Логотип
Тарих

Кыска гомерле йолдыз балкышы

Бу китап заманында нахакка рәнҗетелеп, фани дөньядан иртә киткән, онытылуга дучар булган актрисаның исемен югары күтәрә, хаксызлыкка чик куя.  Шәфыйка Котдусова 1910 елның 18 мартында Севастополь...

Бу китап заманында нахакка рәнҗетелеп, фани дөньядан иртә киткән, онытылуга дучар булган актрисаның исемен югары күтәрә, хаксызлыкка чик куя. 

Шәфыйка Котдусова 1910 елның 18 мартында Севастополь каласында Йосыф мулла гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Шәфыйка исемен аңа әтисе якын дусты Исмәгыйль Гаспралының кызы хөрмәтенә куша. Йосыф хәзрәт – Сембер губернасына кергән Яңа Мучали авылының имамы Исмәгыйль Рәхимов гаиләсендә туган. Нурлат һәм Буа мәдрәсәләрендә белем алган. Гыйлем серләренә тиз төшенүчән, укырга хирыс зирәк егетне Истамбулга дини академиягә укырга җибәрәләр. Ул гарәп, фарсы, төрек, француз, рус телләрен өйрәнә, Коръән-Кәримне яттан белә. Акыллы, тирән фикер йөртергә сәләтле егетне төрки дөньяда танылган галим Исмәгыйль Гаспралы күреп ала һәм Йосыфны үзләренә чакыра. Укуын тәмамлагач, Йосыф Исмәгыйль Гаспралының тәкъдиме белән, Севастополь шәһәренә килә һәм биредә шәһәр мулласы вазыйфаларын башкара башлый. Яңа мәдрәсә төзелү исә Йосыф хәзрәт исеме белән аерылгысыз бәйләнгән. 

Йосыфның балалары иҗатка тартылып, талантлы булып үсә. Рәхимовлар гаиләсе җырга-моңга осталыгы белән аерылып тора. Шәфыйканың абыйлары Камил, Фазыл һәм Наил мандолина, гитара һәм тынлы уен коралларында уйный. Кичләрен бу «труппа» өлкәннәр өчен тамашалы концертлар куя. Бераз үсә төшкәч, Шәфыйка да әлеге уеннарда катнаша. Кызчыкның иң зур хыялы исә – фортепианода уйнарга өйрәнү. Кызга 12 яшь тулуга өйгә пианино кайтып «кунаклый», ә бераздан «Шредер» рояле белән алыштырыла. Шәфыйкага музыка дәресләрен заманында югары даирә туташлары өчен оешкан махсус уку йорты тәмамлаган, революциядән соң Кырымга күчеп килгән поляк кызы Елена Францевна Строменскаяны укыта. Нәтиҗәдә, Шәфыйканың җырлавына хәтта Мәскәү профессорлары югары бәя бирә, әмма укырга кабул итмиләр, чөнки кыз анкетада үзенең мулла кызы икәнен язган була. Шәфыйкага кире Севастопольга кайтып китүдән башка чара калмый. 

1927 елда Шәфыйкага 24 яшьлек юрист Абдураим Котдусов гашыйк була. Кызның әти-әнисе каршы килсә дә, ике йөрәк кавыша. Уллары Җәвид тугач яшь гаилә Керчь шәһәренә күченә. Анда Шәфыйка радио окестрында пианист-концертмейстер булып эшли. Оркестрны тараткач, аны клубка тапер итеп чакыралар. Шәфыйкага караңгыда пианинода уйнау кыен булмый. Шәфыйка хәтереннән Шопен балладаларын, Шуберт, Лист пьесаларын һәм бик күп заманча көйләрне башкара.

Совет власте урнашкач, мөселманнарга карата мөнәсәбәт нигездән үзгәрә. Утызынчы елларда дин әһелләре һәм аларның якыннары төрле кысрыклауларга дучар ителә. 1927 елда Йосыф мулла белән Фатыйма абыстайны да сайлау хокукыннан мәхрүм итәләр. 1937 елның 2 октябрендә Йосыф Рәхимов кулга алына һәм Севастополь төрмәсенә утыртыла. Кырым АССР НКВДсы өчлеге 1938 елның 10 февралендә Рәхимовны атарга дигән хөкем чыгара. Шул ук елның шәһәр Советы җәмигъ мәчетенең ябылуы турында белдерү ясый. Сугыштан соң хәрабәләр арасында балкып утырган «Акъяр яме» дип йөртелгән бу гыйбадәт йортының манарасын Сталин үзе сүтәргә боера. Еллар үткәч мәчетне яңадан торгызалар һәм 2014 елда аның 100 еллыгы билгеләп үтелде. Ә 1956 елда Фатыйма Рәхимова, ирен гаепләү эшен янәдән тикшерүләрен сорап, СССР Министрлар Советының Дәүләт куркынычсызлыгы комитетына мөрәҗәгать итә. «Эш»не караган вакытта яңа фактлар ачыклана: 1938 елда Рәхимовка карата чыгарылган үлем җәзасы турындагы карар аны ун елга ирегеннән мәхрүм итүгә алыштырылган. Рәхимов төрмәдә 1943 елның 19 февралендә йөрәк өянәгеннән вафат булган. Йосыф Рәхимов исеме 1957 елның 5 февралендә аклана.

Шәфыйканың ире Абдураимны совхоз директоры итеп билгелиләр. Анда кулаклар фетнә чыгара, ахыр чиктә Абдураимны эшеннән алалар. Ул Мәскәүгә китәргә мәҗбүр була. 1934 елда икенче уллары Эрнст дөньяга килә. Шәфыйка берьюлы ике эштә эшләргә мәҗбүр була. Әнисе ярдәмгә килгәч, Шәфыйка җиңел сулап куя, аңа театр коллективында катнашырга мөмкинлек ачыла. 1936 елда Шәфыйка музыка училищесына берьюлы вокал һәм фортепиано бүлекләренә укырга керә. Укуын тәмамлагач аны Симферопольдә кырым татарлары җыр һәм бию ансамбленә эшкә алалар, бер үк вакытта ул радиокомитетта пианист-аккомпаниатор булып эшли. 

Ә күпмедер вакыт үткәч гаҗәеп матур лирик-колоратур сопрано тавышлы Шәфыйка Котдусова ялгызы гына концертларда җырлый башлый.

1940 елда Кырымга Мәскәүдә булачак Татар сәнгате көннәрендә катнашырлык җырчылар барлау максатыннан комиссия килеп төшә. Талантлы җырчыны ике дә уйламыйча Казанга чакыралар. 

Казанда Шәфыйка Котдусованы опера һәм балет театрына эшкә алалар. Әмма аңа 1941 елда декадада катнашырга насыйп булмый – сугыш башлана. Ире Абдураим үз теләге белән фронтка китә һәм яу кырында вафат була. 

Шәфыйканың олы улы Җәвид оборона заводында слесарь-җыючы булып, станокка буе җитмәгәнгә, аяк астына кап куеп эшли. Эшче башына 800 грамм ипи бирәләр. Гаиләгә зур ярдәм була. Опера театрында эшләп, гастрольләрдән, концертлардан кайтып кермәгән әнисенә нибары 400 грамм ипи тия. Малайга, уникешәр сәгать эшләгәннән соң, алтынчы сыйныфта укуын дәвам итәргә дә кирәк, ә ул бик арып кайта. Кайчак җитештерү алдынгыларына бүләк итеп бушка билетлар бирәләр. Владимир Дуровның филләр циркына билет эләккәч, Җәвиднең башы түшәмгә тигән кебек була. Оркестр уйнап җибәрә, клоуннар атылып чыга. Шулчак Җәвидкә әллә ни була, күзе йомыла, ул оеп йокыга тала. Тамаша беткәч, халык тарала башлагач кына уяна ул. Шул вакытта әрнеп елаганын гомере буе оныта алмый Җәвид. 

Сугыш башлангач Шәфый-каның сеңлесе Нурия дә хәбәрсез югала. Ә сугыш беткәч бер көнне Нуриядән хәбәр килеп төшә. Немецларга әсирлеккә төшеп, Германия заводларында кара эшче булып эшләгән, бу коллыктан качып, үз иленә кайта алган сеңлесен Шәфыйка үз янына сыендыра. 

Алтынчәч ролен башкарып тамашачы күңелен яулаган Шәфыйка Котдусова Казан опера театрында әйдәп баручы солисткаларның берсенә әверелә. М.Юдинның «Фәридә» операсында Фәридә, Н.Җиһановның «Түләк» операсында Сусылу, Җ.Фәйзинең «Башмагым»ында Сәрвәр, Дж.Вердиның «Риголетто»сында Джильда, «Травиата»сында Виолетта, Н.Римский-Корсаковның «Патша кәләше»ндә Марфа һ.б. ике дистәдән артык төп роль башкара. 1950 елда Ш.Котдусовага «ТАССРның атказанган артисткасы» исеме бирелә.

Шулай әйбәт кенә иҗат итеп ятканда, аяз көнне яшен суккандай, «эштә файдаланып булмый», дигән сәбәп белән Шәфыйка Котдусованы эштән җибәрәләр. Соңыннан бу гаделсезлекнең НКВД кушуы буенча кылынганы ачыклана. Шәфыйка кырым татарлары арасында үскән бит. Ә алар илләреннән сөрелгән була. 

Мондый гаделсезлектән Шәфыйка Котдусованың тавышы бетә. Шәфыйканы белгән һәркем аңа хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Джаз оркестры оештырган Олег Лундстрем, мәсәлән, Шәфыйканың тавышы кайткач, аны үз төркеменә җырчы итеп ала. Әмма бер елдан оркестр таркала. Чөнки СССРда джаз уйнау тыела. Гастрольбюродан чакыру алган Шәфыйка Мәскәүгә китә. Ул анда бер урынга кырык кеше теләк белдергән конкурста җиңү яулый. Берничә ел рәттән Советлар Союзы буенча гастрольләрдә йөри. 1953 елда аны янә Казанга, «Алтынчәч» операсын яздыруда катнашырга чакыралар. Алтынчәч партиясен башкаруны аның берүзенә ышанып тапшыралар. Бу эш айдан артык дәвам итә. Озакламый Шәфыйкага бәхет елмая: ул, Мос-концерт конкурсында ике йөздән артык көндәшен җиңеп, солист булуга ирешә. Ул зур сәхнәдә Иван Козловский, Зара Долуханова, Рәшит Бәйбутов кебек театр дөньясында зур танылу алган артистлар белән бергә җырлый.

Әмма нахакка рәнҗетелүләр эзсез узмый. Җырчы Шәфыйка Котдусова 1956 елда нибары 46 яшендә авырып фани дөньядан китә. Аның дөнья белән хушлашыр алдыннан язган язмасында мондый юллар бар: «Мин бәхетле, чөнки тормышым заяга узмады. Мин яраткан сәнгатемә хезмәт иттем, бик акыллы ике ул үстердем. Сөйдем һәм сөекле булып яшәдем. Мин беркемгә дә ачу сакламыйм. Хушыгыз, туганнарым һәм сөеклеләрем»… Шәфыйка Котдусова Казанда җирләнгән.

Шәфыйка Котдусованың улы Җәвид Абдураим улы Татар җыр һәм бию ансамбле хормейстеры, мәдәният һәм сәнгать институтында кафедра мөдире, профессор була. Шәфыйка исемле кызга өйләнә. Җәвид 1998 елдан башлап Акмәчет – Симферополь шәһәрендә яши. Кырым дәүләт инженер-педагогика университетының музыка бүлеге җитәкчесе булып эшли. Кызы Гөлнара Казан дәүләт консерваториясенең хормейстеры, оныгы Эльдар Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка көллиятендә торба классында укый. Эрнст Котдусов Мәскәү дәүләт университетында география факультетын тәмамлый. Ул белгечлеге буенча геоморфолог, бер үк вакытта язучы да, сәяхәтче дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк