Эльмира Шәрифуллина иҗаты
Бер карасаң – ләйсән яңгырыдай, Сеңдереп хис ява эзләргә; Бер карасаң – язгы аҗагандай, Очкын кабынып ала күзләрдә; Бер карасаң – суык, Зеңләп-зеңләп, Җелекләргә төшеп өшетә; Бер карасаң...
Бер карасаң – ләйсән яңгырыдай,
Сеңдереп хис ява эзләргә;
Бер карасаң – язгы аҗагандай,
Очкын кабынып ала күзләрдә;
Бер карасаң – суык,
Зеңләп-зеңләп,
Җелекләргә төшеп өшетә;
Бер карасаң – йомшак таң җиледәй,
Назлы караш сөя, кеше итә!
Кояш үзе гашыйк булган
Безгә бүген Кояш үзе гашыйк булган,
Безгә карап торган Айның йөзе тулган.
Бөтен тирә, бөтен Җиһан нурга чумган,
Бүген безгә Кояш үзе гашыйк булган.
Җыр багышлап көй чыгарган Чишмә үзе,
Сандугачның бары бездә ике күзе.
Моңга тулып балкып тора дөнья йөзе,
Безгә атап көй чыгарган Чишмә үзе.
Безгә охшап горур калган Кыя-Таулар,
Улларыбыз-кызларыбыз — исән-саулар.
Бердәм көчне җиңә алмый даулар-яулар,
Безгә охшап горур калган Кыя-Таулар.
Бүген безгә Кояш үзе гашыйк булган,
Сокланудан якты Айның йөзе тулган.
Бөтен дөнья, бөтен Җиһан нурга чумган,
Безгә бүген Кояш үзе гашыйк булган!
Бәхетле, тәхетле көнем
Тормышымның иң бәхетле көне,
Иң тәхетле көне — бүгенем.
Йолдызларны узып, тузып-тузып,
Әллә кая оча күңелем.
Борчулар да, тавыш-гауга да юк,
Юк кимсетү, әләк-чәләк тә.
Күзләремнән шатлык яше ага,
Тыяр өчен юк бер сәбәп тә.
Эзен-эзгә, үзен көзгә куеп,
Уңышларым йөгерә ыргылып.
Керфекләрем ачам — күңел тәрәзәмә
Яз кояшы керсен ургылып.
Яз кояшы керсен,
Керсен, сезне күрсен,
Башлы-күзле булган улларым.
Сез бит минем төнгә көн укмашып,
Җыр кушылып туган елларым!
Җирдәге оҗмахым
Кайгылар килсә күңелгә,—
Юллар авылга тарта.
Яшәгәндә чит-ят җирдә
Хәсрәт һаман ла арта.
Туган җирем — анам кыры,
Йолсаңчы гөнаһларым,
һәрвакытта якты йөзең —
Шул миңа оҗмахларың.
Чит-ят шәһәрләргә китеп,
Оят качырган кызлар
Кайтырлар да, савап эзләп,
Картларга хәер сузар...
Рәхмәт әйтеп ала картлар,—
Ертмыйлар кеше йөзен.
Аяк астына салмыйлар
Малай-шалайлар сүзен.
Монда һәрнәрсә синеке:
Урманнар, кырлар, юллар;
Кар астындагы тамырлар,
Боз астындагы сулар.
Туган як — җирдәге оҗмах,
Тәмамланмаган шигырь.
Туган як — бөтен бер тормыш,
Башланмаган да гомер!
Сөембикә-ханбикә
Сөембикә үз илендә
Ханлык иткән чагында,
Дөньяның бар гүзәллеге
Булган Казан ягында.
Сөембикә сөйләгәндә,
Сандугачлар сокланган.
Шарламалы елга хәтта
Агышыннан тукталган.
Сөембикә-ханбикәнең
Акылына таң калып,
Аллаһыдан саулык сорап
Сәҗдә кылган бар халык.
Сөембикә-ханбикә —
Халкымның йөз аклыгы.
Милләтемнең йөзек кашы,
Иманымның сафлыгы!
Дустың булса
Дустың булса шундый булсын,
Ялган сүз сөйләмәсен.
Мыскыллы карашын күреп
Бәгырең көйрәмәсен.
Дустың булса шундый булсын,
Астыртын эш йөртмәсен.
Хыянәт дигән шырпы белән
Дуслыкка ут төртмәсен.
Дустың булса шундый булсын,
Синең өчен үләрлек.
Гомеркәеңнең бәһасен
Җаны белән түләрлек.
Моң
Моң нечкәртә икән күңелләрне
Һәм елата икән, җырлата.
Сагыну илләренә озата да
Сөелү иңнәрендә сызлата.
Моң дәвалый икән күңелләрне:
Сихәт бирә, искә төшерә.
Яшәүләре авыр булыр иде
Моң булмаса җирдә кешегә.
Моң теткәли икән күңелләрне:
Үсендерә, утка пешерә.
Моңлы диләр, уттан суга төшеп,
Тетрәнүче безнең ишегә.
Әнкәй киңәше
— Кеше белән яшә,— диде әнкәй, -
Дус кешеләр җирдә бик кирәк.
Белеп булмый кайчан элеп ала,
Кайчан туктап кала бу йөрәк.
— Кеше белән яшә,— диде әнкәй,—
Үрнәк булып бала-чагага.
Күрше-күлән үгетләрлек булсын,
Каш җыерса онык — бабага.
— Кеше белән яшә,— диде әнкәй,—
Киңәшләшеп яшәү бик кирәк.
Күрше-күлән,
Тату кардәш-ыру —
Таяныч ул җирдә, зур терәк!
Онытмагыз
Сау булыгыз, балачакның
Иң татлы мизгелләре.
Күңелгә уелган хиснең
Садәсе, изгеләре.
Сау булыгыз,
Саубулл ашам,
Хушлашыр вакыт җиткән.
Хәтта хыяллар картайган,
Шуклык, шаянлык киткән.
Сау булыгыз,
Онытмагыз,
Зөбәер болыннары...
Оныгымны көтеп кешни
Туган як колыннары!
Татар китабы
Сезнең өчен китап язган идем,
Акча кирәк икән, егетләр.
Җаныгызны кузгатадыр микән
Минем сүзләр,
Минем үгетләр?
Хәер эсти әдип...
Акча кирәк,
Шигъри сүзнең тәмен кем белә?
Якты дөнья сорый фикерләрем,
Китабыма җанны кем өрә?
Ачның хәлен тук белмәве хактыр,
Җаваплары: юк бит,
Акча юк.
«Юк»лар белән бик хушландык инде,
«Юк»ка кардәш, безләр күптән тук.
Базар булгач, базар булсын инде,
Нәшерләгез ихлас сүзләрне.
Яратабыз ласа табигатьтә
Муллык белән килгән көзләрне.
Чынлап әйтсәм,
Шигырьләрем әйбәт,
Укып кара,
Кара бер тыңлап.
Кайберләре чәчрәп утка керә,
Кайберләре тора җыр сорап.
Мәрхәмәткә,
мәнгә,
кешелеккә
Өндәп язам улың,
кызыңны.
Эретермен тәмле сүзем белән
Күңелеңә кергән бозыңны.
Читекченең күне беткән, имеш,
Язучының юктыр кәгазе.
Татар бае,
Синнән ярдәм кирәк,
Тапмассыңмы берәр әмәлен?
Менә шулай
Егерменче йөздә
Татар китабының язмышы.
Туа алмый үлә татар сүзе —
Төшкән икән кемнәр каргышы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк