Логотип
Архив Материалов

Салават. 24 нче сезон. Филармония.

    Ни өчен филармониядә? 24 сезон концертларының ким дигәндә 20сен Камал театрында уздырган Салават быел филармония концерт залында чыгыш ясаячак. 24 июль көнне уздырган матбугат кон...

 

 

Ни өчен филармониядә?

24 сезон концертларының ким дигәндә 20сен Камал театрында уздырган Салават быел филармония концерт залында чыгыш ясаячак. 24 июль көнне уздырган матбугат конференциясендә бу «күченү»ен Шамил Зиннурович вафатыннан соң Камал театры сәхнәсенә аягы тартмавы белән аңлатты җырчы. Сезон ябылу алдыннан Камал театрында узган матбугат конференциясендә исә камаллылар җәен зур сәхнәне җитди төзекләндерү эшләре көтүе хакында да әйткәннәр иде. Кем белә, әгәр сәбәпләрнең икенчесе булмаса, бәлки Салават, бернигә дә карамый, ияләшкән сәхнәсендә чыгыш ясар иде. Ни әйтсәң дә, татар тамашачысы августта Камал театрына Салават концертларына барырга ияләшкән. Салават үзе бу театрның чын фанаты. Җырчының матбугат конференциясендә әйткән бер сүзе сагайтты: «Минем берәр җирдән гайрәтем чиксә, мин аңа башка борылып та карамыйм. Аллам сакласын, Академия театрыннан гайрәтем генә чикмәсен инде. Татарның төп театры бит ул».

Филармония исә Салават концертларын үзендә уздырып шактый отканга охшап тора. Бу уңайдан филармониягә бик кыйммәтле, Татарстанның гына түгел, Россиянең концерт залларының күбесендә булмаган аппаратура кайтты.

 

Авторлар

Җырчының сүзләренә караганда, соңгы арада ул татарның зур шагыйрьләре Фәнис Яруллин, Илдар Юзеев иҗаты белән мавыккан, Әнгам Атнабаев шигъриятенә гашыйк. Концертта Илдар ага Юзеев сүзләренә язылган «Хуш инде» җыры да яңгыраячак. Программада Рәис Зәкуанов сүзләренә Альфред Якшимбетов язган җырлар күп.

 

Тема

Салават быелгы концертында 2013 елда Казанда узачак Универсиада темасын күтәрә.Универсиада матур гына Сабантуйга, дөресрәге Сабантуяда дип «кәттәләнгән» бәйрәмгә әверелергә тиеш икән. Бу матавыктан ни килеп чыгасын август ае күрсәтер. Салаватның ел да бер тема алып, театральләштерелгән концертлар куюы, милләт язмышына, татар тормышына битараф булмавы мактауга лаек, әлбәттә. Универсиада да Казан өчен мактаныч, ә бит милли горурлыгыбыз барыбер Сабантуй безнең.

 

Бушлай концерт карау

«Анысы булмас», – диде филармония директоры Кадим Нуруллин. Салават концертларын Камал театрында баскычка утырып караучылар ни эшләр? Билет бәяләре 400 сумнан алып 1500 сумга кадәр. 400 сумлыклары сатылып беткән диярлек инде. Менә шундый хәлләр, меломан иптәшләр.

 

Ураза тотучыларга

Концерт вакыты шулай оештырыла – тәнәфес авыз ачу вакытына туры киләчәк. Шулай ук филармониядә намаз уку урыннары да көйләнгән. «Филармония янындагы бакчада йөреп керергә теләүчеләр өчен дә ишекләр ачык булыр», – диде Кадим Нуруллин.

 

Көтәбез

Салават концертлары башланырга санаулы көннәр калды. Традициягә тугъры тамашачы җырчысын бөтен җирдән дә эзләп табачагына шик юк. Филармония залыннан таба да таба инде ул аны. 24 ел буе үз тавышы белән җырлап, егермешәр, утызар концерт куйган Салаватны эзләми, кемне эзләсен ди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк