндергеч итеп куя ул сәхнәгә. Ибраһим Абдуллинның “Эх, Уфа кызлары”, Афанасий Салинскийның “Барабанщица» әсәре буенча “Кайда күрдем мин сине” спектакльләренә бәяләр шуны дәлилли. -Ходай миңа гомер бирде. Шундый мәхшәрдә исән калдым. Гомерем буе һәлак булганнарга баш иеп, намус белән яшәргә тырыштым.

Театрга кайтыгыз!

Кешене иленнән, йортыннан аерып, йөрткән  күп  юллар, җилләр бар.

Зәкия Туешева гомерендә дә күп ул озын-озак, бормалы, сикәлтәле юллар. Нурлат-Казан арасында башланган сукмак Белев шәһәреннән Германиягә, Чехословакиягә кадәр меңнәрчә чакрым фронт юллары булып сузыла. Соңрак республика күчмә, Мамадыш колхоз-совхозтеатрлары белән шәһәр-авыллар арасында тапталган юллар Әлмәт татар дәүләт драма театры составында күпсанлы гастрольләрдә кабатлана.

“Татар тарихы легендар шәхесләргә бай. Ул исемлектә Сөембикәдән башлап бүгенгәчә мәшһүр хатын-кызлар да күп. Сәнгать дөньясында мин өчесен билгеләп үтәм: күренекле татар опера җырчысы, мөгаллимә, музыка һәм җәмәгать эшлеклесе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Мөнирә Булатова, татар академия театрының танылган сәхнә остасы, җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты Рәшидә Җиһаншина һәм ТАССРның  халык артисты, Ватан сугышы ветераны, танылган режиссер Зәкия Туешева”. Бу сүзләрне Зәкия апаның юбилей кичәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Тукай  һәм Җәлил бүләкләре лауреаты Наил Дунаев әйтте.

Әлмәт театрына Зәкия Туешева ярты гасыр гомерен бүләк итә. Иң  әүвәл ул артистка буларак таныла, драматик пландагы берсеннән-берсе катлаулы образлар иҗат итә. М.Фәйзинең “Кызлар алдатмыйлар”ында – Мәгърүфә, Л. Корнейчукның “Украина далалары”ндагы Катерина - ул уйнаган беренче рольләр. Шуңа күрәдер, артистка өчен алар кадерле.

 Зәкия апаның артистлык хезмәтендә, рухында тирән эз калдырган, тамашачыда кызыксыну, театр сәнгатенә мәхәббәтен көчәйткән һәм иҗатында борылыш булган героинялар күп. Ф. Бурнашның “Яшь йөрәкләр”ендә – Сәрби, А. Островскийның “Гаепсездән гаеплеләр”ендә – Кручинина, И.Франконың “Урланган бәхет”ендә – Анна, Ч.Айтматовның “Анам кыры”нда – Толганай, М. Кәримнең “Ай тотылган төн”ендә - Тәңкәбикә... 95 яшьлек юбилей тантанасында      Тәңкәбикәне хәтерендә яңартты Зәкия апа. Сәхнә алиһәсе Сез!

Хәер, бу уңышларын уртаклашучылар күп булмый. Кырын караш, зәһәр сүзләр ишеттереп кенә торалар. Кечкенә чакта күңеленә“халык дошманы” ярлыгы салган “кол”дан тамчылап кына котылган Зәкия апа ул вакытта да сүз әйтеп якламый үзен.

- Гомерем буе булдыклыгымны хезмәтем, аның нәтиҗәсе белән расларга тырыштым,- ди ул. Аның эзләнүчән, фикерле, сәләтле булуын Әлмәт театрына баш режиссер  булып билгеләнгән Габдулла Йосыпов  күреп ала һәм  үзенең ярдәмчесе итеп билгели. Соңрак Зәкия Туешева Мәскәүдә режиссерлык курсларында белем эсти. 1967 елда Габдулла Йосыпов театрдан киткәч, 10 еллап ул режиссер вазифасын тарта.  Шул вакыт эчендә 20дән артык әсәр сәхнәләштерә.

- Кызганыч... - “Зәкия апа, дәвам итегез әле”, - дип бүлдерәм әңгәмәдәшемне. Ә ул шундук дәвам да итә: - Кызганыч, баш режиссерның спектакль куючы гына түгел, ә театрның тоткасы, педагог, психолог, актерның әтисе дә, әнисе дә икәнен оныталар...

Заманында шушы сыйфатларның бергә туплануын таләп итүе, игътибарсыз калган актерларны яклавы өчен аны театрдан китәргә мәҗбүр итәләр. Ул вакытта да  тамагына тыгылган төерне дәшми генә йота Зәкия ханым. Хәер, гел үк сүзсез түгел. “Килер бер көн, мине искә алырсыз”, - ди режиссер театр ишеген япканда.

Лаеклы ялга киткәч тә яраткан шөгыленнән аерылмый ул: ике драма түгәрәген күтәрә. 10 елдан артык Әлмәт район мәдәният йорты каршында оешкан халык театрында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Төгәле, үзешчән коллективлар бу мактаулы исемгә аның тырышлыгы, фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә ирешә. Әлмәт тамашачысы хәтта үзешчәннәр уйнаган спектакльләрне професииональ театр тамашасы дип кабул итә.

90 елларда, театр гына түгел, ил таркалган вакытта искә алалар Зәкия апаны. 70 яшен тутырган ханым Әлмәт театрына баш режиссер булып билгеләнә. 5 ел эчендә үз көченә ышанычы кими барган коллективны туплый, ныгыта, аңа җан өрә.

Зәкия Туешеваның “Хатирәләр дөньясында” дигән китабында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лидия Старшининаның шундый сүзләре бар: “Үзендә Тәвәкәллек һәм Талант, Белем һәм Матурлык, Зирәклек һәм Изгелек кебек сыйфатларны туплаган югары пробалы шәхес”. Башкаларга үрнәк, гыйбрәтле дә, данлы да, фидакарь хезмәттә үткән озын гомерендә сәнгать белән дәвалаучы моңа лаек. Ул бүген дә театр дип яши.

 – Театрның киләчәге – үзе үстергән режиссер кулында,- ди Зәкия апа һәм тамашачыга мөрәҗәгать итә. – Театрга кайтыгыз. Театрны яратыгыз. Театр – ул тормыш! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк