Логотип
Сәхнә түре

Үзебезнең Сәид!

Без аны барыбыз да якын итеп “Үзебезнең Сәид!” дип йөртәбез. Чыннан да, казанышлары, тырышлыгы һәм тыйнаклыгы белән горурланырлык бит! Сүзем быелгы “Голос. Дети” проекты финалисты, бик талантлы Сәид Галиуллин турында икәнен аңлагансыздыр инде. Мондый зур җиңүләргә ирешүе, көчле рух һәм татар теленә мәхәббәт турында Сәиднең әнисе – Эльвира ханым белән сөйләштек.

Сәид Галиуллин

Музыкага мәхәббәт ничек туа?

Эльвира ханым үзе дә музыка дөньясында кайнаучы шәхес – менә инде 25 елын Казанның 2 нче номерлы сәнгать мәктәбендә балалар укыта. Җыр сәнгатенә мәхәббәт әбисеннән күчкән дип саный. Сугыш башлану сәбәпле, ул профессиональ белем алмый кала, ләкин музыкага омтылуы үзенекен итә – авыл мәктәбендә оркестр, ансамбльләр оештыра. «Минем әбием бик хөрмәтле кеше булган. Күрәсең, аның сәхнәгә омтылуы миңа күчкән – балачактан җырларга яраттым. Сәләтемне ишетеп, мине музыка мәктәбенә бирделәр. Шулай итеп, төрле конкурсларда җиңүләр яуладым, мәктәптән соң, музыка көллиятендә хор дирижёры бүлеген тәмамладым, аннары консерваториягә кердем. Җырчы булырга теләсәм дә, үзем әни булгач, балаларымны калдырып гастроль, концертларга чыгып китә алмадым. Аның каравы, менә өч улым да җыр-моңга сәләтле булып чыкты».

Балачактан җыр тыңлап үскән Галиуллиннар өчесе дә җырлый, башта зур уллары Әмирне музыка мәктәбенә бирәләр, аннары абыйсыннан күреп Сәид кызыга – ул хәзер фортепиано һәм вокал бүлегендә укый. Хәзер инде биш яшьлек Самат да абыйлары кебек конкурсларда актив катнаша, инде лауреат булырга да өлгергән. Гаиләдә әтиләре Айрат әфәнде генә җырламый икән. Ул аларның төп терәге, таянычы, тыңлаучы һәм җан атучы. «Безнең уңышларыбыз артында әтиләренең ярдәме ята. Ул булмаса, үземә генә авыр булыр иде», – ди аның хакында Эльвира ханым. Уңыш дигәннән, баланы музыка мәктәбенә бирүнең зур файдасы, этәргече бар. Эльвира ханым аның уңай якларын күп нәрсәдә күрә: «Баланың музыка сәнгатенә күңеле ята икән, аны һичшиксез музыка мәктәбенә бирергә кирәк. Җырга сәләте булмаса да, вокалга өйрәтеп була. Музыка белән шөгыльләнгән кеше кырыс булмый, аның күңеле матур хисләр белән тула. Без машинада берәр кая барганда, малайлар: «Карагыз, ничек матур итеп таң ата!» – дип хозурланып куялар. Иң кызыгы – шул күренешне тасвирлаган җырларны искә төшерәләр. Җыр бит ул үзеңнең кичерешләреңне тамашачыга җиткерү. Ә моның өчен матурлыкны күрә, тоя белергә кирәк.

 

“Син һәр бәяне кабул итәргә тиешсең, дим”

Җиңүләргә илткән юлда һәрвакыт төрле авырлыклар очрый, шуларның берсе – психологик яктан үзеңне җиңү, көрәшү, бирешмәү. Бу юнәлештә Эльвира ханым улларын ничек әзерләгәне хакында сөйләде:

- Мин балаларга кечкенә чакларыннан ук әйтә киләм: “Сез һәр бәяне кабул итәргә тиешсез. Сиңа бу урынны биргәннәр икән, димәк, нәрсә өчен икәнен җентекләп карарга кирәк”. Һәм без дәрестә аларны өйрәнәбез. Һәр бала үз көчен белергә, сәхнәдә үзе белән канәгать булырга тиеш. Бу эшне конкурс вакытында түгел, ә дәрестә алып барырга кирәк. “Дипломант дәрәҗәсенә ия булганда да, сез аны гран-при итеп алырга тиешсез”, – дим. Ә инде хис-тойгыларны сәхнәдән төшкәч әйтергә була. Сәид белән дә шулай булды: финалда җырлагач, реклама вакытында, аларны сәхнәдә тезеп бастырдылар. Шулчак ул мине күзе белән күреп алып: “Әни, ничек?” дип сорады. Мин: “Булдырдың, улым”, – дидем. Моңа кадәр дулкынланып, борчылып басып торган булса, шушы кыска гына караш белән сөйләшеп алгач, иркен сулады. Ул бит аның өчен бөтен Татарстан җан атканын тоя иде. Һәм бу зур җаваплылык икәнен дә белде, шуңа күрә борчылгандыр, балакаем.

Моңа кадәр бик күп конкурслар лауреаты, 15 гран-при иясе булган Сәид “Голос. Дети”да аеруча дулкынлангандыр. Шушы конкурста халык, камера алдында чыгыш ясаганда “Шаян ТВ” ярдәмен дә тойган ул. Анда “Сәйлән” фестивалендә беренче тапкыр камера алдында сөйләргә, чыгыш ясарга тәҗрибә туплаган булган. Телебезне саклау һәм үстерүгә юнәлдерергән проектлар өчен Эльвира ханым Татарстан Рәисенә һәм аның командасына бик рәхмәтле.

Сәид Галиуллин

 

“Кем беренче борыла – аны сайлаячакмын”

Әңгәмәдәшләрем белән сөйләшүнең төп темасына килеп җиттек. Сәид тормышында “Голос. Дети” кайчан барлыкка килгән? Конкурс этаплары ничек узган һәм нинди хисләр кичерелгән соң? Иң элек Сәиднең үзеннән сорадым.

- Абый белән бу тапшыруны телевизорда күргәч тә, катнашу теләге уянды. Тик әни әле минем яшем җитмәвен, бераз көтәргә кирәклеген әйтте. Анда барганчы үз репертуарың да булырга тиеш. Быел инде конкурсны кабат әнинең исенә төшердем. Шулай итеп, безне кастингка чакырдылар, – дип сүзен башлады Сәид. – Мин башта ук Jony яки Дима Билан төркеменә керергә теләдем. Ләкин соңрак “Миңа кем беренче борыла – аны сайлаячакмын” дип сүз бирдем. Нәтиҗәдә беренчесендә үк өч жюри борылды. Беренче булып Jony борылды. Сәидне Дима Билан да үз төркемендә күрергә теләгән, хәтта бик чакырып та караган, ләкин егет сүзе бер була, дигәндәй, Сәид үз сүзенә тугры калган.

Сәид Галиуллин

 

“Юк, әни, еламыйм” 

Конкурсларда игътибар иткәнегез бардыр, икенче турга узмаган балаларны елаганын күрергә туры килә. Күпчелеге җиңелүне кабул итә алмыйча, җырлаудан туктый, психологик травма ала. Бу сорауга Эльвира ханымның җавабын сорадым:

- Мин үзем дә конкурста елаучы балаларны авыр кичерәм. Сәидтән дә кат-кат сорадым, “Юк, әни, мин еламыйм”, диде. Бәлки спорт белән шөгыльләнүе дә булышкандыр, Сәид дзюдо белән кызыксына, анда да гел җиңүләр генә алып кайтмый. Психологик яктан спорт та булышкандыр дип саныйм.

Сәид Галиуллин

Бер җыр тарихы

Сәид моңлы, мәгънәле җырлар тыңларга һәм җырларга ярата. Аның яраткан җырчылары – Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Зилә Сөнгатуллина, Хәйдәр Бигичев. Шулай ук конкурска “Беловежская пуща” җырын сайлау тарихы кызыклы. Ул “Белый пароход” фестивалендә Совет чоры җырларын ишетеп, өйрәнеп кайта. Һәм әнисенә “Беловежская пуща” җырын ошатканын әйтә. “Голос. Дети”га барыр алдыннан, алар гаиләләре белән Белорусиягә сәяхәткә чыгып китә. Шунда Сәид иң кадерле теләген тели. Әлбәттә, конкурста җиңү теләге була ул. Һәм инде репертуарына “Беловежская пуща” җыры килеп керә...

- Конкурс тәмамланганнан соң, Jony Сәидне күтәреп алды да, “Син минем өчен җиңүче”, – диде. Бик яратты ул аны. “Казанда бергә концерт куярбыз, татарча җырлар да башкарырсың”, – дип өстәде әле. Сәид хәзер бераз ял итәргә тели, укудан да шактый дәресләр калды.

Шулай да алдагы планнары, хыяллары турында да сорагач, Сәид елмаеп кына: «Киләчәктә үз студиям булуын телим, анда җырлар яздырыр, репетицияләр ясар идем. Ә һөнәр сайлауга килгәндә, минем җырчы яки табиб буласым килә. Әнием картаймасын өчен дару уйлап табар идем. Кешеләргә булыша торган хирург булыр идем...»

 

Сәиднең сүзләрендә ихласлык, тыйнаклык ятканы сизелеп тора. Бу егет безнең Татарстаныбызның даны, киләчәге. Аңа бик күп җиңүләр һәм беркайчан да югалып калмыйча, үз дигәненә ирештерә торган көч телибез! 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021