Логотип
Сәнгать

Тагын ялгыз килдеңме, көз?

Сары яфраклары белән сагышка төргән бу ел фасылында күңеленнән генә әнә шулай эндәшә кебек ул. Ялгызлык аның үзен дә гомер буе озатып бара. Бәлки моңа ул ияләнгәндер дә инде. Мең кисәккә уалдым да, ме...

Сары яфраклары белән сагышка төргән бу ел фасылында күңеленнән генә әнә шулай эндәшә кебек ул. Ялгызлык аның үзен дә гомер буе озатып бара. Бәлки моңа ул ияләнгәндер дә инде. Мең кисәккә уалдым да, мең кисәккә ватылдым дигәндә, шөкер, тугры Юлдаш очрады. Аллаһ бүләге  моң иде аның исеме. Моң… Кем, кем, язмыш никадәр генә какса-сукса да бирешмәгән Мостафа кызы өчен әлеге бүләк караңгы төннәрен яктырткан нурга тиң иде. Һәрбер адәм баласы  укылмаган китап. Йөздән артык популяр җырлары белән танылган композитор, автор-башкаручы Роза Мостафиеваның башыннан кичергәннәрен тәфсилләп язсаң  кәгазь дә чыдамас, күз яшьләренә манчылыр иде. Хәер, аның тамчысында да гыйбрәт алырлык хәлләр бар….

«Син атаң баласы»

Самара өлкәсе татар авылларына бай як. Камышлы районына кергән Иске Ярмәк шуларның берсе. Роза шушы гүзәл аймакта туып үсә. Их, балачак еллары! Сагындырамы, әллә, хатирәләр яңарган саен бәгыренә кан саудырамы? Юк, кызчык ятимлек ачысын тоймый, шөкер, әтисе Мостафа сугышлар кичеп, фашист концлагеренда газаплар күреп, исән-имин иленә әйләнеп кайта. Күңеле тулганда тальян гармунда уйный. Авылда абруе зур. Ел саен диярлек сабантуйда көрәшеп батыр кала. Әле 70 яшендә дә мәйданда бил алыша. Әнисе Зәйтүнә  мулла кызы – ул чор өчен зыялы нәсел баласы. Тик менә гаиләдә генә тынычлык юк. Ир кеше, йортта үзенең хуҗа икәнен ассызыкласа, мулла кызы, билгеле, кара мужиктан үзен өстенрәк куеп, буйсынып яшәргә теләми, гел минеке дөрес дип, бәхәсләшә. Ут эчендә йөреп кайткан ир-атның җаена гына басарга югыйсә. Шул ук вакытта алар бер-берсен үлеп ярата, бер-берсеннән башка яши дә алмый. Нинди парадокс!

Гаиләдә дүрт бала тәрбияләнә. Роза  өченчесе. Бер яшь кечерәк сеңелесе әнисенә охшаса, ул  әтисенең күчермәсе. Тикмәгә генә ана кеше аңа: «Син  атаң баласы» димәгән шул. Бүген Роза ханым укылмаган китапның «балачак» дигән битен ача да, ирексездән күзенә яшь тула.

 – «Бәләкәй чагымда мин бик ялгыз идем,  ди ул. – Хәтерлим, һәрвакыт ач һәм иртәдән кичә хәтле авыр эш. Миңа рәтләп дәшү юк, мин  тиле, мин  – җүләр.

Туганнарым әни белән сөйләшеп утырганда яннарына килсәм: «Нәрсә терәлеп каттың, эшең бетте мени?»  – дип куып җибәрәләр иде. Әни миңа шулай каты булганын үзе дә сизмәгәндер, ул әти өчен ачуын миннән алгандыр, дим. Ә бит мин аны бик ярата идем, әгәр ул Самара базарына китсә, төн йокламый көтә идем. Әни беркайчан да «балам» дип башымнан сыйпамады. Мин инде җан-фәрман аның мәхәббәтен яуларга тырыштым. Яхшы укыдым, хуҗалыкта батырып эшләдем, тик юкка… Безнең Джон кушаматлы этебез бар иде, шуны кочаклап елый-елый күңелемне бушата идем.

 
Язманың дәвамын ноябрь саныннан укыгыз.
Нәбирә Гыйматдинова
«Сәхнә» №11
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк