Логотип
Сәнгать

Сәнгать аша – Җиңүгә!

ДАНЛЫ ИСЕМНӘР

 

     Минзәлә театрыннан Бөек Ватан сугышына 26 кеше китә: аның оештыручысы, беренче режиссёры һәм директоры Сабир Өметбаев, артистлар Мөхәррәм Зәйнуллин, Мидхәт Рафиков, Габдулла Шәрифҗанов, Мөхит Кичубаев, Тайфур Кичубаев, Нур Яһудин,  Юныс Фарсин, Камал Халәпов, Сәет Шәкүров, Газиз Мөхәммәдиев, Фәридун Юнусов, Кави Фәхретдинов, Әдиятулла Газизуллин, Заһит Шакиров, Хәмит Үтәгәнов, Габдулла Ибраһимов, Гомәр Бикмуллин, Сәхиб Мәүлиев, Габдулла Максутов, рәссам Рәүф Халиков, баянист Садыйков, парикмахер Краснов, сәхнә эшчеләре Кучкин һәм Борозна (исемнәре билгесез). Шуларның 12 се яу кырында ятып калган.

     Сугышка кадәр сәләтле һәм өметле рәссам булып үсеп килгән Рәүф Халиков Муса Җәлил белән яхшы дуслыкта була, шагыйрь хәрби курсларда укыган чакта ул аның портретын яза. Минзәләдә М. Җәлил шигырьләрен аерым китап итеп чыгару өчен хәзерли башлый. Хәрби формадан төшкән фотосы кирәк була, ә шәһәрдә фотограф калмаган. Нишләргә? Мусаны театр рәссамы Р. Халиков белән таныштыралар. «М. Җәлилнең портретын Рәүф бик яхшы эшләп бирде. Портрет Мусага ошады һәм ул аны үзе белән алып китте», – дип искә ала рәссамның хатыны Оркыя ханым. Р. Халиков сугышта хәбәрсез югала.

      Талантлы артист Габдулла Шәрифҗанов 1942 елда фронтка китә, 1946 елда «Кызыл Йолдыз» ордены һәм берничә медаль белән театрга кайта.

     ТАССРның халык артисты Мөхит Кичубаев каты яраланып, контузияләнеп 1942 елда Минзәләгә кайта. Солдатлар өчен иң югары бүләкләрнең берсе – III нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән. 

     Артист Тайфур Кичубаев 1941 елдан башлап сугышның соңгы көннәренә кадәр алгы сызыкта сугыша. Башта отделение командиры, соңыннан взвод командирының урынбасары өлкән сержант Т. Кичубаев Иделдән башлап Румыниягә, Венгрия аша Чехословакиягә кадәр барып җитә. Күрсәткән батырлыклары өчен II  дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән.

     Кыяфәте белән рус шагыйре А. Блокка охшаган зур талант иясе һәм олы йөрәкле кеше, артист Газиз Мөхәммәдиев инде 30 нчы елларда Шоңкар театрында уйнап танылып өлгерә. Бөек Ватан сугышы башлангач ул, офицер буларак, башта хәрби сборларда укыта. Курслар тәмамлангач, Г. Мөхәммәдиев фронтка китә һәм сугыш кырында ятып кала.

   1934 елда Чистай театрына директор итеп билгеләнгән Юныс Фарсин Минзәлә театрын оештыру эшенә күп көч куя. Сугышка 1943 елда Минзәләдән китә. 1945 елда театрга кайтып, тиздән сәнгать идарәсе тарафыннан Мамадыш колхоз-совхоз театрына художество җитәкчесе һәм директоры итеп күчерелә.

   Казанда театр техникумын тәмамлап бераз Баку татар театрында эшләп алган, аннары С. Өметбаев чакыруы буенча Минзәләгә кайткан Мидхәт Рафиков үзен талантлы артист, шәп биюче итеп таныта. Сугышта алгы сызыкларда булып, һөҗүмнәрнең берсендә батырларча һәлак була.

   Сугышка театрдан китеп, Курск дугасында алган авыр яраларыннан бер еллап госпитальдә ятканнан соң, артист Камал Халәпов 1944 елда Минзәләгә кайта. «Ул, бер аягы протез булса да, мизансценаларны төгәл иттереп, образларга хас булган хәрәкәтләрне табып куя белә иде. Спектакльләрдә яңалык табарга тырыша иде», – дип искә ала артист К. Еникеев. 1946 елда Әлмәт театрына сәнгать җитәкчесе итеп күчерелә.

   Минзәлә театрына Әдиятулла Газизуллин Әбүәп Авзалов белән бергә Күзкәй татар колхоз-совхоз театрыннан киләләр. Театрда Әдиятулла баянчы булып эшли. «Ул тавышсыз иде... Пышылдап кына сөйләшә иде. Сугыш башлангач, сөйләшә башлады», – дип искә алалар театр ветераннары. Көтмәгәндә «Сугыш башланды» дигән хәбәр Ә. Газизуллинга тетрәндергеч тәэсир итә һәм ул чынлап та кычкырып сөйләшә башлый. Гармунын театрда калдырып сугышка китә һәм шунда һәлак була.

  Артист Мөхәррәм Зәйнуллин 1941 елдан 1946 елга кадәр сугышта катнаша. Башта Баренц диңгезендә хәрби диңгезче була, аннан соң десантчылар арасында Ватаныбызның башкаласы Мәскәү өчен барган каты сугышларда катнаша. Офицерларга бирелә торган «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнә. Мәскәүдән соң – Гомель, Балтыйк диңгезе... Күкрәгенә «Батырлык өчен» һәм башка медальләр өстәлә. Сугыш беткәч Мөхәррәм Зәйнуллин   кабаттан Минзәлә театрында эшли башлый.

   Артист Сәет Шәкүров элемтәче – разведчик булып төрле фронтларда батырларча сугыша.  «Кызыл Йолдыз» ордены кавалеры булып театрга эшкә кайта.

  Шулай ук артист Нур Яһудин «Дан» ордены һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.

  Театрны оештыручы Сабир Өметбаев сугыш башлану белән Тын океан флотына алына. Ул хезмәт иткән диңгез бригадасын фашист илбасарларын Мәскәүгә бару юлыннан туктату өчен иң авыр участокларның берсенә билгелиләр. Озын сугыш юлларын узар лейтенант Сабир Өметбаев... Бу юллар аны Мәскәүдән башлап, фашист Германиясе җиренә кадәр алып барырлар. Воронеж һәм Харьков, Киев һәм Винница, Чехословакия һәм Германия...

   Сугыш кырыннан сафлары сирәгәеп, иҗади хезмәткә сусап кайткан ир кешеләр театр эшенә яңа дәрт белән тотыналар. Беренче булып театр «Берлиннан 40 чакрымда» исемле әсәрне Сабир Өметбаев җитәкчелегендә әзерли. Артистлар бу спектакльне сугышта киеп йөргән гимнастёркаларында уйныйлар. Тормыш дәвам итә…

 

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021