Казан Ратушасында Милли музыка фестивале гөрләде!
25 февраль Айдар Ниязов җитәкчелегендәге оркестр һәм чакырылган артистлар катнашында Казан Ратушасында Милли музыка фестиваленең йомгаклау концерты узды. Әлеге чара турында күбрәк белү өчен фестивальнең башында торган, сәләтле яшь композитор, Казан консерваториясенең 1 нче курс студенты Айдар Ниязовка сораулар бирдек.
Айдар Ниязов:
«Фестиваль нидән башландымы? 2024 елның августында Казан Мэриясе тарафыннан оештырылган «Үз телем» татар телен өйрәнүгә hәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган проектлар бәйгесендә без грант оттык һәм шул ук вакытта фестивальгә әзерлек башланды. Оркестровкалар яздык, әкренләп әзерләндек. Солтан Габәши исемендәге Милли музыка фестивале
1 декабрьдә “Сания” операсы турында лекция белән ачылды. Композиторның оныгы, филолог, театр тәнкыйтьчесе Айгөл Габәши фестивалебезнең һәр чарасында да диярлек булды, С.Сәйдәшев музеена бабасы турында китаплар да бүләк итте.
5 декабрь “Московский” Мәдәният үзәгендә мультиинструменталист Айдар Абдрахимов борынгы музыка уен кораллары турында концерт-лекция үткәрде. Солтан Габәши бит композитор гына булмаган, фольклор да җыйган.
12 декабрь Кариев театрында милли музыка оркестры, кыллы музыка уен кораллары белән беренче концертыбыз узды. Анда яңа танылып килүче композиторлар: Рузия Кәлимуллина, Фәрхәд Бәхтияров, Фёдор Галиев, Ильяс Камал, Илһам Байтирәк һәм минем әсәрләр дә уйналды.
16 декабрь Салих Сәйдәшев тууга 125 ел тулу уңаеннан концерт куйдык. Ул концертта Салих Сәйдәшевнең куелмаган балеты премьерасы узды, аны Илһам Байтирәкнең яңа укылышында тәкъдим иттек. Шулай итеп 1 актлы зур булмаган балет беренче тапкыр сәхнәгә менде. Концертның икенче өлешендә Нурбәк Батулла белән Алсу Мәгъсүмҗанова биеде. Алар татар биюенә кызыклы элементлар кертеп, бик үзенчәлекле чыгышлар тәкъдим итте. 2025 елның
7 февралендә Сәйдәшев музеенда чираттагы концерт узды. Анда чыгыш ясарга дип Рузия Кәлимуллина үзенең фикердәше, композитор Зохраб Панахов белән Казанга кайтты. Алар “Онытылган яңа” концерт программасын тәкъдим иттеләр. Бүгенге көндә онытыла башлаган композиторлык техникаларына басым ясадылар. Шулай ук яңа көйләр дә яңгырады.
25 февраль Казан Ратушасында йомгаклау концерты узды. Бик зур ярдәм күрсәткәне өчен Сәгыйтова Гүзл Рәмзил кызына, Мэриягә, Кариев театрына, Сәйдәшев музеена, “Московский” мәдәният үзәгенә рәхмәтлебез.
Мондый фестивальне оештыру идеясе күптән бар иде, башлап җибәрер өчен ресурслар гына юк иде. “Үз телем” фонды әлегә бик зур булмауга карамастан, аларга безгә ярдәм кулы сузды. Без музыканы һәркем куллана, тыңлый алуын теләдек. Безнең бөтен концертларыбыз да яздырылып бара. Ул язмаларны тиздән киң аудиториягә чыгара башлаячакбыз, чөнки күп кенә без башкарган классик әсәрләрнең язмалары гомумән юк. Без беренче яздырабыз булып чыга инде. Кайбер әсәрләрне күпләрнең ишеткәннәре дә юк икән. Безгә тамашачыны тәрбияләргә кирәк. Татар тамашачысын тәрбияләмиләр, ә бу кирәк әйбер. Шуңа шушы процессны башладык.
Ни өчен мондый татар концертларына күпчелек йөрми? Чөнки алар аңа музейга караган төсле карыйлар – аның барлыгын беләләр, нәрсә икәнен чамалыйлар һәм шуның белән бетте. Ә бит музыканың беренчел максаты – кешеләрне тәрбияләү.
Аларның дөньяга карашларына тәэсир итү, тулаем дөньяны тоярга өйрәтү. Татар музыкасы кешеләрне тәрбияли ала. Хәзер яңгыраган татар көйләре – бу әле бик әз. Бер “Мирас” фестивале белән генә булмый. Кемдер безне чагыштыра башлады. Мин мондый чагыштыруларны туктатырга телим. Фестивальләрнең форматлары да, максатлары да аерыла. Мин “Мирас”ка зур хөрмәт белән карыйм, концертларына рәхәтләнеп йөрим. Әмма без төрле. Мәсәлән, “Мирас”та яңгыраган зур күләмле әсәрләрне без уйный алмаска мөмкин, чөнки безнең оркестрлар аерыла. Охшаш әсәрләрне дә уйнаганыбыз бар. Ләкин классиканың кабатлануы – ул шәп күренеш. Шулай аны күбрәк кешеләр дә ишетә ала дигән сүз. Әгәр татар классик музыкасына багышланган тагын берәр фестиваль оештырылса бик шатланачакмын. Хәтта шул ук әсәрләр кабатланса да бер сүзем булмаячак. Чөнки музыка яңгырарга тиеш, аны төрле башкаруларда, төрле составтагы оркестрлар уйнауда тыңларга кирәк. Үзебезнең татар музыкасына игътибар җитми төсле тоела миңа. Инде бөтен кеше белгән чит ил яки рус композиторларын кат-кат уйныйлар-тыңлыйлар, тамашачы аларны тыңларга тәрбияләнгән инде. Нәкъ шулай ук үзебезнекеләрне дә тыңлата белү мөһим. Бездә хәзер шундый чор. Без тәрбияләргә тиеш ул тамашачыны. 10 елдан соң кешеләр үзләре эзләп табып тыңларлык итеп тәрбияләргә!».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Театральный капустник»
-
Апушлар «Көндәлек» спектаклен тамашачыга тәкъдим итте
-
Тукайның Шүрәлесе бозда!
-
Апушлар «Московский» Мәдәният үзәгендә «Әкият китабы»н күрсәтте
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
-
«Тантана 2025»
-
«Тантана 2025» җиңүчеләре билгеле!
-
Литература, музыка, кино: программа «Дня Горького» в музее
Комментарий юк