Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенең 2025 нче елгы лауреатлары билгеле булуга 10 көн калып бара.
Г.Тукай исемендәге премиягә кандидатлар турында матбугат конференциясе оешытырылгач, анда быелгы кандидатлар исемлегендәге шәхесләр турында сөйләшү булыр дип көтелде. Кызганыч, конференциядә агымдагы елның кандидатлары турында сүз булмады да диярлек. Бүлеп бирелгән вакыт күбрәк премиянең тарихы, кемнәр алырга тиеш яки тиеш түгел, лаеклар азмы-күпме сораулары белән узып китте.
1958 елдан бирелә торган (1961-1965 елларда өзеклек була) премиянең лауреатлар саны 245 кә җиткән. 1980 нче елдан аңа дәүләт премиясе статусы бирелә, 1991 елдан премия Республика Президенты имзасы белән тапшырыла.
Конференциядә катнашкан шәхесләрнең цитаталары белән бүлешсәк тә, гомуми сөйләшү ни турында булуы, залдагы атмосфераның ни дәрәҗәдә кызганлыгын тоярга мөмкин булыр, мөгаен.
Шагыйрь Зиннур Мансуров:
«Бездә иң зур дәүләт бүләге Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен йөртә. Калганнары икенчел, өченчел премия».
«Биредә утыручы барыбыз да гаепле»
«18 яшьтә сиңа мендәргә салып тоттылар да китерделәрмени Тукай премиясен? Алай булмый ул»
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты җитәкчесе, композитор Эльмира Галимова:
«Бәлки соңгы арада әлеге премия лауреатларының сайланып алуы, аларның лаекмы, лаек түгелме икәнлеге, массакүләм мәгълүмат чараларында аларның иҗатына алдан игътибар биреп, ләкин шул ук вакытта ул лауреатның иҗатының әһәмиятен билгеләүдә ассызыклап язу җитмидер»
«Соңгы елларда Мәдәният министрлыгы званиеләр, дәүләт бүләкләре бирү буенча бик юмарт. 5 кенә ел элек институтны бетергән кешеләр инде атказанган артистлар, атказанган исемен күтәреп йөриләр. Җәмәгать, бу дөрес әйбер түгел!»
«Даһилыгын кеше исән вакытта билгели башлыйлар. Даһилыгын аның тарих кына билгели»
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов:
«Бармы ул безнең татар халкының Татарстаннан тыш булган җирлекләрдә яшәүче татар халкының бердәм матбугат кыры?»
«Нәфис сәнгать өлкәсендә иҗат итүче кешеләр үзләрен таныта белми. Һәйкәлен беләбез, ә кем аның авторы – белеп бетермибез»
Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова:
«Пропаганда йөзеннән, бәлки өлкәннәргә генә түгел, яшьләребезгә дә тапшыруны карау, аларның эшчәнлеген өйрәнү яхшы булыр?»
«Капма-каршылык уятырга ярамый. Гениаль әйбер язган булса, ник аңа бирмәскә Тукай премиясен?»
Журналист Мөршидә Кыямова:
«Бар элитар сәнгать һәм бар массакүләм сәнгать. Безгә йөзне тотарга кирәк элитар сәнгатькә. Шул татарның бөртекләп сакланып калган катламын югалтмаска кирәк. Яшьләр кызыксынмый, диләр. Андый даһи әйберләр язсам, мин дә кызыкмас идем. Нәрсә соң ул 1 миллион сум акча хәзерге көндә? Кимендә, 5 миллион ясарга кирәк!»
«Нишләп ул журналистларга бирелми икән?»
Журналист Рузилә Мөхәммәтова:
«Быелгы кандидатлар... шәхсән миңа аларның күбесе кызык түгел. Алар турында бернәрсә дә белмибез. Журналистика белән пиар бер үк әйбер түгел. Башта син үзеңне таныт. Аккаунтларың булсын, синең өчен кемнәрдер эшләсен. Шуннан соң, мин аны кызыклы тапсам, ул кеше белән алга таба да сөйләшермен, аны халыкка җиткерермен»
«Безнең шундый талантлы яшьләр бар. Эльмир инде ул (Эльмир Низамов) күптән алырга тиеш. Аның «Кара Пулат»ы, минемчә, бик лаек әсәр дип саныйм»
2025 елда Габдулла Тукай премиясенә кандидатлар:
Рафис Корбан - “Рафис Корбан шигырьләре” балалар шигърияты җыентыгы өчен.
Шәрипов Раниф - "Җомга", "Бөртек бөртек яктылык" китаплары өчен.
Мансур Гыйләҗев - «Словарь любви» пьесалар җыентыгы («Бичура», «Баскетболист», «Игезәкләр» һ.б.) өчен.
“Казанга Тукай кайткан” спектакле иҗат төркеме - Резедә Зәйниева, Айдар Җаббаров, Эмиль Талипов.
«Иакинф» балеты иҗат төркеме: Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин.
Чулпан Закирова - “Беренче мәхәббәт”,“Чегән биюе”, “Гарәп биюе”, “Сабантуй”, “Казан сөлгесе”, “Чирмешән кичәләре” хореографик композицияләре, “Зәңгәр шәл” “Казан хәзинәсе” музыкаль-хореографик спектакльләре өчен.
Георгий Ибушев – югары профессиональ башкару осталыгы, татар классик композиторларының җыр мирасын пропагандалау, шулай ук, татар, шул исәптән, татар-керәшен музыкаль фольклоры; “Тукай моңы” әдәби-музыкаль авторлык кичәләре циклы; “Рәхмәт сиңа”, “Балачакны сагынып”, “Рәшә чыңы” шигырь җыентыклары өчен.
Юрий Гвоздь: «Поэт на все времена», «Возвращение памяти», «Духовные родники Татарстана», «Краски памяти» фильмнары өчен.
Рөстәм Шәмсутов - "Балчыклы китап" (“Глиняная книга”) керамик һәм рәсем сәнгате эшләре сериясе өчен.
Рифкать Якупов - Татарстанның фотосәнгатен үстерүе һәм татар халкының рухи һәм мәдәни тормышын чагылдыруы, аның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткәне һәм «Сабантуй» фотоальбомы өчен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк