Логотип
Тарих

Моң патшасы Алмаз Монасыйповның тууына 90 ел

Алар барысы да  көй дәрьясында йөзгән ап-ак кораб төсле бүгенге көннәргә кадәр халкыбызны (киләчәктә дә!)  моң дулкыннарында тирбәтеп яшәтә. Шуларның берсенә аерым тукталып үтик әле. Сәбәбе дә бар:...

Алар барысы да  көй дәрьясында йөзгән ап-ак кораб төсле бүгенге көннәргә кадәр халкыбызны (киләчәктә дә!)  моң дулкыннарында тирбәтеп яшәтә. Шуларның берсенә аерым тукталып үтик әле. Сәбәбе дә бар: быел июль аенда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның һәм Рәсәйнең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты  Алмаз Закир улы Монасыйповка 90 яшь тулыр иде. Кызганыч, шушы урында: «Әгәр исән булса», – дип өстәргә генә кала. Алмаз ага моннан сигез ел элек бакыйлыкка күченде. Өлкән һәм урта буын милләтебезнең  асыл улын бик әйбәт хәтерлидер, аның әсәрләре озын гомерле, һәрдаим радио-телевидениедә яңгырап тора, җырчылар репертуарына да кертелә. Музыканың байтак жанрларын колачлаган: романслар, симфонияләр, камера-вокал, эстрада һәм төрле спектакльләргә көйләр иҗат иткән автор, чын мәгънәсендә күпкырлы талант иясе. Бу шәхеснең тормышы һәм иҗаты белән ни дәрәҗәдә таныш соң без? Бигрәк тә, яшьләр.
 
Монасыйповлар тарихта эз калдырган данлыклы нәсел. Аның әтисе һәм әнисе ягыннан туганнары һәркайсы милләтебезнең үсешенә үзеннән саллы гына өлеш керткән. Татар Әйшәсе авылында  (Биектау районы)  туган бабасы  Гайнетдин Монасыйпов Казанда төпләнеп, кечкенә генә типографияләр ачкан зыялы, укымышлы кеше булган. Малым дип көн күрмәгән, байлыкка табынмаган ата, олы улларының сәнгать юлын сайлавына каршы килмәгән, Закир әфәнде озак еллар  театр оркестрында скрипкада уйнаган. Ә тиздән исемен  яңгыратачак композиторның әнисе Фатыйма туташ 19 яшендә  шушы егеткә кияүгә чыга һәм  1905 елның 11 июлендә Монасыйповлар гаиләсендә беренче бала – Алмаз дөньяга килә. Танылган нәсел дигәч, шунысын да искә төшереп китик: галим, җәмәгать эшлеклесе, язучы Галимҗан Шәрәф (НКВД корбаны), галимә-астроном, физика-математика фәннәре докторы, Ленинград университеты докторы Шәфика Шәрәф, язучы, публицист Җәвад Тәрҗемановлар – композиторның якын кардәшләре.
 
Ә Советлар Союзы Герое, Муса Җәлилнең көрәштәше, җәллад балтасы гомерен өзгән Фоат Булатов исә, аның туганнан туган абыйсы. Алмаз гаиләдә бердәнбер бала, ул япа-ялгызы каңгырап  үсә.  Бер анадан туган энекәшләре: Бабир белән Илгиз сабый чакта ук үлем тырнагына эләгә.  1934 елда аның әтисен дә «халык дош-маны» дип кулга алалар. Әнисе, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләгәч, 11 яшьлек малай эче пошып (өйдә бушлык!) Казан шәһәренең 1 нче музыка мәктәбенә  барып языла. Гәрчә, кечкенәдән үк әтисе истәлеге – скрипка кылларын тартса да, монда ул виолончель белән мавыга, соңыннан егет  училищеда да күңел салып  педагог Рувил Поляковның виолончель классында укый. Бөек Ватан сугышының ачы җилләре Монасыйповларга да кагыла: унсигез яшьлек Алмазны өченче курстан фронтка озаталар. Алгы сызыкка җибәрмиләр, аларның зенит подразделениесе Риганы һава һөҗүменнән саклый. Сугыш беткәч, кичәге солдат нигәдер музыка турында уйламый, берәр заводка эшкә урнашасы иде дип  йөргән көннәрдә язмыш аны яңа гына оештырылган Казан дәүләт консерваториясенә китереп кертә. Бу уку йортында ул профессор Александр Броунның виолончель һәм Альберт Леманның композиция классларын тәмамлый. Студент чорында ук скрипка өчен романс һәм җырлар яза. Бик күп татар композиторларын иҗатка дәртләндергән, шәкертләрендә музыкага мәхәббәт тәрбияләгән остазы А.Леманга Закир улы еллар узгач та тирән рәхмәт хисләрен белдерә. Ул үзе дә, аның кебек  яшь талантларга игътибарлы була: консерваториядә музыка серләренә төшенгән Монасыйпов хәтта ки кайчандыр көй дәрьясына кораб җибәрергә булышкан музыка мәктәбендә малай-кызларга виолончель буенча сабак укыта. 1964 елда исә аспирантурада белем өстәгәч, консерваториядә композиция сыйныфы укытучысы итеп билгеләнә.
Алмаз Закир улы, мөгаен, педагог сыйфатында дистәләгән-дистәләгән шәкертләр әзерләр иде, тик йөрәктә иҗат уты кабынып бимазалый: күңел гел көй сорый.
 
«Композиторлык өлкәсен мин тормышымда булган бер очрак аркасында сайладым дияр идем, – ди ул  бер истәлегендә. – Композиция буенча имтиханга әзерләнгәндә,  өлкән дустым Әнвәр Бакиров миннән үзенең виолончель өчен сонатасын  уйнавымны үтенде. Белгеч буларак, мин аңа берничә киңәшемне дә әйттем. Алар Әнвәргә ошады. Шул чакта ук  аңа үземнең кайбер көйләремне һәм алардан өзекләрне уйнап күрсәттем. Әнвәр Бакиров миңа: «Бүген үк Җиһановка бар һәм боларны  күрсәт...», – диде. Мин шулай эшләдем дә. Җиһанов «көйләремне» тыңлады һәм алардан «нәрсә дә булса» эшләргә кушты. Өйгә кайткач  бик озак  чиләндем, әмма берни дә булдыра алмадым. Һәм мин үз-үземә: «Монасыйпов, бу эшеңне туктат. Кеше алдында хурлыкка калма. Бүтән бу уен коралы янына якын да  килмисең», – дидем. Һәм ике-өч атна якын да килмәдем. Дүртенче атна үтеп барганда түзәр әмәлем калмады. Һич  арттырусыз әйтәм! Һәм мин уен коралын кулыма алдым. Бу ниндидер талпыну иде. Моннан соң минем музыканы тәнкыйтьлиләрме, мактыйлармы – бу мине кызыксындырмады, иң мөһиме – мин бу эш белән шөгыльләнмичә яши алмый идем инде».
 
Кая гына тотынса да, Алмаз Монасыйповның белем чишмәсе ургылып аккан. Ул гүя укып туялмаган: тагын профессор Исай Шерманда дирижерлык һөнәренә өйрәнеп, ун ел буе Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында дирижер вазыйфасын башкарган. Димәк, ул әле композитор, педагог кына түгел, «Су анасы» (А.Даргомыжский), «Фауст» (Ш.Гуно), «Тын Дон»  (И.Дзержинский), «Дуэнья (С.Прокофьев), «Борис Годунов» (М.Мусоргский), «Катерина Измайлова» (Д.Шостокович), «Җәлил» (Н.Җиһанов), «Түләк» (Н.Җиһанов)  һ.б. кебек байтак спектакльләрнең дирижеры да! Шунысы гаҗәп, композитор опера жанрында үзен бер дә сынап карамаган. Күрәсең, аңа күңеле ятмагандыр. Аның каравы, көй дәрьясында ашкынып-дәртләнеп «йөзгән» бу иҗат әһеле. Сәнгать белгечләре Алмаз Монасыйповның музыка өлкәсендәге эшчәнлеген чорларга бүлеп карый. Билгеле, беркем дә көне-сәгате белән даһига әйләнми, дан-шөһрәт баскычы биек, аның һәр бүлеме тырышлык белән яулана. 50-60 нчы елларда композитор җыр һәм романс белән мавыга, «Виолончель өчен романс» һәм скрипка белән фортопиано өчен «Соната» шул вакытларда дөнья күрә. Икенче иҗат чоры дип, 60-70 нче еллар билгеләнә. 
 
Композиторның беренче симфониясе (1963), шагыйрьнең батырлыгын һәм фаҗигале язмышын сурәтләгән  Муса Җәлил симфониясе (миминор, 1968), өченче симфониясе (1974) югары бәя ала. Һәм, ниһаять, дүртенче «Дастан» симфониясенең (1980) премьерасында тамашачы авторны алкышлар белән күмә.  Дүрт симфониясен дә музыка сөючеләр һәм тәнкыйтьчеләр яңалык дип кабул итә.
 
1972 елда Мәскәүгә күченгән композитор соңгысын Казаннардан еракта торып яза, әмма миллилек, борынгы гореф-гадәтләр, халык рухы, ул кайда гына яшәсә дә, аның әсәрләрендә төп урынны биләгән дип әйтә алабыз. «Тукай аһәңнәре» вокал-симфоник поэмасында, мәсәлән, шагыйрьнең бәгырендә яралган шигырьләре көй булып бөреләнә. Әсәр мөнәҗәт, шәрыкъ музыкасы, эстрада-джаз алымнары белән баетылып, гаҗәеп бер иҗат җимешенә әверелә.
 
Алмаз Монасыйпов әле джаз остасы да. Аның бу төр жанрга мәхәббәте «джаз атасы»  Олег Лундстрем белән дуслашкач башланмады микән? Алар консерваториядә укыганда таныша һәм ярты гасырдан артык бер-берсенә иҗади терәк була.
 
Җырлар аша моң дәрьясының тирәнлеген  чамалаган, сагышын да, хәсрәтен дә җырына кушып көйләгән гади халык өчен Алмаз Монасыйпов, беренче чиратта, татар шагыйрьләренең шигырьләрен көйгә салган композитор иде. Әхмәт Ерикәй, Гөлшат Зәйнәшева, Нури Арсланов, Сибгат Хәким, Зиннур Насыйбуллин, Ләбиб Айтуганов, Роберт Әхмәтҗанов һ.б. иҗаты аны күпме яңа җырлар язарга рухландырган! Чордашлары Алмаз ага турында: «Барысы арасында да җыр жанры аның күңеленә якынрак иде», – дигәннәр. Ул теләсә кайсы әдипнең китабын актармаган, эчке сиземләве белән шигырьнең аһәңен тойгач кына, аның күңелендә илһам уты кабынган. Әгәр инде әйбер ошаса, сабыр итү юк, җыентык битенә шунда ук ноталар «очып кунган».
 
Композитор көй белән «бизәгән» «Кояшларың белән кил син миңа» (Р.Әхмәтҗанов сүзләре), «Сандугач җыр суза» (Л.Айтуганов сүзләре), «Сез һаман бергә икән» (С.Хәким сүзләре),  «Син дә нигә шулай түгелсең» (Н.Арслан сүзләре), «Тамчылар» (Г.Зәйнәшева сүзләре), «Кыр казлары» (Л.Айтуганов сүзләре), «Яратам, дисең син» (Ә.Давыдов сүзләре), «Өфе тараклары» (халык сүзләре) һ.б. җырлар татар музыкасының алтын фондында саклана икән, мәшһүр зат исән чагында ук киләчәк белән бәйләнеш-элемтә корган дигән сүз. Алмаз аганың иҗат кыры иксез-чиксез, кыска гына язмада аның бөтен әсәрләрен санап, һәрберсенә тукталыр өчен кәгазь битләре генә аз. Хәер, бу эшне сәнгать белгечләре безгә караганда әйбәтрәк эшләп чыгар иде. Берара рус артис-ты Валентина Толкунова аның көенә язылган (Лира Абдуллина сүзләре) «А любовь-то лебедем» җырын башкарды. Шуннан соң Алмаз Монасыйпов, мөгаен, Рәсәйдә танылып, телләрдән төшмәс инде дип фаразладылар. Нигә мәйданны шулай тарайтырга: бу композиторның иҗаты дөнья күләмендә бәяләнерлек ләбаса! Хәер, милләтенә тугры хезмәт иткән сәнгать әһеленең әсәрләре газиз халкының хәтерендә яшәсә генә  озын гомерле була түгелме соң? Моңа мисаллар җитәрлек...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк