«КҮЗЛӘРЕҢНЕ ҮБЕП...»
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына Татарстан Милли музее белән берлектә «Хәтер почмагы» дип аталган яңа сәхифә тәкъдим итәбез. Әлеге санда күренекле шагыйрь, батыр сугышчы һәм татар халкы герое Фатих Кәримнең милли музей фондларында саклана торган шәхси әйберләре турында бәян итәрбез.
Фатих Кәрим – фронтовик шагыйрь. Без белеп бетермәсәк тә, әлеге шагыйрьне, юк, дөресрәге – шәхесне, шагыйрь-герой дип атау дөрес булыр. Ул – заманның, сугышның ачысын да, төчесен дә татыган каләм иясе. Без аның тормыш юлын, иҗатын барыбыз да беләбез, әмма күп кенә шәхси әйберләре, язмалары, хатлары һәм көндәлекләре бүгенге көндә Татарстан Республикасы Милли музеенда саклануы турында хәбәрдармы икән?
Аз гына булса да аның тормыш юлына игътибар юнәлтик. 1909 нчы елның 9 нчы гыйнварында (1908 елның 27 декабре), Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Ает авылында дөньяга килә Фатих. 1922-1924 елларда Бәләбәй педагогика техникумы каршындагы әзерлек курсларында, 1925-1929 елларда Казан Җир эшләре техникумында укый.
1933 елга кадәр «Кечкенә иптәшләр» (Мәскәү) журналында, «Яшь ленинчы», «Крестьян газеты», «Кызыл армеец» газеталары, «Атака», «Азат хатын» журналлары редакцияләрендә эшли. 1933-1937 елларда Татарстан китап нәшриятында балалар әдәбияты секторын җитәкли.
1938 елда Ф. Кәрим, милләтчелектә гаепләнеп, кулга алына һәм 10 елга лагерьга хөкем ителә. 1941 елда иреккә чыга һәм шул елның 30 нчы декабрендә фронтка китә.
Музейда саклана торган күпчелек предметлар документаль чыганакларга карый. Алар арасында фоторәсемнәр, Фатих Кәримнең 17 көндәлеге, костюмы, шинеле бар, соңгыларын музейга килгән һәр кунак күргәзмә залында күрә ала. Көндәлекләрендә һәм хатларында хатыны Кадриягә, кызлары – Ада һәм Ләйләгә, танышларына язган кулъязмалары, патриотизм идеяләре белән сугарылган әсәрләренең караламалары урын алган. Шинельне ул сугышка барганда кигән. Экспонатларны безгә Фатих Кәримнең хатыны Кадрия Ишукова, соңрак кызы Ләйлә Кәримова тапшыра.
Фатих Кәрим сугышта булган чакта да иҗат итүне ташламый, күренекле татар әдипләре белән хат алыша, алар арасында Әхмәт Ерикәй, Ибраһим Гази, Кави Нәҗми, Сәрвәр Әдһәмова, Гали Хуҗиев, Фатих Хөсни һ.б. була.
Әхмәт Ерикәй 1943 нче елның 28 нче декабрендә Фатих Кәримгә хат яза:
“Фатыйх! Газета чыккач сиңа җибәрергә онытканнар. Тикшерә торгач шул мәгълүм булды да үзем махсус җибәрергә булдым. Ләкин, ачулансаң ачуланырсың, шигыреңнең баштагы 4 юлын төшереп калдырырга булдык һәм төшердек. Сәбәпләрен очрашкач сөйләшербез. Мәскәүгә килеп чыксаң безгә кереп кит, миндә сиңа адрес бар, алырсың. Сәлам белән.”
Әлеге хатларны укыганда күңел тула, чөнки һәр кеше Сугыш елларында туган ил өчен, туганнары иминлеге өчен көрәшә, әмма каһәр суккан үлем беркемне дә аямый. Хәтта үз әтиләрен көткән сабыйларны да – сугыш дигән афәт аларны әтисез калдыра. Алар Җиңүгә, әтиләренең исән-сау кайтуына ышана, тормышларында булган яңалыклары, хәлләре белән бүлешә. Кызганыч, аларга очрашырга язмаган...
Фатих Кәрим кызларын җавапсыз калдырмый, ике кызына да аерым хатлар юллый, ул чакта балага тагын ни кирәк инде? Һичшиксез, әтиләренең җылы хисләр белән тулган хат юллары: «Дорогая Лейля! Привет тебе фронтовой и крепко целую. Целуй за меня маму и Аду. Как идет твоя учеба в школе и продолжаешь ли ты ходить в музыкальную? Я очень желаю, чтобы ты не бросила музыкальную и усердно занималась.
Я уже нахожусь порядочное время на фронте. Думаю, что мама получает мои письма. И в эти дни жду от нее ответов. Я ей завтра-после завтра опять напишу. Всегда слушай маму и своих учительниц. Напиши мне письма: как живете, как учишься, как учится Ада. Крепко целую тебя. Фатых. 22.01.45».
«Дорогая Лейля! Привет тебе фронтовой и крепко целую. Целуй за меня маму и Аду. Как идет твоя учеба в школе и продолжаешь ли ты ходить в музыкальную? Я очень желаю, чтобы ты не бросила музыкальную и усердно занималась.
Я уже нахожусь порядочное время на фронте. Думаю, что мама получает мои письма. И в эти дни жду от нее ответов. Я ей завтра-после завтра опять напишу. Всегда слушай маму и своих учительниц. Напиши мне письма: как живете, как учишься, как учится Ада. Крепко целую тебя. Фатых. 22.01.45»
Татарстан Республикасы милли музееның мәдәни-агарту бүлегенең фәнни хезмәткәре Данис Рәмис улы Хисмәтуллин әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Театральный капустник»
-
Апушлар «Көндәлек» спектаклен тамашачыга тәкъдим итте
-
Тукайның Шүрәлесе бозда!
-
Апушлар «Московский» Мәдәният үзәгендә «Әкият китабы»н күрсәтте
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
-
«Тантана 2025»
-
«Тантана 2025» җиңүчеләре билгеле!
-
Литература, музыка, кино: программа «Дня Горького» в музее
Комментарий юк