Логотип
Тарих

Фаҗигале язмышлы бөек трагик

  Мәскәү, Санкт-Петербург театрларын ачкан кебек, татарга театрларны император, императрицалар ачып бирмәгән. Татар театр сәнгатен, әти-әниләреннән бәддога ишетү, ач-ялангач тилмерүләренә дә карамас...

  Мәскәү, Санкт-Петербург театрларын ачкан кебек, татарга театрларны император, императрицалар ачып бирмәгән. Татар театр сәнгатен, әти-әниләреннән бәддога ишетү, ач-ялангач тилмерүләренә дә карамастан, шәһәрдән шәһәргә йөреп мәдрәсә шәкертләре, алдыңгы карашлы яшьләребез булдырган. Театр татар сәнгатен бер баскыч югары күтәрде. Ул татар халкының уянуы­на бер сәбәп булды, аның үзаңын үстерде. Ундүрт-унбиш яшьләрендә үз-үзләрен корбан итеп, сәхнәгә аяк баскан, милләтебезнең тәрәккыяте өчен берни кызганмаган егет, кызларыбыз каһарманнарга тиң. Татар халкы үзе театр күренешен барлыкка китерде дип һич икеләнмичә әйтә алабыз. 
 
  Мохтар Мутин 1886 елның 2 гыйнварында дөньяга килә. Аның әтисе гаярь, башбирмәс кеше була. Тавышы авылның бер башыннан икенче башына кадәр ишетелә, шуңа күрә бөтен авыл халкы аннан куркып тора. Хатыны Мәрьям дә иреннән куркып, бер көнне дүрт яшьлек улы Мохтарне алып туганнары янына Бәләбәй авылына китеп бара. Мохтар мәктәпне тәмамлап Уфада эшләп ятканда, калага татар театры килә. Артистларга уйнарга рөхсәт бирмиләр, әмма Диния нәзарәтендә эшләүче һәм театрны бик яратучы Мохтар исемле егет янына юллыйлар. Мохтар мөфтидән спектакль уйнарга рөхсәт алуга ирешә. Озак­ламый ул үзенең театрын булдыра, үзе үк баш рольләрне башкара башлый. Беренчеләрдән булып күп халык алдында Тукай, Дәрдемәнд шигырьләрен укый. 1912 елда ул Казанга килә, әмма аны калага кертмиләр, чөнки ул инде полиция күзәтүе астына алынган була. 1915 елда М.Мутин «Ширкәт», «Нур» театр труппаларында иҗат итә башлый. Октябрь инкыйлабын бик шатланып каршылый. Империя тырнагы астында изелеп яшәүче халыкларга ирек, башкалар белән тигез хокуклар, республикалар вәгъдә итәләр бит. 1920 елда Мохтар Мутин, ниһаять, Казанга килүгә ирешә. Биредә ул Татар республикасының театр җәмгыяте җитәкчесе була. 1922 елда татар театры бинасы төзелә. Хәзер анда рус яшь тамашачылар театры урнашкан. Артистлар хезмәт хакы алып, театр сезоны тәмамланганчы эшсез калудан курыкмыйча эшли башлый. Мохтар Мутин совет хакимияте вәкилләренә татар театрының кирәклеген дәлилли алган. Бу елларда теартда җитмеш бишләп пьеса сәхнәләштерелә. Репертуар төзелә, яңа пьесаларга заказлар бирәләр, чит ил язучыларының әсәрләрен куялар.
  Мохтар Мутин үзе дә сәхнәдә уйный. Шиллер, Шекспир, Ибсен, Гаупт­ман, Гейне әсәрләре буенча куелган спектакльләрдәге рольләре белән ул бөек трагик дигән ат казана. Мохтар Мутин аларны үзе тәрҗемә итә, үзе үк сәхнәләштерә дә. Артистның таланты трагик рольләрне башкарганда гына тулысы белән ачыла, диләр. Талантлы трагиклар бармак белән генә санарлык. Трагикның тавышы көчле, темпераменты кызу, үзе ул мәһабәт, чибәр булырга тиеш. Иң мөһиме сәхнәдә уйлый белү кирәк. Трагик артист тусын өчен билгеле бер шартлар да булу шарт. Революция елларында андый шартлар булган, билгеле. 
 
  1921 елның 15 апрелендә Шекспирның «Отелло»сы куела. Отел­ло ролен Мохтар Мутин башкара. Спектакльдә беренче тапкыр бөтен кешеләр дә – татарлар да, руслар да, ак тәнлеләр дә, кара тәнлеләр дә бертигез, дигән фикер үткәрелә. Әле кайчан гына Казан паркларына кергән җирдә «Этләрне һәм татарларны кертмәскә!» дигән язулар эленгән иде бит әле. Тамашачы Мохтар Мутинга шул дәрәҗәдә ышана ки, Отелло­ны үзебезнең татар кешесе дип кабул итә. Спектакль вакытында кайбер туташлар аңын югалтып егыла, тамашачы тетрәнә. Мохтар Мутин нәкъ менә Отелло роле өчен туган диярсең. 
1922 елда М.Мутин У.Шекспир әсәре буенча куелган «Гамлет» спектаклендә Гамлет ролен башкара. Эчтәлеге буенча бу әсәр шул заман рухына туры килә. Патша хакимияте куып таратылган вакыт. Әйтерсең лә, автор шул еллар вакыйгаларын тасвирлый. Гамлет үзенең илен төрмә дип атый. Ленин да «Россия – халыклар төрмәсе», – дип язган бит. «Мохтар Мутин – татар-башкортта дөнья типажларын уйный алырлык бердәнбер артист. Шундый бөек талантны биргән милләт яши һәм яшиячәк», – дип яздылар матбугатта. 
 
  М.Мутин спектакльләргә җитди әзерләнә. Тирихны, әдәбиятны өйрәнә. Ул татар артистлары арасында иң мәгърифәтле шәхесләрнең берсе була. Бер уйналган рольләрен дә артист һаман камилләштереп тора. Премьера көнне ул беркем белән сөйләшми. Ул көнне артист шундый җитди кыяфәттә йөри, әйләнә-тирәдәгеләр аннан курка торган була, янына килмәскә, сүз кушмаска тырыша. М.Мутин сәхнәдә вакытта барысы да пәрдә артыннан аның уенын күзәтә. Бүгенге спектакль ничек тәмамланачак? Бервакыт Н.Исәнбәт әсәре буенча кулган «Миркәй белән Айсылу» спектаклендә Айсылу – Галия Булатова үзенең әтисен уйнаган Мохтар Мутинның чын-чынлап фаҗига кичергәндәй хәсрәтләнүен күрә дә, күз яшьләрен тыя алмау сәбәпле, тамашачы алдына баш ияргә чыга алмый кала. Хәким Сәлимҗанов «Отелло» спектаклендә Яго ролен башкара торган була. Бервакыт М.Мутин уенга шулкадәр бирелеп китә, Ягоны бугазлап ала һәм күтәреп алып атып бәрергә җыена. Хәким Сәлимҗанов аннан көчкә качып котыла. Ә Дездемона – Фатыйма Камалованы чын-чынлап буып үтерә яза, диләр. Эшнең нәрсәдә икәнен белеп алып, артистлар тиз генә пәрдәне ябып куя. Фатыйма Камалованы Мохтар Мутин кулларыннан тартып алып, тиз генә хастаханәгә илтәләр. Ә Дездемонаны бүтән артистка уйнап бетерә. Фатыйма Ильская, Галимә Ибраһимова да Дездемона ролен башкарырга котлары чыгып торган, Мутиннан котылу юлларын алдан уйлап куя торган булганнар. «Син бүген ирең белән йоклый күрмә, юкса мәхәббәт күренеше ихлас килеп чыкмас, ясалма булачаксың», – дип кисәтә торган булган Мутин Галимә Ибраһимованы. Шушы гадәтләре аркасында артист бик күпләргә каты бәгырьле, кансыз кеше булып тоелган. Шуңа күрә Мутинны белүчеләрдә аның турында каршылыклы фикерләр яшәп килгән. Кайберәүләр М.Мутинны Г.Кариевкә каршы куя. Г.Кариев милли репертуар булдырса, М.Мутин татар театрына чит ил классикасын алып килә. «Миңа сәхнәдә милләт чикләрендә генә кысан, ир һәм хатыннарның үзара талашуларын, көндәлек ыгы-зыгыны уйныйсы килми, миңа каһарманнар кирәк», – дия торган булган М.Мутин. Миңа калса, милли репертуар һәм чит ил классикасы – кошның ике канаты кебек. Шуларның берсе булмаса, татар театры бүгенге дәрәҗәгә ирешә алмас иде. Мохтар Мутин кебек бөек трагиклар татар театрында бүтән булмады, дип сөйли иде аны белгән өлкән буын артистлар. 
 
  1937 елда М.Мутинны Колымага сөрәләр. Анда артист коточкыч үлемгә дучар ителә. Ачлыктан хәлсезләнгән, шешенгән Мохтар Мутинны этләргә талаталар. Бу хакта үзенең китабында бу мәхшәрне үз күзләре белән күргән язучы Ибраһим Сәлахов язып калдыра. 
 
  К.Тинчурин, Ф.Бурнаш, М.Мутин­нан башка, бүген татар театры нинди булыр иде икән? Бу шәхесләр фаҗигале төстә вафат булмаса, театрыбызны тагын да зуррак бөеклеккә күтәрә алган булырлар иде, мөгаен. Шөкер, К.Тинчурин исеме татар театрына әйләнеп кайтты. Ә менә Ф.Бурнаш, М.Мутиннар әле һаман күләгәдә кала бирә. 
 
  Без моның белән килешеп яшәргә тиеш түгел. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк