Логотип
Сәхифәләр

Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу: «Шигырьләрен, җырларын тыңлаган саен күңел тула, өзгәләнә...»

Татарстанның халык шагыйре, балалар шигъриятенә зур өлеш керткән шәхес, дистәләгән популяр җырлар авторы, публицист Роберт Миңнуллинның арабыздан китүе татар халкының зур фаҗигасенә әверелде.

Татарстанның халык шагыйре, балалар шигъриятенә зур өлеш керткән шәхес, дистәләгән популяр җырлар авторы, публицист Роберт Миңнуллинның арабыздан китүе татар халкының зур фаҗигасенә әверелде.

Шагыйрь берничә ел элек социаль челтәрләрдә зур активлык күрсәтеп, Р.Миңнуллинның Инстаграм аккаунтына 47 меңнән артык язылучы җыелган иде. Халык шагыйренең көндәлек сәламнәре, изге теләкләре төрле төбәкләрдәге күпме милләтәшләребезне сөендерде.

Р.Миңнуллинның үлеме хакында да биредә белдек, бу хакта шагыйрьнең кызы Таңсылу хәбәр итте. Алдагы көннәрдә исә Таңсылу газиз әтисенең аккаунтына язылучыларны сәламләп, шагырьнең фотоларын һәм шигъри юлларын урнаштырды. Шунда ук аңа бик күп рәхмәт сүзләре һәм мөрәҗәгатьләр килде. Таңсылуга әтисе башлаган эшне һичшиксез дәвам итәргә, аның шигырьләрен халык арасында «яшәтергә» кушалар.

«Хәерле иртә, газиз замандашларым-инстадашларым! Иң изге теләкләрем Сезгә! Исән-сау булыйк!» ‒ бу сүзләрне әйтерсең шагыйрь үзе кабатлый... Шушы сүзләр белән татар халкын сәламләп, Таңсылу әтисе башлаган изге эшне дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк