Логотип
Сәнгать

Разил Вәлиев күңел серләрен ачты

"Республикабыз шагыйрьләре һәм язучыларының 90 проценты – безнең югары уку йорты чыгарылыш студентлары. Бу безнең республика зыялыларының бишеге", – дип сөйләде ректор кереш сүзендә. Аннан соң КФУ р...

"Республикабыз шагыйрьләре һәм язучыларының 90 проценты – безнең югары уку йорты чыгарылыш студентлары. Бу безнең республика зыялыларының бишеге", – дип сөйләде ректор кереш сүзендә. Аннан соң КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм Татарстанның язучылар берлеге рәисе Данил Салихов документка кул куйды.

Чараның икенче өлеше шагыйрь, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевның 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә рәвешендә дәвам итте.

Кичәдә Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, татар галимнәре, язучылары, студентлар катнашты.

 

Иң башта юбилярны КФУ ректоры Илшат Гафуров котлады. Соңрак, Татарстан парламенты рәисе урынбасары Римма Ратникова “Разил Вәлиев кебек шәхесләр белән очрашуларның яшьләр өчен әһәмиятле булуын билгеләп узды. “Без журналистлар да аны бик якын итәбез. Ул журналистларның журналисты, ата журналист дисәк тә дөрес булыр, чөнки аның публицистикасы, телевидениедәге тапшырулары әллә ничә журналистның иҗатына торырлык”, диде ул.

Алга таба котлау өчен сәхнәгә Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм шагыйрь Рәдиф Гаташ күтәрелделәр.

Казан федераль университеты профессоры Фоат Галимуллин да юбилярның киңкырлы шәхес булуын шәрехләп узды. “Разил Вәлиев язучымы ул, шагыйрьме, публицистмы, дәүләт эшлеклесеме – моны аерып кына әйтү шактый кыен. Ул бөтенесен үзендә гәүдәләндергән кеше. Татар дәүләчелегендә мондый шәхесләр һәрвакыт алгы планда, әйдәүче булганнар. Разил Исмәгыйль улы шундый шәхесләрнең берсе”, диде ул.

 

Разил Вәлиев исә чыгышында Казан федераль университетының үзе өчен бик якын булуын билгеләп үтте. “Ул миңа туган йортым шикелле, чөнки авылдан Казанга килгәннән соң, биредә олы тормышка аяк атладым, монда минем күзләрем ачылды, буыннарым ныгыды”, – диде. Юбиляр биредә белем алуын тәмамламыйча, Мәскәүгә китеп бару тарихы турында да сөйләде. “Мәскәү дәүләт университетына конкурска шигырьләремне тәрҗемә итеп җибәрдем. Конкурстан үткәч, документларны алырга дип кафедрага кердем. Ул вакытта кафедрада Муса Җәлилнең иң якын дусты Гази Кашшаф эшли иде. “Нигә китәргә уйладың, хәтерлисеңме, университетка укырга кергәндә, синең белән әңгәмә үткәргән идем, шунда ни өчен Казан дәүләт университетына укырга керәсең, дип сорау биргән идем. Син шул вакытта “чөнки монда Ленин, Толстой укыган” дип әйткән идең, ди. Ә хәзер китәсең”. Мин уйлап тордым да: “Гази агай, Ленин киткән, Толстой да киткән бит Мәскәүгә” дидем. Шуннан соң кул куеп җибәрделәр. Әмма минем бөтен гомерем, язмышым Казан университеты белән бәйләнгән. Минем дусларым шушында укып чыккан, белем алган. Мине Казанга килгәч, иң беренче булып кочагына шагыйребез Рәдиф Гаташ алды. Ул мине беренче тапкыр кулдан җитәкләп, мондагы язучылар һәм шагыйрьләр белән таныштырды. Монда иң якын өлкән дусларымның берсе Миркасыйм Госманов эшләде. Монда бик озак еллар укыткан академиклар Индус Таһиров, Әбрар Кәлимуллин, шулай ук, өлкән дусларым. Гомумән, кайсы гына остазымны алып карасам да, шушы югары уку йортын тәмамлаган кешеләр. Ялгышларым, кимчелекләрем бик күптер, әмма бер бик асыл сыйфатым бар: мин яшьтән үк, гомерем буе үземнән яхшырак, акыллырак, кайсыдыр өлкәдә талантлырак кешеләр янында булырга тырыштым. Туфан Миңнуллин шундый дусларымның берсе иде”, - дип сөйләде Разил Вәлиев.

Кичәдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Яшьлек”, “Казаным” бию ансамбльләре чыгыш ясады. “Әпипә” биюен Разил Вәлиевнең оныгы Җәмилә Җиһаншина башкарды. Институтның “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсе вәкилләре шагыйрьнең проза һәм шигъриятеннән өзекләр тәкъдим итте. Магистр Алсу Габдуллина, Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллина, республиканың халык җырчысы Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәннүр Хәсәнов, КФУның Алабуга институты студенты Айнур Латыйповның җырлары кичәгә ямь өстәде. Кичәне К.Тинчурин таетры артистлары алып барды. Бәйрәм “Туган тел” җырын аягүрә басып җырлау белән тәмамланды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк