Логотип
Хәбәрләр

12-13 сентябрь Менделеевск шәһәрендә 4 нче «Пастернак укулары» Халыкара әдәби-театраль фестивале үтәчәк

Фестивальнең темасы - Хисләр анатомиясе. «Әдәби кунак бүлмәсе» форматында әдәбият, театр һәм сәнгать турында мавыктыргыч әңгәмәләр булуы көтелә.

Махсус кунаклар: Ксения Алферова, Нелли Уварова, Арсений Попов.

Ике көн дәвамында Менделеевск халкы һәм килгән кунаклар төрле жанрлардагы спектакльләр карый алачак. 

Быел фестиваль әлеге язучыларның иҗатына мөрәҗәгать итә: Борис Пастернак, Антон Чехов, Сергей Довлатов, Михаил Зощенко, Александр Вампилов, Сергей Есенин, Михаил Булгаков.

Шулай ук, фестиваль кысаларында шигырь уку челленджына старт бирелгән. Үзегез теләгән телдә вертикаль форматта видео яздырырга һәм #Пастернаковскиечтения2026 хэштегы белән социаль челтәрләргә куярга кирәк.

«Атмосфера " мәдәни-күргәзмә үзәге һәм С. Гассар исемендәге Мәдәният йортында узачак чараларда билгеле артистлар гына түгел, шушы шәһәр кешеләре дә катнашачак.
Керү бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021