Логотип
Сәхифәләр

Илсөя Бәдретдинованың сөяркәсе кем?

Илсөя Бәдретдинова бу җаваплы эшне үзенең күптәнге иҗатташ дусты Илназ Гариповка ышанып тапшырган.

Күптән түгел 11 сыйныфны тәмамлаган мәктәп укучыларының чыгарылыш кичәләре булып узды. Белүебезчә, җырчы Илсөя Бәдретдинованың улы Нариман да быел мәктәп тәмамлап, олы юлга аяк баса. Йолдыз малае укыган сыйныфның чыгарылыш мәҗлесен оештыру да, билгеле, популяр әнисенең җилкәсенә төшкән. Илсөя Бәдретдинова бу җаваплы эшне үзенең күптәнге иҗатташ дусты Илназ Гариповка ышанып тапшырган.

«Без Илназ белән 17 ел дус, нәрсә генә сөйләмәделәр инде...» ‒ дип таныштыра Илсөя кичә кунакларын алып баручы белән. Мәҗлес гөрли барган арада Илсөя Бәдретдинованың телефонына берсеннән берсе «матур» хатлар килә бара. «Сәимә апа» исеме астында җырчының Инстаграм аккаунтына нәфрәтле сүзләр ява гына. «Кайттыңмы, сукбай әнчеге? Кайтырсың да, сыер да ашаган җиренә кайта. Кыяфәтсез җан, киен инде кеше төсле», «Сөяркәң гел кызлар кебек. Ирдәүкә белән хатынша, ничекләр табышкансыз», «Кеше алдап гомер итәсез, кабәхәтләр»...

Илсөя Бәдретдинованың яшь сөяркәсе исеме тагылуына шаккаткан Илназ Гарипов җырчының телефонына бер-бер артлы килеп торган хатларны укып сүзсез кала.

Бигрәк ачы телле тамашачылар бар инде, артистларга сабырлык кына телисе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк