Логотип
Сәхнә түре

ЙӨЗДӘН АРТЫК ҖЫРЫБЫЗ БАР

Халыкта никтер хатын-кыз арасында дуслык булмый, иҗатчылар бер-берсеннән көнләшә, эстарада артистлары йолдыз чире белән авырый кебек ялгыш фикерләр яши. Бүгенге әңгәмәдәшләрем бу сүзләрнең киресен тагын бер кат раслады. Иҗади гына түгел, ә рухи бәйләнештә булган тандем – «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары, шагыйрә Эльвира Әхмәтова һәм композитор, җырчы Гүзәлиянең уртак яклары бик күп. Кайберләрен әле алар үзләре дә әңгәмә барышында гына ачыклады.

 

 

 Ике иҗади шәхес, талантлы ханымнар, татар эстрадасында тиз арада хит булган күп җырлар авторларының тамырлары нинди нәселгә барып тоташа икән?

Гүзәлия: Иҗади гаиләдә тудым дисәм дә була, балачактан музыка тыңлап үстем. Бабам бәетләр яза, әтием гармунда уйный, әни җырлый иде. Барысы да мәрхүмнәр инде. Әби-бабам белән бер түбә астында яшәп, алар тәрбиясе алып үстем. Дөресен әйтим, укырга вакытым да калмый иде, чөнки күбрәк конкурсларда катнаша идем.

Эльвира: Гүзәлия белән охшаш якларыбыз шундый күп инде. Икебез дә бер түбә астында әби-бабай тәрбиясе алганбыз. Әбиләребез такмаклар белән сөйләшкән. Шуңа да шигырьләрне үземне белә белгәннән бирле язам. Ә инде җитди язу 4-5 сыйныфларда укыганда башланды. Укытучыларым төрле чаралар өчен сценарийларга шигырьләр яздырта иде. Минем өчен бу бик җаваплы бирем иде. Бүгенге уңышларымда татар теле укытучысы Розалия апаның роле зур. Нәселебездә иҗади кешеләр бик күп. Әниемнең әтисе – бабамның тамырлары Әгерҗе районы Барҗы Омга авылыннан чыккан драматург Таҗи Гыйззәт нәселенә барып тоташа. Әтиемнең әнисе Әхмәтова Фәүзә әбием гомер буе шигырьләр язган һәм үзешчән җырчы да булган. Гомумән, нәселемдә иҗади кешеләр бик күп. Аларның дәвамчысы булуым белән горурланам.

 Икегезнең дә иҗатны яратып күзәтәм. Зур сәхнәгә ясалган беренче адымнарны да искә төшерик әле?

Гүзәлия: Зур сәхнәгә мин Мәскәүдә яшәгән вакытта чыктым. «Татар җыры»ның конкурс булган заманнары иде – Мәскәүне тәкъдим итәргә җибәрделәр. Барлык сайлап алу турларын узып, Камал театрында оештырылган гала-концертта катнаштым. Менә шунда мине «Заман егетләре» төркеме күреп алды һәм студиягә кунакка чакырды. Мин аларның кем икәнен генә түгел, гомумән, татар эстрадасын белми идем. Поездга алынган билетны тапшырып, аларга кунакка бардым һәм беренче тапкыр студиядә җыр яздырдым. 1998 ел иде бу. Дулкынлану, курку, шул ук вакытта горурлык хисләре дә кушылып яздырылган җырым миңа уңыш алып килде. «Заман егетләре» белән эшләп китеп, ике альбомым чыкты. Баштарак җырларның текстларын да үзем яза идем. Аннары көй язу эшен генә калдырдым. Хәзер инде теләгем дә юк.

Эльвира: Мин балалар кечкенә вакытта иҗаттан бераз пауза алып тордым. Социаль челтәрләргә дә соңлап кушылдым. Дусларым, танышларым шигырьләреңне куй, халыкка чыгар, дип үгетләделәр. Озак кына эчке кичерешләремне ачып салырга кирәкме, кеше аңлармы кебек уйлар белән йөрдем.

 Ләкин шигырьләрегез тиз арада популяр булды?!

Эльвира: Әйе, Гүзәлия белән дә шулай таныштык.

Гүзәлия: Безнең дуслыкка 7 еллап бардыр. Шулай лента карап утырганда, бер шигырь килеп чыкты. Укып карадым да күңелемә ятты. Шунда ук аның аккаунтын карый башладым. Бу кеше белән мин җыр язарга тиеш дидем. Беркайчан да авторларга язмый торган кеше булсам да, тизрәк шәхси хат язып җибәрдем. Танышып киттек һәм бер атна аралашу эчендә 2-3 җырыбыз туды. Шундый якынайдык, бөтен холкыбыз туры килде. Сүзсез аңлаша торган дусларга әйләндек. Шуңа күрә бәхәсле ситуацияләр дә бик сирәк. Кирәкле урында туктый беләбез. Мин күбрәк сәхнәдә булуыма, көйләр язуыма карамастан, Эльвира миңа караганда хыялый. Ул очып китә, мин җиргә тартып төшерәм.

