Логотип
Сәнгать

Салават Салават инде ул

Сер түгел, кайберәүләр концертына башка килмибез инде, дип кайтып китә дә, икенче сезонны зарыгып, көтеп ала һәм дә аның җырларын тыңлауны яшәү рәвешенә әверелдерә. Менә шундый илаһи көчкә ия Салава...

Сер түгел, кайберәүләр концертына башка килмибез инде, дип кайтып китә дә, икенче сезонны зарыгып, көтеп ала һәм дә аның җырларын тыңлауны яшәү рәвешенә әверелдерә. Менә шундый илаһи көчкә ия Салават һәм аның җырлары.

Туган көне концертларында, үзара әңгәмәләрдә әйткән фикерләрен туплап барып, Сезнең карамакка да җиткерергә булдык, хөрмәтле укучыларыбыз. Җырчыбызны исә туган көне белән котлап киләчәктә дә иҗат уңышлары, сәламәтлек, гаилә бөтенлеге телибез.

Без гаиләдә алты бала үстек. Хәзер өчебез исән-сау. Мин гаиләдә өченче бала һәм ни сәбәптәндер, зарланып әйтүем түгел, гаилә арбасына чын-чынлап җигелү, аны тарту, күбрәк миңа эләкте. Тормыш, Аллага шөкер, авырлыкларны мулдан өеп бирде. Әмма аңа карап сынмадык, сыгылмадык, киресенчә, үзебезнең тормышка яраклы икәнлегебезне исбатладык. Монысы инде иң мөһиме. Әти әти, инәй инәй урынында иде. Хәзер әнә нинди ямьсез күренешләргә юлыгабыз: әти-әниләрен судка биргән балалар да бар, үз балаларыннан кул селтәгән ата-аналар да җитәрлек.

Мин үземне шәхесләр исемлегенә кертмим. Минем кебекләр меңәрләгән, миллионлаган. Хезмәтне вакытында күрү, бәяләү, әлбәттә, бик әйбәт. Әмма минем үземә Салават, дип дәшүләре кыйммәтрәк. Салават дигәч, кайсы Салават әле бу дип баш ватудан бигрәк, мине – җырчы Салаватны күз алдына тоталар икән, бу инде халыкның тануы, олы хөрмәт, мәртәбә! Салават дип дәшүләре күңелемә май булып ята.

Күпвакыт проблеманың кирәген дә, кирәкмәгәнен дә үземә җыям. Шунлыктан вакыт кысанлыгы үзен сиздерә. Кайчакта иртән инәйгә шалтыратырга да онытам. Хәзер инде бер кәгазьгә язып кую, гомумән мөһим эшләрне язып кую гадәтен керттем, бу ысулның файдасы зур, башкаларга да киңәш итәм.

Ни кызганыч, авылга сирәгрәк кайтыла. Бу хәл ир-атларда үзен күбрәк сиздерә: тормыш куабыз дигән булып аклану сәбәпләре дә табыла. Рәхмәт хатын-кызларга, алар кырык эшен кырык якка ата да әти-әнисе янына кайтып килә. Бу урында рәхмәт сүзләре аларга!

Инәйнең яраткан җыры – «Рамай», әткәйнеке «Зәңгәр күлмәк» иде, ул үзе тальянда уйнап үзе җырларга яратты. Концерт башланыр алдыннан без үзебезгә бер уен оештырып алабыз: кем әти-әнисенең яраткан җырын белә, шуның бер генә куплетын да җырлыйбыз. Бу гамәлебез әти-әниләрнең хәер-фатихасы кебегрәк.

Фирзәр әти-әнисенең яраткан җырын белә, мин дә аларның яраткан җырларын әйттем инде. Безнең инәйнең җырлап торырга вакыты булмады, ул гел эштә иде.

Тавышлы, танылган җырчылар зал тутыра алмый хәзер. Аның каравы, сәхнәдә бернинди тәрбия бирми торган, моңның нәрсә икәнлеген дә белми торган җырчыларга тамашачы томырылып йөри. Халыкны аңлап бетереп булмый...

Минем өчен иң кадерлесе (регалия – ред.) – Салават. Кайсы Салават дип сорамасалар, димәк, мин тормышта нәрсәгәдер ирешкән.

Кайда власть, кайда дуслык, кайда мәхәббәт, кайда акча – шунда хыянәт. Хыянәтнең башка урыны юк.

Халык безне яшәтә, безне тәрбияли, безне ашата. Гади халык. Шул ук вакытта ул иң зур хыянәтче дә. Сине үлеп ярата торган тамашачың, икенче артист килеп чыга икән, шул якка күчә дә китә. Залга халыкның куып кертеп булмый, залдан куып чыгарып булмый. Ул нәрсә тели, шуны эшли. Халык ул – көч.

Мин үземне җырчы түгел, җырлаучы дип саныйм. Җырчылар – Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова. Алар буй җитмәс биеклектә.

Гаиләдә булмаган тәртипне илдән сорап булмый. Өч балам бар. Берсе урысча сөйләшә, берсе инглизчә... Татарча рәхәтләнеп сөйләшеп булмый. Өйдә булмаган мөхитне мин ничек халыкка: “Шулай булыгыз!” – дип әйтә алыйм?

Тәнкыйтькә мин берсүзсез риза. Ләкин мине тәнкыйтьләгән кеше миннән өстенрәк, акыллырак, чибәррәк, тазарак, баерак, көчлерәк булырга тиеш. Әгәр шуларның берсе дә туры килми икән, аны мине тәнкыйтьләргә хакы юк.

Мин үземне зур сәясәтче дип тә саныйм. Минем әйткән сүзләрем бәлки югары властька барып җитмидер, ләкин мин халык белән эшлим, халыкка әйтәм. Чөнки бөтен әйберне халык хәл итә.

Безнең миссия депутат миссиясеннән түбән түгел. Безнең сыман, без йөргән, көн саен бер мең татарны җыеп, үз сүзебезне әйтә алган әле бер депутатны да белмим. Мин үз урынымда сәясәтче. Аерым бер депутат.

Автоспорт, бәлки, минем чиремдер. Ләкин матур чир. Менә хәзер минем арттан малай китте. Рөстәм ике тапкыр Татарстан чемпионатын отты, 12 яшьтә.

Мин моңа (Рөстәмнең җиңелүенә – ред.) үзем сөендем, чөнки шул яшьтә малай җиңү яулап күнегә икән, ул җиңелүне кабул итмәячәк. Җиңелү аның өчен әле җиңүгә караганда файдалырак.

Габделбәр Ризванов

«Сәхнә» журналы 2015 ел, февраль

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк