Логотип
Күзгә-күз

Тормышта үҗәтлегем булыша

Ният иткән – морадына ирешкән. Арча кызы Динара Шәйдуллина да шундый максатчан һәм тырыш туташ. Хыялларны тормышка ашыру юлындагы табыш һәм югалтулары хакында сөйләштек. - Динара, син кияүдәме? Тормы...

Ният иткән – морадына ирешкән. Арча кызы Динара Шәйдуллина да шундый максатчан һәм тырыш туташ. Хыялларны тормышка ашыру юлындагы табыш һәм югалтулары хакында сөйләштек.

- Динара, син кияүдәме? Тормышыңны ныклап сәхнә белән бәйләргә җыенасың, ирең каршы килмәсме?

- Тормышымда авыр мизгелләр булып алды, мин моны яшермим. 2016 елда сәхнә өлкәсендәге егет белән никахым булган иде. Хәзерге заманда никахсыз гына, яшәп карыйбыз дип Европадагыча мөнәсәбәтләр коручылар шактый. Безнең гаиләдә андый нәрсә килешми, тәрбиябез башка. Абыем намаз да укыштыргалый. Никахлашкан кешем белән аз очрашып йөрдек, холыкларыбызны белеп тә бетермәгәнбездер. Бергә яши башлагач, бер-беребезгә туры килмибез дип нәтиҗә ясадык. Мине тулысынча аңлый торган кешегә барлык шартын туры китереп, гореф-гадәтләргә нигезләнеп кияүгә чыгарга насыйп булсын иде киләчәктә.

- Димәк, үзең өчен күпмедер тәҗрибә алдың, гомерлек парың итеп сайлау өчен кем туры килүен-килмәвен аңладың?

- Әйе, бераз чамалыйм хәзер, аңлашып яшәү өчен хәләл җефетеңнең сәхнә белән бәйлеме, юкмы икәне мөһим түгел икән. Ул сине шәхес буларак кабул итәргә, үзеңне һәм хезмәтеңне хөрмәт итәргә тиеш. Бүгенге көндә очрашып йөргән кешем бар, үзе турында ышанычлы, төпле кеше дигән фикер тудырды. Ләкин шушы арада гына кияүгә чыгам, чыкмыйм дип әйтә алмыйм.      Мәгариф өлкәсеннән былтыр киттем. Константиновка бистәсендәге мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшлим. Кара сакалың һаман үзең белән ияреп йөри дип әйтәләр бит, минем дә шулай. Эшкә урнашканда концертлар планлаштыру белән шөгыльләнермен дип уйлаган идем, чынлыкта балалар өчен түгәрәкләр, дәресләр уздыру тәртибен төзим. Бәлки, алай яхшырактыр да. Үземне бары тик җырчы буларак кына күз алдына китерә алмыйм, һәрвакыт күп төрле эшчәнлекне бергә алып барырмын дип уйлыйм. Стабиль акча кереп торганын тоеп яшәгәндә күңелгә тынычрак, акчасыз яшәп булмый. Ул акчаларны иҗатка да тотасың бит инде.

- Килешәм, җырлар яздыру, клиплар төшерү бәяләре арзан түгел. Ләкин алардан башка да булмый. Ул яктан ничегрәк синең, клипларың бармы?

- Иң беренче төшерелгән клибыма карата интернетта начар сүзләр язганнар иде. "Әти турында җыр җырлап кына җырчы булдым дигән сүз түгел әле ул" дигән мәгънәдә. Алар аның тарихын белмиләр шул. Әлеге клипны әтиемә багышлап, аңа бүләк итәргә дип нәзер әйткән идем. Әтием гомер буе баянда уйнаган, туйларда чыгыш ясап, күп кешене өйләндергән. Яшьрәк чакта аны сәхнәгә чыгарыр идем дигән теләгем дә булды. Ул сәламәтлеге какшап шактый операцияләр кичергән кеше. Бер елны бик җитди хәл булды, бер атна эчендә ике тапкыр операция ясадылар. Табибларның "я исән кала, я юк" дигән фаразларына ризалык биреп, документларга кул куярга кирәк булды. Шулвакытта бик нык тетрәндем, исән калса гына ярар иде, аны аякка бастырып, клип төшереп, телевидениедән күрсәтер идем дип нәзер әйттем. Аллага шөкер, барысы да узды, әтием исән-сау. Клипта барлык гаиләбез белән катнаштык, күңелле истәлек булып калырдай матур видеоязма килеп чыкты. Әтине клиптан күреп, аны белгән кешеләр гөж килде инде. Мине Арча районында шушы клип аша танып беләләр. Тиздән өченче клибымны төшерергә планлаштырам.  

Автор: Рәйсә Борһаниева

Фото: журналның архивыннан

Мәкаләне тулысынча «Сәхнә» журналының ноябрь санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп мәкалә! Сәхнә журналын яратып укыйм.