Логотип
Сәхнә түре

«Куркак Батыр»: спектакльнең без күрмәгән ягы

Театр дибез дә... нәрсәне күз алдына китерәбез? Актёрлар, билгеле бер персонажлар, спектакль, тамашачы, алкышлар... Күбебез гадәттә нәтиҗәне күрә һәм бәяли. Ә бит мәһабәт театр бинасы эченә «яшеренгән» никадәр хезмәт, спектакльне булдыруга үз өлешен керткән ничаклы кеше бар. Бүген Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында күптән түгел сәхнәләштерелгән «Куркак Батыр» әсәре мисалында спектакльгә әзерлек турында сөйләшербез.

90 еллар – шартлы вакыт

Беренче мәртәбә узган «Караш» иҗат лабораториясе татар драматургиясенә күп кенә яңа сәхнә әсәрләре бүләк итә. Шуларның берсе – Лилия Гыйбадуллина һәм Илсур Казакбаев инсценировкасында Әхмәт Фәйзинең «Аучы Мәргән һәм Болан кыз» әсәренә нигезләнеп язылган эскиз. Килеп чыккан әкиятне тулы хаклы спектакль итеп сәхнәгә куярга М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры режиссёры Илсур Казакбаевка театр үзе тәкъдим итә. «Лаборатория кысаларында сәхнәләштерелгән текстның фикер юнәлешен спектакль форматы өчен шактый үзгәртергә туры килсә дә, Әхмәт Фәйзи әсәре нигезенә салынган идеяне спектакльнең башыннан ахырына кадәр алып барырга тырыштык», – ди режиссёр Илсур Казакбаев.

Нәтиҗәдә берничә катлам эчтәлекне үз эченә алган спектакль барлыкка килә, авторлар Ә. Фәйзи әкияте сюжетын да саклап калып, яшьләргә якын яңа формат тәкъдим итәләр. «Лилия белән бер чорларда үскәч, бер-беребезне аңлап иҗат иттек. Вакыйгаларның 90 елларда баруы шартлы бүленеш, шуңа ул чорны аңлауда бераз каршылыклар да туарга мөмкин. Тик шуны да онытмаска кирәк: кино дөреслеге белән театр дөреслеге аерыла», дип искәртә режиссёр.

Спектакль өчен гараж!

Театрда премьерага әзерлек башлану белән режиссёр һәм актёрлар репетициядә булса, сәхнә куелышы өчен җаваплы бүлек хезмәткәрләре кирәкле җиһазлар табу, реквизит ясау, ут кую, җыр язу белән мәшгуль. «Куркак Батыр»да 90 еллар мохитен булдыру өчен күп кенә атрибутлар, киемнәр табарга, хәтта чын гараж ясарга туры килгән! Бу турыда театрның куелышлар бүлеге мөдире Наил Харунов: «Ул сәхнәнең яртысын алды. Буяганнан соң ул бит әле яңа кебек, ә безгә сәхнәдән иске итеп күрсәтергә кирәк. Шуңа да махсус кайбер урыннарына тишекләр ясадык, пычрак сыладык, язулар өстәдек. Язуларына килгәндә... һәркем 90 еллардан истә калган сүзләрне исенә төшерде. Әле бит актёрлар ул гараж өстенә менәләр, ишеген тибеп ачалар. Шул сәбәпле премьерадан соң аның ишеге дә ватылган иде – ябылмый башлады. Икенче көнгә магнитлар беркеткәч кенә төзәлде». Гараждан тыш, спектакльдә аннан чыга торган мотоцикл бар. Аның фарасын кую гына да күпме вакытны алган. Ә сәхнәдә торган тәгәрмәчләрне театр директоры үзе эзләп табып алып килгән. Күрүегезчә, театрда спектакль чыгару кебек мөһим вакыйгага азмы-күпме һәркем үз өлешен кертергә тырыша.

Тагын бер кызыклы очрак. Реквизит эзләү дәверендә спектакльгә кирәкле иске портфель буенча бер бабайга мөрәҗәгать иткәннәр. Үзенең университетка йөри торган, кадерләп саклаган шушы портфелен ул бик теләми генә театрга бирә. Инде икенче көнне интернеттан магнитофон сатучыны табып, әйтелгән адрес буенча киләләр. Бу сатучы да күптән түгел үзенең портфелен бирүче бабай булып чыга… 

Спектакль уңышы – рольләрне дөрес бүлү

Рольләрне бүлү – ул һәрвакыт авыр процесс. Моның шулай икәнен режиссёр гына тулысынча аңлыйдыр. «Гадәттә спектакльләргә артистларны билгеле бер кастинг аша үткәрәбез. Габдулла Кариев театры артистлары белән мин инде күптәннән таныш булганга күрә, бу юлы рольләргә бүленеш җиңелрәк бирелде. Спектакльнең яртысыннан күп уңышы – дөрес бүленештән тора», – дип бүлеште Илсур Юлай улы.

Төп рольдә – Булат Гатауллин. Моңарчы Г. Кариев театрында сәхнәләштергән «Озын-озак балачак» һәм «Ромео һәм Джульетта» спектакльләрендә дә төп рольне Илсур шушы ук актёрга бирә. «Илсур Юлаевич белән беренче генә эшләвем түгел. Төп герой итеп билгеләнү артист өчен зур бәхет һәм зур җаваплылык, – ди үзе. – Спектакль чыгару – ул хезмәт. Син күпмедер вакытка үзеңне, якыннарыңны онытып торасың, өй йоклау урынына гына әйләнә. Данир – минем иң кадерле рольләремнең берсе. Ул миңа бик якын. Уртак якларыбыз да бар, яраларыбыз да охшаш. Мин аны яратып чыгардым. Спектакльдән соң мин: «Тагын бер зур, кадерле ролем, тагын бер ярты йөрәгемне калдыра торган спектакль туды», – дип уйлап куйдым». 

Сәхнәдә барган «сугыш»

Спектакльнең тагын бер үзенчәлекле ягы – сугыш күренешләре булу. Шуңа вокал һәм хореография репетицияләреннән тыш, актёрлар бокс һәм каратэ буенча да шөгыльләнгән. Әзерлекләрне тай боксы һәм каратэ буенча тренер, кара пояс иясе, Россиянең көрәш сәнгате мастеры Тимур Сабитов алып барган. Актёрларның актив рәвештә әзерләнүен, эш процессына җиңел кереп китүләрен билгеләде тренер. Ул һәр актёрга индивидуаль алым кулланырга, төп аяк-кул белән сугу күнегүләрен өйрәтергә тырышкан. Һинд киносындагы сыман артык һәм комик хәрәкәтләр булмасын өчен сәхнәдә мөмкин кадәр сугышка якын күренешләр күрсәтергә теләгән. Режиссёр белән эшләү дә уңайлы барган: теге яки бу күренештә нәрсә күрергә теләүләрен алдан сөйләшкәннәр. 

Музыкаль спектакль

Спектакльдә күп кенә җырлар яңгырый. Әйтик, Лилия Гыйбадуллина сүзләре, Магуля Мезинова көенә язылган «Аккошым» җырын тамашачы премьера көненнән үк яратып өлгерде. Шуны да әйтергә кирәк, спектакльдә барлык музыкаль номерлар тере тавышка башкарыла. Кайбер артистларга махсус спектакль өчен музыка уен коралларында уйнарга өйрәнергә туры килгән.

Менә – спектакль әзер: премьера уза, алкышлар, тәнкыйть… Тамашачы аның нәкъ менә шушы ягын күрә, ә без сезгә бераз гына булса да спектакльнең пәрдә артын күрсәтергә тырыштык... Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илсур Казакбаев әйтүенчә: «Сәхнә – ул мич: икмәк пешеп безнең өстәлгә килеп җиткәнче никадәр кеше хезмәте аша узган сыман, һәр спектакль дә ‒ тамашачы күзенә күренми торган зур күмәк хезмәт җимеше».

 

 

 

 

Гөлназ Әхмәдиева 

 

Фотолар Г.Кариев театрының матбугат бүлегеннән алынды. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021