Заворотнюк янә элемтәгә чыкты

Анастасия Заворотнюктан озак вакыт хәбәр булмады. Актрисаның гаиләсе аның хәле хакында сердә тотуны өстен күрә. Әмма узган көнне ул үзе әлемтәгә чыкты.

Кичә, 14 апрельдә, танылган фигуралы шуу остасы Татьяна Навка туган көнен билгеләп узды. Татьяна актриса гаиләсенең бик якын кешесе – Анастасиянең тормыш иптәше Пётр Чернышев белән алар бергә бозда чыгыш ясыйлар. Аның хөрмәтенә Заворотнюк инстаграм сәхифәсендә берничә фото урнаштырган.

«Бүген чибәр чемпионка Татьяна Навканың туган көне! Сау-сәламәтлек, иминлек, мәхәббәт, уңышлар, тагын да кыюрак планнар һәм барлык хыялларның тормышка ашырылуын телибез!» – дип яза актриса.

Искәртеп китик, узган елны актрисаның яман шеш белән авыруы билгеле булды. Шушы авыр чакта Заворотнюк гаиләсенә шактый артистлар ярдәм иттеләр. Татьяна Навка да әлеге «йолдызлар» арасында.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
638
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Невосполнимая потеря в мире театра
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы