Логотип
Шоу-бизнес

«Миңа 90 мең сум пенсия җитми...»

Олимпия чемпионы, фигуристка Наталья Бестемьянова:  «Миңа 90 мең пенсия яшәргә җитми», – дип белдергән НТВ телеканалында «Секрет на миллион» тапшыруында.

Фигуристка тапшыруны алып баручы Лера Кудрявцевага пенсиясенең гади пенсия түләүләреннән һәм олимпия чемпионнары өчен тәгаенләнгән махсус «президент» пенсиясеннән торуын аңлаткан. Заманында спортчылар өчен пенсиянең бонус өлешен 2002-2004 елларда спорт министры булып эшләгән хоккейчы Вячеслав Фетисов керткән булган.

Башта ул  өстәмә акча 15 мең сум булган. Заманына күрә зур сумма саналган.  Аннары инфляция аркасында берничә тапкырлар индексацияләнгән һәм хәзер 60 мең тәшкил итә икән.

Шулай итеп, Бестемьянова әле 90 мең сум тирәсе пенсия ала. Ләкин ул: «Минем мәшәкатьләрем шулкадәр күп, бу акча миңа җитми», –  дигән. Моннан тыш фигуристка, пенсионер һәм хезмәт ветераны буларак, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләрен түләгәндә льготаларга ия, транспортта бушлай йөрергә хокукы бар.   

Шулай ук санаторийләргә барганда юл хакы бушлай, махсус дәвалау  каралган. Ләкин ул боларның берсеннән дә файдаланмаган. Менә шул, дуслар. Кемдер 13-15 мең пенсиясенә дә шөкер итеп яши белә, кемгәдер 90 мең дә җитми. Нәфсенең чиге юк инде.

Чыганак: Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк