Логотип
Сәхнә түре

Руфинә Хәмәтдинова: «Сәхнәдә һәрвакыт “яшәргә” кирәк»

“Сәхнә” журналы яшь, сәләтле артистларны даими игътибар үзәгендә тота. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Тантана” («Триумф») театр премиясен тапшыру чарасында, традиция буенча, махсус бүләк ияләре дә барланды. Буа дәүләт драма театрының «Баязитова» спектаклендә Баязитова роле өчен Руфинә Хәмәтдинова “Сәхнә” журналының махсус бүләк иясе булды. Шул уңайдан яшь артисткага безне кызыксындырган сорауларны юлладык.

Руфинә, бүген театрда нинди рольләр башкарасыз? Күңелегезгә аеруча якын роль бармы? Нинди рольне уйнарга теләр идегез?

Бүгенге көндә мин бик күптөрле рольләр башкарам. (Иван Тургенев, Туфан Миңнуллиннан алып хәзерге көн язучыларына кадәр.) Дөресен генә әйткәндә, аерым яраткан ролем бар, дип әйтә алмыйм. Һәр ролемне, образымны яратам, хөрмәт итәм, һәрберсе миңа кадерле һәм якын. Шулар арасыннан И.Тургеневның “Муму” хикәясе буенча куелган “Барыня” спектаклендәге ике ролемне – Татьяна һәм Муму, Б.Васильевның “А зори здесь тихие” әсәрендәге кече сержант Осянина, М. Мәһдиевнең “Без – 41 нче ел балалары” буенча сәхнәләштерелгән “Баязитова” спектаклендәге Баязитова образларын аерып күрсәтергә мөмкин. Бу рольләргә күңел җылысы салынган. Аларның һәрберсе йөрәк аша узган, күз яшьләре белән сугарылган, чөнки урыны белән нидер килеп чыкмый иде. Кайвакыт: “Бу минем роль түгел, мин аны ерып чыга алмыйм, баш тартам анардан”, - дип, барып, турыдан-туры режиссерга әйтү уйлары килгәләде.

Уйнарга теләгән ролемә килгәндә, ул – Ч.Айтматовның “Анам кыры” әсәрендәге Алиман, төп герой Тулганайның килене. Бу повестьне мин күп тапкырлар укып чыктым. Ирен сугышта югалтуына карамастан, аның кайтмавын төгәл белеп тә, сөйгәненә карата күңелендәге мәхәббәтен, өметен сүндермичә яшәүче, көчле рухлы шушы хатын-кыз образын башкарсам, әйбәт булыр иде! Алиман үзенең өмет нурын, күңел җылысын, рухи байлыгын әсәрнең буеннан-буена алып бара. Һәр кешегә терәк булырдай шушы рольне мин бик теләп уйнар идем.

Театр дөньясы белән кызыксыну балачактанмы? Кайчан артист булырга карар кылдыгыз?

Әйе, театр белән балачактан ук кызыксынам. Мәктәптә 3нче сыйныфта укыганда әтием мине Вятка Аланы (Вятские Поляны) шәһәрендәге Александр Калягин исемендәге театр мәктәбенә илтте. Мине һаман бер сорау борчый: әллә инде әтием миндә берәр төрле актерлык сәләтен күреп, киләчәгемә ышанган, әллә театр мәктәбендә театр сәнгатенә шундый зур, илаһи мәхәббәт уятканнар – белмим, әлегә кадәр бу сорауга җавап бирә алганым юк. Нәтиҗәдә, мин 5 ел әлеге мәктәптә укыдым, аннары 4 ел дәвамында Казан дәүләт мәдәният институтында белем алдым һәм менә мин – сәхнәдә, үземнең яраткан һөнәрем белән халык күңеленә яктылык илтәм. Остазларым Ирина Игоревна Чернавина белән Геннадий Николаевич Прытков сөйләвенчә, алар мине күргәч, “бу кечкенә генә, тыйнак кына кызчыкның урыны театрдамы икән?” – дип шикләнгәннәр. Менә 4 ел үткәч, әти-әнием, театр сәнгатенә мәхәббәт уятучы, зур тормышка этәргеч, билет бирүче остазларым ярдәме белән мин театрда.

Иҗат өчен илһамны каян аласыз? Үзегез генә белгән, ләкин хәзер башкалар белән уртаклашырдай илһам чыганакларын әйтә аласызмы?

Минем илһам чыганагы беркем өчен дә сер дә, сирәк очрый торган да түгел. Бәлки хәзер әллә ни зур яңалык та ачмамдыр. Илһамны мин ялгызлыктан алам. Спектакль алдыннан ялгызым калу, тышкы дөньядан аерылу миңа нык ярдәм итә. Үзенә бертөрле ритуалым бар: наушниклар киеп, яраткан музыкамны тыңлау. Бизәнгәндә дә, киенгәндә дә, гомумән, спектакльгә җыенганда минем колакта музыка яңгырарга тиеш. Сәхнәдә драма уйналамы, әллә комедияме – мөһим түгел. Нәрсә генә булмасын, мин наушниклар белән утырып, үз-үземә бикләнә, уйларыма чума алам. Иң мөһиме шул. Артист спектакль алдыннан үзенең роленә көйләнергә тиеш. Аның сәхнәгә буш, тулыланмаган килеш чыгарга хакы юк, чөнки безнең профессиябез, эшебез шул.

Театр яки кино дөньясында кумирларыгыз бармы?

Кызганычка каршы, вакыт тыгызлыгы аркасында, фильмнар, башка театрларга барып, спектакльләр карарга җай чыкмый. Әйе, аңлыйм, артист булгач, син күп әсәрләр, кино һәм театр сәнгатендәге яңалыклар, үзгәрешләр белән таныш булырга тиеш. Башка артистларның уйнавын карап, үзеңә дә аларның күп күнекмәләрен аласың, башта төрле анализ процесслары башлана: бу рольне мин ничек башкарыр, яки бу репликаны халыкка ничегрәк итеп җиткерер идем. Теге яки бу репликаны ничек бәяләр һәм аңа нинди мәгънә салыр идем. Бу бик мөһим.

Кумирлардан Мария Аронованы атар идем, аны 21нче гасырның Раневскаясы диләр. Ул бөтен җирдә дә төрле, ул уйнамый, ә шул образлары белән яши, һәрберсен үзе аша кичерә. Аның рольләре каршылыклы, кабатланмый. Аның шушы төрлелеге сәләте, таланты, уникальлеге үзенә тартып, җәлеп итеп тора. Бу югары пилотаж. Мин дә шуңа омтылам һәм аңа охшарга тырышам.

Миңа институтта остазларым бар энергияңне сарыф итәргә, образыңа бирелергә кирәк, дип әйтәләр иде. Шулай булганда гына тамашачы синең сәхнәдәге яшәешеңә, героеңа ышаначак, һәм син кеше күңеленең кылларын җилкетә алачаксың, димәк, ул бу спектакльдән соң бөтенләй башка кеше булып китәчәк. Сәхнәдә һәрвакыт “яшәргә” кирәк, “уйнарга” түгел.

Үзең уйнарга җыенган рольне элек башка театр артистлары уйнаган булса, аларны карарга кирәк дип саныйсызмы?

Юк, алай дип санамыйм. Әгәр дә элек башка театрларда уйналган спектакль куелырга җыена икән, аларның эше белән танышу кирәк дип санамыйм, чөнки аннары үзең дә сизмәстән, шул образны башкарган артистны, аның интонациясен, хәрәкәтләрен кабатлый башлыйсың. Барыбер син ул образны үзең тудырырга, үз линияңне булдырырга тиеш. Соңыннан, спектакль чыкканнан соң, кызыксыну нисбәтеннән, образны тагын ни белән тулыландырып булуын белер өчен карасаң ярый. Мисал өчен, Владимир Кузнецов белән “А зори здесь тихие” спектаклен чыгарганда ул безгә фильмын да, спектаклен дә карарга рөхсәт итмәде, чөнки ул кабатлануны теләмәде. Без үзебез ничек аңлыйбыз, шул геройларның язмышын үзебез аша ничек кичерәбез, нинди хисләр белән яшибез – аның өчен шул мөһим иде. Шул ук вакытта бу геройларыбыз режиссер күңелендәге образларга, аның күзаллавына да туры килергә тиеш, ләкин безнең персонажлар башкаларга охшарга тиеш түгел иде.

Кыскасы, минем өчен башка артистларның уйнавын карау килешле түгел.

Артист өчен күбрәк спектакльләр, фильмнар карау мөһимме яки китаплар уку мөһимрәкме?

Кеше артист, гомумән, иҗат кешесе булмаса да, кино яки китап аңа башка галәмгә чумарга, төрле мәдәният, сихри дөнья белән танышырга ярдәм итә. Күбесенең бүгенге көндә сәяхәт итәргә мөмкинлеге юк. Китап, кино, спектакльләр кешегә үзе барып җитә алмаган урыннар белән очрашу мөмкинлеген бирә, дөньяга карашын киңәйтә, тормыштагы чынбарлыкны тирәнтен аңларга ярәм итә. Чынбарлык бит ул гел үзгәреп тора. Нәкъ менә әдәбият белән спектакльләр сиңа нинди юнәлештә атларга икәнлеген һәм дөньяда нинди хәлләр барлыгын күрсәтә. Театр ул – тере тукыма, әйләнә-тирәдә барган хәлләргә мизгел эчендә реакция ясый. Минемчә, артист өчен китаплар уку да, фильм-спектакльләр карау да бик мөһим. Үз өстеңдә эшләргә, белемнәреңне камилләштерергә, үстерергә кирәк. Гүзәллек, матурлыкка кагылу сәләтен булдыру бик кызык һәм мавыктыргыч.

 

Фотолар Буа театрының матбугат бүлегеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021