Логотип
Тарих

Мостай Кәрим әсәре буенча кино төшерәләр

“Безнең өйнең яме” фильмын Россия актеры һәм режиссер Александр Галибин төшерә. (Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повесте буенча кино төшерәләр. Фильмга Россия кин...

“Безнең өйнең яме” фильмын Россия актеры һәм режиссер Александр Галибин төшерә.

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повесте буенча кино төшерәләр. Фильмга Россия киносының яшь йолдызы Марта Тимофееваны чакырганнар. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Мәскәү укучысы Җәмилнең сеңлесе Оксана образына керә. Аны әнисе Бөек Ватан сугышы елларында Украинадан алып кайткан.

Мостай Кәрим исемендәге фондта хәбәр итүләренчә, Марта башкорт авылында кинога төшә башлаган. Актрисага бары 8 яшь, әмма ул 2013 елдан бирле телесериалларда төшә. Бу кыз “Время первых”, “Легенда о Коловрате”, “Он — дракон”, “Гоголь. Начало”, “Дед Мороз. Битва магов” һәм башка фильмнарда уйнаган.

  • “Безнең өйнең яме” фильмын Россия актеры һәм режиссер Александр Галибин төшерә, сценарий авторы - Айдар Акманов.
  • Фото: pixabay.com

  • татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк