"Сәхнә"дә - Наилә Гәрәева елы!
Төп җиңүче җирәбә буенча билгеләнә. Ул Наилә Гәрәева белән танышу, фотога төшү һәм актёр катнашкан спектакльне карау бәхетенә ирешәчәк!
Наилә Гәрәева минем яшьлек мәхәббәтем. Җитмешенче елларда Татарстан радиосыннан һәр якшәмбе радиоспектакльләр яңгыраталар иде. «Гүзәлем Әсәл», «Зөбәйда адәм баласы» һәм башка спектакльләрен тапшырган вакытта, радио янына утырып, хәтта аны кочаклап диярлек, икешәр сәгать шул спектакльләрне тыңлый идем. Актрисага мәхәббәт шулчактан туды. Рәхмәт аңа, театрга мәхәббәтне дә ул уятты күңелләрдә!
Күңелемнән Наилә ханым Гәрәеваны «Минем балачакның мәхәббәт алиһәсе» дип йөртәм.
Зиннур Хөснияр
Бәйгебез шартлары бик гади: «Сәхнә» журналын укып барырга һәм олуг артистыбыз Наилә Гәрәеваның тормыш юлына һәм иҗатына бәйле сорауларга җавап табарга гына кирәк! Сан саен бер сорау булса, ел ахырына 12 төрле җавап булырга тиеш! Дөрес һәм тулы җаваплар 2022 елның 31 декабренә кадәр кабул ителә. Хат белән бергә 2022 елның 2 нче яртыеллыгына «Сәхнә» журналына язылуны дәлилләүче квитанция күчермәсе булу шарт. Җаваплар saxna@mail.ru электрон адресы буенча кабул ителә.
Бәйге шартларын үтәүче һәр укучыбыз «Сәхнә» журналының махсус бүләгенә ия булачак! Төп җиңүче җирәбә буенча билгеләнә. Ул Наилә Гәрәева белән танышу, фотога төшү һәм актёр катнашкан спектакльне карау бәхетенә ирешәчәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк