Логотип
Сәхнә түре

Әзһәр Шакировка 85!

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакировка 85 яшь тулу уңаеннан журналыбызның алдагы саннарында чыккан әңгәмәне тәкъдим итәбез.

БЕЗ ӘЛЕ ӘЗЕР ТҮГЕЛ

– Әзһәр абый, Сез татар иленең Азнакай дигән гүзәл ягыннан, аның бары тик 20 йортлы гына кечкенә авылында туып үскән малай. Сез Нәҗибә ханым белән икегез ялан тәпи авылдан чыгып киткән шәхесләр. Шул вакытларны, шул мизгелләрне искә төшереп узыйк әле.

– Безнең эштә Ходай тарафыннан, табигать тарафыннан ниндидер бер сәләт бирелергә тиеш. Татар театрын бүген Ренат Таҗетдин, Наил Дунай, Равил Шәрәфи, хатын-кызлардан Нәҗибә Ихсанова, Фирдәвес Әхтәмова, Гөлсем Исәнгуловадан башка күз алдына китерү мөмкин түгел.  60 ел гомер шушында узган, ул бит татар театрының ярты тарихы. Кемгә йөргән соң тамашачы? Менә шушы кешеләрне карарга йөргән. Ни өчен мин татар театрын шулай зурларга тырыштым? 1957 елны Мәскәүдә татар театры декадасы булды. Аңарчы мин үзбәк, казах, кыргыз, таҗик, әрмән, әзәрбайҗан, украин, грузин театрлары белән таныш идем. Шуннан соң мин үзебезнең татар театры спектакльләрен карадым. Менә шунда мин чын талантлы артистларны күрдем, шаккаттым! «Зәңгәр шәл» спектакленә керәбез дип, театрның ишекләрен, тәрәзәләрен ватып бетерә яздылар. Ахыр чиктә, атлы милиция чакырырга туры килде. Мондый хәлне театр дөньясында башка күрмәдем. Театрга Ленин орденын бирделәр. Татар халкы аңладымы татар театрына Ленин ордены бирүнең нәрсә икәнен? Әлбәттә, юк. Татар халкына театр кирәкми, дип күндергәннәр инде безнең халыкны. Дингә ияреп, халык театрның мәгънәсен аңламаган. Шушы мәгънәне аңлату өчен ничә еллар кирәк булды! Урысларга бит император театр төзеп бирә, аларны укыта, киендерә, яшәргә урын бирә. Ә бу 18-20 яшьлек балалар, мәдрәсә шәкертләре...

 

Әзһәр Шакиров

 

– Ислам динен татарга мәдәният алып килгән дип язабыз.

– Ул заман өчен мәдәният алып килгән, сүз дә юк. Ләкин заман үзгәрештә һәм үсештә.

– Әзһәр абый, сезнең белән күптән булган бер сөйләшүдә татар театрының тарихы бик борынгы дигән фикер әйттегез. Шуннан мин кызыксынып тарихны өйрәнә башладым. Чыннан да, татар театры тарихы бер гасыр белән генә исәпләнми...

Төрки халыкларның театрын кем тудырган – татар артистлары. Россиянең бөтен төбәгеннән чын талантлы артистлар җыела. Менә шушы талантлы артистларның чәчәк аткан чорына туры килдем. Сәнгатьтә шундый әйберләр була, аларны беркем дә кабатлый алмый. Бу да кабатланмый. Яшь артистка театрның шушы гөрләп торган чоры кирәк.  Туфан Миңнуллин, Рабит Батулла, Миргалим Харисов, Әхтәм Зарипов, Хәмзә Арсланов, Иркә Сакаева, Клара Газизова – без 1961 нче елны кайттык... Алар бөтенесе театрдан китте һәм үз теләкләренә иреште. Аларны укырга алган вакытта ук кабул итүче комиссия эчке талантларын сизгән, шуңа алар югалмады. Ә бит театрда эшләп китү ул хатыннан аерылып, гаиләне җимерү белән бер. Аннан кеше юкка чыга. Ә менә мин санаган иптәшләремнән башка татар дөньясын күз алдына китереп буламы соң? Әлбәттә, юк. Безне кабул иткән артистлар һәм укытучылар безгә бик нык ышанган һәм безнең эчке дөньяны тирән аңлаган булган.

– 2006 елда татар театры Лондонга бара һәм Бөекбританиянең инглиз тәнкыйтьчеләре, сезнең уенны күргәч, «Әзһәр Шакиров – бөек актёр!» – дип язып чыга.

– Равил Бохараев Лондонга алып барам дигәч, без аптырап киттек, ничек барабыз, нәрсә белән... «Телсез күке» спектаклен алып бардык. Үземнең эчтәге тойгым, рухи көчем белән шундагы фаҗиганең асылын ачарга тырыштым. Алар: «Күптән мондый мәгънәле театрны күргән юк иде», – диделәр. Менә бу минем өчен иң зур бәя. Станиславский системасы нәкъ сез эшләгәнчә булырга тиеш, диделәр.

– Бер язмагызда сез «Театр милләтнең йөзен билгели», дисез. Шулай булгач, театрның милләт йөзен билгеләүче образлары да булырга тиеш, мисал өчен, татар ир-аты образы, татар хатын-кызы образы. Якын тарихка карасак, Г. Исхакыйның «Зөләйха», К. Тинчуринның Мәйсәрә, Сәрвәр образлары. Нинди ул татар хатыны? Бүгенге татар ир-аты, татар кешесе образын ничек күз алдына китерәсез?

– Катлаулы сорау. Һәр заманның үз милләтенә хас образлары була. Революциягә кадәр ничек булган ул, аннан соң ничек булган, сугыш вакытында ничек... Хатын-кыз образы әкрен генә үсеп бара. «Миңлекамал»да сугыш чоры хатын-кызы образы сурәтләнә. Ә ир-атларның образы симфолик образга әйләнә һәм Муса Җәлилгә килеп тоташа. Һәр чорда халыкның үзенә хас образ туа. Ә бүгенге көндә татарның ир-аты һәм хатын-кызы нәрсәсе белән аерылып тора? Бердән, үз милләтеңнең бөеклеген аңлау, шушы бөеклекне дәвам итүне үзенә максат итеп куйса хатын-кыз, бөтен милләтләр өчен үрнәк булачак ул. «Балакаем, синең бабаларың, әбиләрең «без татар милләте» дип яшәде, син дә шулай яшә», дип, бала җанына үз милләтенең бөеклеген сеңдерә торган хатын-кыз образын тудыру кирәк. Ул безнең бурычыбыз. Ә ирләргә килгәндә, үз милләтең өчен җаныңны фида кылырга әзерме син? Безнең иң бөек максат хөр Русия, ди Тукай. Ул бит ирекле демократик Русия булсын дип җан ата. Бу нәрсә дигән сүз, ир кешенең бөтен фикер агышы шушы халыкны юкка чыгармыйча, аны күтәреп алу, сәхнәдә шушы милләтнең барлыгын исбат итәргә теләген күрсәтү, тамашачыны ияртү, тәрбияләү – безнең иң бөек максат.

Бездә милли хәрәкәтнең нәрсә икәнен аңлаткан пьеса булдымы соң... Яки нәрсә ул президент, ни өчен кирәк иде ул безгә дигән пьеса бармы? Андый бөек драматурглар кая алар? Мин андыйларны күрмәдем. Менә Нәкый Исәнбәтнең әсәрләрендә бик көчле фикерләр бар иде, ләкин аны үзләштерү, сәхнәгә чыгып уйнау урта кул артистның көченнән килми.

Мостай Кәримне алыйк, нинди пьесалар язган бит! Безнең драматургларга дөньядагы иң матур үрнәкләрне үзләштерү кирәк. Үрнәк алырга һәм юлын табып, үзебезнең дөньяны ачарга. Ходайга рәхмәт, татар булып калганмын, татар булып үләм. Мин татарның нинди фаҗигале язмыш кичергәнен һәм ни көткәнен аңлаган артист. Мөмкин булганча шул фикерне җиткерергә тырыштым. Мин гел автор язганны гына уйнамый идем, эчке каршылык булса, иҗат итә алмыйм.

Татарның язмышын ачып бирергә теләге юк икән, күңел ачу урыны гына булып кала икән, театрның дәрәҗәсе төшәчәк. Милли язмышыбызны чагылдырмаган театр тамашачыны җәлеп итә алмый. Ә без әле аңа әзер түгел…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021