«Үзара каргашып йөрү бер дә дөрес түгел»

Татар эстрадасында барган каршылыклы «көрәш» берникадәр туктап торган иде. Соңгы матбугат конференциясендә Ландыш Нигъмәтҗанова ике атнадан ялган детекторына утырам, дип вәгъдә итте. Ниһаять, бу көн килеп җитте. Бүген татар эстрадасы артистлары янәдән бергә җыелып, әлеге проблемадан чыгу юлларын эзләде.
«Ситуациянең нәрсәдә икәнен белмичә торып, үзара каргашып йөрү бер дә дөрес түгел», – дип искәртә Әлфинә Әзгамова. «Барс Медиа» медиакомпаниясе белән контракт нигезендә эшләмәсә дә, бүгенге көндә җырчы компаниягә бик рәхмәтле. Хәтта үзенең җырчы буларак танылуын да «Барс Медиа» медиакомпаниясенең казанышы, дип ачыклады ул.
Руслан Кираметдинов: «Монда ишетелгән сүзләр барысы да хак. Хәтта бу егетне сәхнәгә чыгармаска, дигән сүзләр дә ишетелде миңа».
Эльмира Нәгыймова да үзенең Казанга килеп, «Барс Медиа»га кастинг аша кереп, әле яшь җырчы буларак җырлый башлаган вакытларын искә ала: «Бер концертта телефоным югалды. Ул вакытта яңа телефон алырга акча да юк бит. Шактый эзләгәннән соң минем телефонымны Иркә алып килеп бирде. Ә икенче юлы Иркәнең телефоны югалгач, полиция хезмәткәрләре килеп артистларның сумкаларын тикшерде. Төшеп калган телефонны бер тамашачы концерт барышында кайтарды».
Иркәнең өстенә ауган шушы пычрак сүзләрдән соң бу мәсьәлә көтелмәгән борылыш алмасмы, дигән сорау туды. Иркәне бердән-бер яклап чыккан җырчы Радик Юльякшинның «Не дай Аллах стать людям, которые устроили эту травлю, виновными в последствии по ст. 110 УКРФ» (<...доведение лица до самоубийства или до покушения на самоубийство путём угроз, жестокого обращения или систематического унижения человеческого достоинства...> – А.Г.), дигән сүзенә җавап итеп, Ландыш нокта куйды. «Монда ялган юк. Әгәр дә минем хакта ялган сүз сөйләсәләр – мин икенче көнне үк полициягә гариза язар идем.Ә Иркә бернинди дә комментарий бирми...».
Димәк, чыннан да Иркә гаепле булып чыгамы? Ни өчен соң артистлар бу мәсьәләне үзара гына хәл итмиләр? Артистлар фикеренчә, уртага салып сөйләшергә омтылыш булган, әмма икенче як (ягъни Иркә) бу тәкъдимне кабул итмәгән.
Бу чуалышларның төп максаты, аңлавыбызча, артистларның үзара тигез булуын теләүдән килеп чыккан. «Бер гаилә икенче гаилә эченә кермәсен иде», – дигән теләктә кала җырчы Азат Фазлыев.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
5 гыйнвар 2021 - 12:41
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан