Сәхнә йолдызлары (фоторепортаж)

«Сәйяр» республикакүләм театр фестивале бәйгесе 2014-2020 елларга караган Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы нигезендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татмедиа» Ачык акционерлык җәмгыяте, «Татмедиа» филиалы «Салават күпере» балалар һәм «Сәхнә» театр журналлары тарафыннан үткәрелә.
Билгеле булганча, фестиваль Казан шәһәрендә моннан дистә елга якын элек уздырыла башлады, республика күләменә быел ул өченче тапкыр чыкты!
Беренче елларда «Сәйяр»дә 200 балалар театр коллективлары катнашкан булса, бүгенге көндә аларның саны 500 дән артты! Ә инде «Мәктәп сәхнәсе» исемле сценарийлар бәйгесенә килгәндә, тәкъдим-гаризалар саны 1200 гә җитте! 
Искәртеп узыйк: «Сәйяр» фестиваленең зона турлары Арча, Чистай, Яр Чаллы һәм башкалабыз Казанда узды. Жюри әгъзаларына шактый катлаулы эш башкарырга туры килде. Мәртәбәле жюрины Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, «Сәхнә» театр һәм «Салават күпере» балалар журналлары җитәкчесе-баш мөхәррире Зиннур Хөснияр җитәкли.
 
Фото: Р.Нәҗмиев
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1794
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
954
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1402
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1170
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
908
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1325
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
956
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы