Логотип
Шоу-бизнес

Гүзәл Уразова концерты ел вакыйгасы дәрәҗәсендә үтте

Кичә, Казан шәһәренең иң зур концерт мәйданчыгы булган «Татнефть-Арена» сәхнәсендә Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың 15 еллык иҗат юлына багышланган юбилей концерты узды.

Кичә, 13 февраль көнне, Казан шәһәренең иң зур концерт мәйданчыкларының берсе булган «Татнефть-Арена» сәхнәсендә Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың 15 еллык иҗат юлына багышланган юбилей концерты узды.

Концертны, чын мәгънәсендә ел чарасы, дип атарга мөмкин. Халкыбызның сөекле җырчысы тәкъдим иткән шоу-программа грандиоз масштабта тәкъдим ителде. 8 меңнән артык тамашачы Гүзәл Уразовага кушылып җырлап, бергә биеп, күтәренке кәеф алып кайтып китте.

Концерт Гүзәл Уразова репертуарындагы хитлардан заманча көйгә поппури һәм дәртле биюләр белән башланып китте. Татарстанның халык артисты концерт программасын үзенең күптәнге хиты «Тимәсен тик күзләрем» җыры белән ачты.

Тамаша дәвамында Илдар Хәкимов һәм Эллари Хәкимова тарафыннан итальян, инглиз телләрендә җырлар да яңгырады. Концертның алып баручылары Гөлназ Сәфәрова белән Александр Санчес та милли концертны инглиз теле белән «бизәделәр». Алып баручының җырчы чыгышларын инглиз телендә тәкъдим итүе генә бераз аңлашылмады. Чит ил җырлары булсын ди, әмма зал тутырып килгән татар апа-абыйларга кирәк идеме соң ул инглиз телендә сөйләү? Ачык сорау.

Тулаем алганда, Гүзәл үз алдына куйган максатны җиренә җиткереп үтәде. Зур грандиоз тамаша, тугры тамашачы белән тулы зал, янәшәдә артистның якыннары һәм хөрмәтле коллегалары. Биредә җырчының сәхнәдәш дуслары Илсөя Бәдретдинова, Согдиана һәм махсус кунак – Иван Чернов та катнашты. Шулай ук җырчылар чыгышларын «Казан» бию ансамбле, Алла Духова җитәкчелегендәге «TODES» шоу балет коллективы биюләре һәм Башкортстан кунаклары «SPLASH» барабан тамашасы алыштырып барды.

Афәрин Гүзәлгә! Яңа иҗади уңышлар теләп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк