Логотип
Шоу-бизнес

…һәм аяктан егарлык хәбәр!

…һәм аяктан егарлык хәбәр! Әйе. «Эльвира, без сине күптән эзлибез, сигез дистә җырчы арасыннан дүрт кенә кеше сайланды. Шуларның берсе — син. Безгә килегез әле», — диләр. Миңа шок булды. Ерак туганым...

…һәм аяктан егарлык хәбәр!
Әйе. «Эльвира, без сине күптән эзлибез, сигез дистә җырчы арасыннан дүрт кенә кеше сайланды. Шуларның берсе — син. Безгә килегез әле», — диләр. Миңа шок булды. Ерак туганым Резедә апага серемне ачкан идем, ул: «Әниең белән киңәш тә, чакырган җиргә бергә барыгыз», — диде. Әни инде: «Нинди кеше ул? Кем ул?» — дип тотынды. Продюсер Радик Иванович Артемьев янына икәү җитәкләшеп бардык. Продюсер аңа: «Кызыгызның тавышында үзенчә-лекле тембр бар, — дип аңлата. Сез безнең шартларга ризамы, юк. Сезнең ихтыярда», — ди. Әни катгый сөйләште. «Мин аңа эшен ташларга ирек бирмим, мондагы хәлләрне белгән юк, әгәр сәхнә артындагы пычрак безгә ябышмаса, кызымны күтәреп җырчы итәргә уйласагыз, бу эшкә алыныгыз», — диде. Бәлки әнинең сүзләре үтемле булгандыр, миңа карата мөнәсәбәт җитди иде. Кеше бит инде җырчылар турында гайбәт сата, продюсер белән фәлән икән, төгән икән. Аллага шөкер, миңа андый кара ябышмады.
Бу ширкәт белән җиде елга контракт төзегәнсез икән. Шактый вакыт. Җитә бер заман, җырчы иреккә омтыла.
Без дусларча аерылыштык. Минем музыкаль белемем юк иде, атнага ике мәртәбә вокал дәресләренә йөрдем инде. Тавыш барыбер тәҗрибә белән үсә һәм ныгый.
Концерт хыялда гына. Ә иҗат бара: дисклар әйләнә, радиодагы җырларым яңгырый. Йөзгә-биткә беркем дә белми, чөнки һаман социаль яклау бүлегендә эшлим. Тавыштан гына таный халык.
Ялгышмасам, 2007 елда «Яшьли сөйгән ярым» (Р.Чурагулов сүзләре, Р.Хәмид көе) җыры белән танылдыгыз кебек. Аны интернет аша да 170 меңгә якын кеше тыңлаган. Бәяләр югары: «Матур җырлый… Бик нык ошады… Искиткеч…» һ.б. Бүген хитка әверелгән бу уртак җимешегез унбер елдан соң да репертуарда калдымы?
Әйе, ул әле дә искермәде, әле дә популяр. Аңа бәхетле язмыш насыйп икән. Концертларда сорап-сорап җырлаталар.
Эльвира Хамматова хакындагы язманың дәвамын октябрь санынннан укыгыз
Нәбирә Гыйматдинова
Фото җырчының архивыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк