Логотип
Тарих

Туфан Миңнуллин сәхнәсе

Саф мәхәббәт дигән матур сүз бар. Әти театрны, сәхнәне шундый саф мәхәббәт белән ярата иде. Шуңа күрә ул язучылыкта да драматургиягә өстенлек биргәндер. Сәхнәгә чыгып үзе уйнау теләген пьеса персона...

Саф мәхәббәт дигән матур сүз бар. Әти театрны, сәхнәне шундый саф мәхәббәт белән ярата иде. Шуңа күрә ул язучылыкта да драматургиягә өстенлек биргәндер. Сәхнәгә чыгып үзе уйнау теләген пьеса персонажларын уйнату белән «баскандыр».
 
Татар халкында «театр уйнау»га тартылу ничек итеп формалашкан – анысын галимнәр тикшерсен, мин исә әтинең сөйләгәннәрен бер тәртипкә салып, аның сәхнәгә мәхәббәте ничек уянуы, ныгаеп, тормыш юлын билгеләүче факторга әйләнүе турында бераз фикер йөртәсем килә. 
 
Әти еш кына үзенең «гонорар» өмет итеп ясаган беренче чыгышын искә төшерә иде. Әнисенең энесе Әхмәт абый дус-ишләре белән кәеф-сафа корып утыралар. Сугыштан соңгы ач еллар булырга тиеш. Өстәлдә телемләп киселгән ак күмәч. Ач кечкенә Туфан, шул ипинең берәр кисәген бирмәсләрме дигән өмет белән, урындыкка басып кычкырып шигырь сөйли. Өстәл артында утыручылар куәтләп торалар: «Әйдә, әйдә, тагын сөйлә». Ә ипине бирмиләр. Күз яшенә тыгылып малай икенче, өченче шигырьне сөйли. Ул арада кемдер әнисенә малаеның ипигә ымсынып кәмит уйнавын җиткергән. Әби бик җитез, хәрәкәтчән һәм тиз кызып китүчән иде. Килеп тә җиткән, Туфанны җилтерәтеп алып кайтып та киткән: «Теләнеп йөрисе булма», – дип ачуланган. 
 
Әти моны төрле очракларда төрле нәтиҗә ясап сөйли иде. Минем уйлавымча, нәкъ шул вакытта әти беренче тапкыр тамашачы алдында чыгыш ясауның тәмен тойган. Шунда туган канәгатьләнү хисе театрга багышланган гомеренең чишмә башы булган. Әби шелтәсенең дә файдасы тимәгән.
 
Әтинең театр училищесына барып керүен карагыз әле! Шул чиксез мәхәббәт булмаса, инде университетка укырга кергән егет, бөтенесен ташлап, артистлыкка китеп барыр идеме? Әти щепкинчыларның шулай туплануын зур бәхет дип саный иде. Чыннан да, алар – бәрәкәтле төркем. Татар сәнгатенә зур өлеш керткән кешеләр. 
 
Әти училищедагы укытучыларын мактап туя алмый иде, ник ялгыш кына булса да, теге яки бу укытучы турында кыек сүз әйтелсен. Бию һәм вокал укытучыларын үзе белән ничек газап-ланганын искә төшереп, аларны кызганып куя иде. Вокал укытучысы «мин операны сәнгатькә санамыйм» дигән студент Туфан Миңнуллинны Зур театрга үзе белән йөртә, мәшһүр әсәрләрне тыңлата… Әмма спектакльләрнең берсендә тамак туйдырыр өчен төне буе эшләгән ач студент рәхәтләнеп йоклап китә. Шуннан соң, «вакыты җиткәч, аңларсың әле» дип, укытучысы аны башка операга йөртеп газапламый. Бу әтинең кабат-кабат сөйләргә ярата торган мәзәге иде.
 
Тик кызыл диплом алган студент театрга «сыймый». Бу турыда әтинең сөйләгәне дә, язганы да күп булды. Бер генә сәбәптән театрдан аерылмагандыр дип уйлыйм. «Хрущевның җепшеклек» чорында Мәскәүдә ирекле фикер йөртүчеләр белән аралашып формалашкан принциплар, нәселдән килгән туры сүзлелек, йөзгә бәреп сөйләү гадәте – барысы да үз ролен уйнаган, әлбәттә. Әмма мин бу очракта әтинең курсташлары фикеренә дә колак салам. Әзһәр абый Шакиров та, Равил абый Шәрәфиев тә әтидән яхшы артист чыгачагына шик белдереп сөйлиләр иде. Әнием Нәҗибә Ихсанова да әтинең үзенә ишеттермичә генә, юкса горурлыгына нык тия, уйнавындагы хилафлыкларын сөйләгәне бар. Дөресен әйткәндә, дәшмичә генә әти аны үзе дә таный иде. Шуңа да карамастан: «Эх, сәхнә минем тормышка ашмаган хыялым булып калды. «Зәңгәр шәл»дә качкыннар күренешендә идәнгә ятып аунау бәхетенә ни җитә!» – дия иде. Узган еллар аша карап, хәзер өзеп әйтеп тә булмый, яшь артистларның һәркайсы шундук ачылып китми, тәҗрибә туплап үз эшенең остасына әйләнә. Әти дә, бәлки, эшли-эшли, чарланып сәхнәдә үз йөзен табар иде. Тик болар барысы да фаразлар гына.
 
Әлбәттә, үзен театрдан «сөрүләрен» горур холыклы Туфан Миңнуллин авыр кичергәндер. Тик ул бирешә торганнардан түгел. Һәм театрга, аны «куган кешеләргә» дә ачу сакламады. Үзенә хас эш азарты белән язучылыкка чумды. Минзәлә театрында эшләгән вакытта язылган «Безнең авыл кешеләре» әсәре (пьесадан «Нигез ташлары» да, «Әлдермештән Әлмәндәр» дә «үсеп чыккан» дип саныйм), Сабир Өметбаев киңәшләре ныклап драматургиягә килүенә этәргеч булгандыр. 
 
Театр тарихын яхшы белүчеләр хәтерлиләрдер, узган йөзнең 60 нчы елларында – драматург Хәй Вахит әсәрләре күпләп куелды. Конкуренция шактый көчле, әсәрне сәхнәгә күтәрү өчен режиссер игътибарын җәлеп итәргә кирәк. Туфан Миңнуллинның бәхетенә Г. Камал театрында Марсель Сәлимҗанов, Күчмә театрда (бүгенге К.Тинчурин театры) Равил Тумашев кызыксынып аның әсәрләрен бер-бер артлы куя башлыйлар. Аннан соң Әлмәт, Минзәлә театрлары репертуарларында да әти әсәрләре ныклы урын ала башлый.
 
Шунысы кызык, үзе язган әсәрләр буенча куелган спектакльләрне әти рәхәтләнеп күзәтә иде. Профессиональ дәрәҗәсе нинди генә булмасын, мәктәп балаларымы, мәшһүр артистлар уйныймы – һәрберсенең уеныннан тәм табып утырды. Билгеле инде, Казанда үткән премьераларның берсен дә калдырмады. Ике-өч состав артистлар куелган булса – барысын да карый, премьера белән котлый. Ул көннәр гаилә, туганнар өчен дә бәйрәм иде, бөтенебезне театрга чакыралар, чәчәкләр алабыз. Мөмкинлеге булганда әти башка шәһәрләргә дә спектакльләрен карарга барды. Хәтта Тубылга, Ивановога барып, андагы халык театрындагы спектаклен карап кайтканын хәтерлим.
 
Вафат булган көннең иртәсендә әти телефонына иң беренче шылтыраткан кеше – Олег Ханов иде. Ул, әлбәттә, әтинең үлгәнен белми иде, 3 май көнне Салаватка премьерасын карарга бару турында белешү өчен шылтыраткан булган. Шулай соңгы көненә кадәр әти театрларга йөреп торды. Шуңа күрә татар һәм башкорт театрлары тормышыннан яхшы хәбәрдар иде. Аларның проблемаларын яхшы белде, һәр җирдә, һәр трибунадан аларны яклады. Әтнә, Буа театрлары дәүләт статусы алганга куанганын, Чаллы, Г. Кариев театрларының бинасыз интегүен күреп борчылганын хәтерлим. Әтинең хыялы – Татарстанның һәр төбәгендә татар театры ачу иде. «Театрсыз шәһәр – торак пункты», – дия иде ул.
 
Һәр сөйләшү театр темасына кереп китә иде. «Әни пьесаларны китаптан укырга ярата иде», – дип әнисен - Халисә әбиебезне искә төшерә иде. Шәһәр читендәге йортындагы эшләр турында сөйләшкәндә: «Менә монда ачык һавада спектакль куеп күрсәтсәң иде», – дип хыяллана. Әтинең энесе Альберт абый кызы Айгөл актер Искәндәр Хәйруллинга кияүгә чыккач бу хакта еш әйтә башлады. Кода-кодагый булган Илдар Хәйруллин һәм Алсу Гайнуллина белән без бит үзебез бер труппа, дияргә яратты.
 
Әтинең язу рәвеше үзе аерым бер тема. Ул «качып» эшләргә ярата иде. Мин белә башлаганда, аның язучы буларак дәрәҗәсе барлыкка килә башлаган вакыт, аңа иҗат йортларына бару мөмкинлеге ачылган иде. Переделкино, тагын кайларгадыр барып язганын хәтерлим. Өйдә чакта, ул иртән иртүк торып, без уянганчы эшләп ала. Соңга таба өйдән китеп язуның яңа ысулы табылды. Кеше шифаханәләргә сәламәтлеген ныгытырга йөрсә, әти язарга бара иде.
 
Яңа әсәрне беренче әнигә укыта. Миңа исә үзе беренче булып әйтми, үзем белеп яңа әсәреңне укыт әле дип сорап алырга, шундук укырга һәм фикеремне әйтергә тиеш. Мактасаң, күңеле килеп кәефләнеп китә. Язган әйбере ошап бетмәсә, фикеремне әйтми калырга тырышып карыйм. Соңыннан әйтермен дим. Юк хәзер үк әйт, иң дөресе шул була, дип әйттерә дә, үзе минем белән кызып-кызып бәхәсләшә… 
 
«Сәхнә» журналына мөхәррир итеп барырга да ул нәкъ менә театр белән бәйле басма булганга күрә ризалашты. Югыйсә, ул вакытларда аның эшләре-мәшәкатләре дә күп иде. Аның фикеренчә, театрны татар кебек нык яраткан халык юк, һәм татарның театр турында профессиональ журналы булырга тиеш. Әти вафатыннан соң татар театрын аның кебек ялкынлы яклаучыны мин әлегә күрмим. Ходай бирсә, килер андый кеше дә, чөнки татар театры яшәргә тиеш!
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк