Логотип
Хәбәрләр

Казан, Иннополис, Әлмәт шәһәрләрендә «Сәхтиан» шигъри клоунада жанрында спектакль күрсәтеләчәк

Татарстанда һөнәрчелек, хәтер, гореф-гадәтләр һәм аяк киеме ясау аша үзенең үткәне һәм мәдәни мирасы белән элемтә табарга тырышучы кеше турындагы «Сәхтиан» дип аталган яңа урам спектакленең премьерасы көтелә.

Клоун, гедонист, режиссер, мультижанрда иҗат итүче артист Руслан Риманас «Шигъри клоунада теле белән татар һөнәре турында «Сәхтиан» проектын Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмендә Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты оештырган «Күрше» фестиваленең «Күрше. Мирас» махсус проекты кысаларында тормышка ашыра.

Спектакльнең нигезендә Казанның бизәкле күн образы – Татарстаннан читтә дә билгеле булган уникаль татар һөнәре ята. Куелышның визуаль дөньясы милли орнамент мотивлары, Иске Казан мохите, итекче остаханәсе һәм традицион ярминкә образы белән тулы.

Артист тарихны сүзсез – хәрәкәт, музыка, предметлар һәм чын аяк киеме ясау процессы аша тамашачылар күз алдында күрсәтә, монда һөнәрчелек тере сәнгать теленә әверелә.

«Сәхтиан» – татар мәдәниятенең матурлыгы, кеше кулларының осталыгы, сабырлык һәм хезмәт кыйммәтләре турында заманча визуаль театр һәм шигъри клоунада теле белән сөйләнелгән спектакль.

Спектакль куела торган мәйданчыкта кулдан җитештерү технологиясе, орнаментлар тарихы, бизәкле күн ясау үзенчәлекләре һәм татар мәдәниятендә һөнәрчелекнең әһәмияте турында мәгълүмати материаллар тәкъдим ителәчәк.
Яшь чикләве: 6+
Спектакль 40 минут бара

5 сентябрь 18.00 Әлмәт, 6 сентябрь 18.00 Сәид Галиев Мәдәният йорты янындагы парк, 7 сентябрь 18.00 Иннополистагы Квантовый бульвар, 8 сентябрь 18.00 ЦУМ каршында, 19 сентябрь 14.00 Казан Кирмәне Гаммәви урыннар бинасының ишегалды.

Фото: Руслан Риманасның шәхси архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021