– Мин сезне иҗатташ дуслар гына дип уйлый идем.

Эльвира: Юк, без – тормышта да якын дуслар, гаиләләребез белән аралашабыз. Төрле чараларга бергә йөрибез. Бер-беребезне кунакка чакырып, тәмле ашлар белән сыйлыйбыз. Табигатькә чыгабыз, мәтрүшкәләр җыябыз. Шул вакытта туган җырыбыз да бар. Беләсезме, Гүзәлиянең чын дусларга гына хас булган бер яхшы сыйфаты бар – кирәкле мизгелдә синең эчке халәтеңне, күңелеңне аңлап, төпле киңәшен бирә белә. Ул шулкадәр эчкерсез һәм туры сүзле. Ул миңа ничек кирәк икәнен, ничек яхшы булачагын белә. Ничек бар, шулай әйтә, ә миңа ярау өчен түгел.

– Әйе, табигать – илһам чыганагы. Җыр иҗат итү өчен илһамны каян аласыз?

Гүзәлия: Безнең бер җырыбыз лифтка кергәндә туды. Сәүдә үзәгендә ул миңа текст укый. Мин шунда ук тотып алдым да көйли башладым, тизрәк җырлап телефонга яздырып та алдым. Андый вакытлар күп була, әйләнә-тирәдә сәерсенеп караучылар да була.

Эльвира: Беркайчан да, утырып, әйдә, җыр языйк әле, дип эшләмибез. Гадәти тормыш белән яшибез, эш арасында иҗат итәбез. Шулай да күбрәк төнлә эшлибез, чөнки икебезнең дә вакыт тыгыз. Гүзәлия әле ул продюсер да, яшь талантларны барлый, үстерә. Республика күләмендә үтә торган чараларның оештыручысы, режиссёры да. Ә иҗат эше өчен тынычлык та кирәк. Төне буе язышабыз, төнлә туган җырларыбыз бик күп.

Гүзәлия: Эльвира гел минем күңел халәтенә туры килә торган җыр җибәрә. Менә мин нинди, ул шундый текст яза. Эльвираның бөтен шигырьләренең көе бар. Аның матур шигырьләре мине җыр язарга илһамландыра, тормыш мәшәкатьләреннән арындыра.

Бер дә иҗади кризис булмыймы?

Гүзәлия: Була, әлбәттә. Ул шигырь иҗат итә алмый, мин көй яза алмыйм. Әйтер сүзең, уйларың булмаганда, җыр язып та булмый.

Эльвира: Андый вакытта да бер-беребезне сизеп алабыз. Бездә алдан тоемлау да, интуиция дә көчле. Әгәр Гүзәлия кәефем юклыкны сизеп алса, тизрәк шигырь язарга куша. Андый вакытта язылган шигырьгә елый-елый җырлар язган да булды.

 Җыр хитка әверелсен өчен, аның сүзләре мөһимме, әллә көеме?

Эльвира: Уң кул мөһимме, сул кулмы? Шул куллардагы кайсы бармак мөһим? Менә бу очракта да шулай ук. Көй, тексттан кала, аранжировка да мөһим.

Гүзәлия: Шуларга өстәп, җырның уңышлы булуында җырчы да бик зур роль уйный. 

 Җырчылар белән ничек эшлисез?

Эльвира: Җырчылар белән бөтен эшне Гүзәлия алып бара. Кайсы артистка нинди җырны тәкъдим итәргә, кемнең тембры туры килә, кем тулысынча ачып бирә – барысын да хәл итә.

Гүзәлия: Мин җырларны 4 топ-артистка җибәрәм. Аларның реакциясен көтәм. «Сула» җыры белән дә шулай булды. Дүртесе дә шалтырата башлады. Ләкин Ришат Төхфәтуллин беренче булып шалтыраткач, аңа бирдек.

 Сезнең җырлар символик образларга бай булуы белән дә аерылып тора. «Син дә болыт, мин дә болыт», «Диңгез», «Җиде гомер» кебек кызыклы исемле җырларыгыз күп?

Эльвира: Әйе, мәхәббәт темасына язылган җырларны тапталган тема булса да башкача бирәбез. «Мелодия» дигән җырыбыз да тиз арада популярлык казанды. Ә аны мелодия сүзе булган өчен күп җырчылар алудан баш тартты. Филүс Каһиров башкаруындагы «Бүре» дигән җырыбыз да эксперимент җырларның берсе. Шуңа күрә без эстрадада эксперименталь тандем булуыбыз белән дә аерылып торабыз.

 Эстрадада конкуренция бармы?

Гүзәлия: Хәзерге көндә эстрада бик үзенчәлекле. Ул төрле яклап үсә, үзгәрә, без моңа шатланабыз гына. Сәламәт конкуренция булган саен, үсеш тә зуррак була. Кем беләндер узышып эшләү максаты юк бездә, һәркем үз юнәлешендә үз тамашачысы өчен эшли. 

Эльвира: Халык күңеленә үтеп керердәй, төзек җөмләле, көйләре урланмаган, композитор үзе тудырган иҗат җимешләре күбрәк булсын иде. Җырның да сюжеты, башы, ахыры, әйтергә теләгән фикере булырга тиеш.

 Бөтен темаларга җырлар иҗат итәсезме?

Эльвира: Без яза алмый торган темалар югалту, хыянәт, үкенечләр белән бәйле. Моңлы җыр булса да, позитив рухта эшлибез. Һәр җырда ниндидер өмет калырга тиеш. Кешене өмет яшәтә. Иҗат ул чәчәк бәйләме кебек. Ул кыр, бакча чәчәкләре белән кушып ясалганда да шундый матур һәм төрле хуш исләр белән аңкып тора. Менә җыр да кешегә шундый рәхәт хисләр бүләк итә.

 Тамашачыларыгыз өчен зур бүләк – иҗат кичәсе оештырасыз. Мондый идея ничек барлыкка килде?

Эльвира: Иҗади, рухи, фәлсәфи тандемыбыз көчәя генә бара. Ике ел тирәсе уйларыбызда йөрткән зур хыялыбызны быел тормышка ашырырга булдык.

Гүзәлия: Безнең, премьералар белән бергә, 100дән артык җырыбыз бар. Концертта 30дан артык җырчы катнашачак, әле күпмесе керми калды. Хәзер инде ныклап әзерлек процессы бара.

 Укучыларыбызга гына кайбер серләрне чишик инде?

Эльвира: Иң зур серләрнең берсе – Юрий Федоров студиясендә минем белән беренче тапкыр бергә җыр яздырдык. Ул сәхнәдә дә яңгыраячак. Гүзәлия белән ничек эшләгәннәрен карап, сокланып тордым. Җыр яздыру – шулкадәр авыр эш, нечкәлекләре бик күп.

Гүзәлия: Костюмнар әзерләү процессы да бик кызыклы булды. Мин алдан барып, тегүчегә Эльвира өчен дә җавап биреп куйдым. Аңа нәрсә ошаячагын, ошамаячагын әйттем. Эльвира килде дә шул ук сүзләрне әйтте. Бу хәлгә тегүче дә шаккатты. Фотосессияләр өчен образларны да бергә сайладык.

Эльвира: Концертка әзерлек күп вакытны алса да, иҗатка вакыт табабыз. Вадим Захаров өчен «Чана» дигән яңа җыр иҗат иттек, концертыбызда ул җыр да, башка премьералар да яңгыраячак. Иҗат кичәбезгә минем шигырьләр китабым да, уртак җырларыбыздан торган җыентык-флешка да чыгачак. Киләчәккә дә хыял-максатларыбыз күп, тормышка ашырырга язсын.

 Сезнең дуслыкның тагын бер төп сере бар: бер-берегездән көнләшмисез.

Гүзәлия: Әлбәттә! Дуслар күп инде ул. Ләкин аларга ышанып бетеп булмый. Эльвирада минем бер тапкыр да шикләнгәнем юк. Шундый эчкерсез, тыйнак, бер кеше белән ярышмый гына, үз юлы буйлап алга бара. Иң мөһиме: үз-үзенә ышана.

Эльвира: Гүзәлиядән дә бер сер чыкмый. Тәнкыйтен дә әйтә, мактап та куя, юмор хисле дустым шаяртырга да ярата. Бер-беребезгә рәхмәтле булып эшлибез. Үзебезгә дә, кешегә карата да, эшкә дә, тормышка да таләпчән. Кемнәндер аерылып тору дигән максатыбыз юк. Тормышта нәрсәгәдер ирешеп, башкаларга файдалы булып яшисебез килә.

Гүзәлия: Ләкин хәзер бер кеше дә бер кемгә дә бер нәрсә тиеш түгел, дигән фикер алга сөрелә. Бик кызганыч күренеш. Без әти-әниләребезгә, ватаныбызга, дусларга тиеш. Кешедә андый хисләр бетсә, әдәпсезлек була, тәрбия югала, кеше кешене хөрмәт итми башлый. Акрынлап туган – тугынны, дус дусны белми торган заманга якынлашабыз. Әби тәрбиясе алган кызлар буларак, мондый хәлләргә эч поша.

Эльвира: Әйе, һәр адымны алар хәер-фатихасы белән атлыйбыз бит. Кешене кыерсытмаска, миһербанлы, эчкерсез булырга әбиләребез өйрәтте. Авыл кызлары булуыбыз да – зур горурлык. Шуңа без тормышта көчле, аягыбызда нык басып торабыз, ышанычлы адымнар белән алга барабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021