Логотип
Театр

АЙДАР ХАФИЗОВ: «АРТИСТ БУЛУ — ЗУР ҖАВАПЛЫЛЫК УЛ»

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафизов исеме театр сөючеләргә яхшы таныш. Илле елга якын Г.Камал театрында хезмәт куеп, ул сәхнәдә күпсанлы кабатланмас образлар иҗат итә, үзене...

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафизов исеме театр сөючеләргә яхшы таныш. Илле елга якын Г.Камал театрында хезмәт куеп, ул сәхнәдә күпсанлы кабатланмас образлар иҗат итә, үзенең йомшак тавышы, ихласлыгы, гадигадәтилеге һәм үзеннән бөркелгән җылылыгы белән тамашачыларның олы мәхәббәтен казана. Әдәби тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗановның түбәндәге очеркында 75 яшен тутырган артистның шәхес һәм иҗатчы буларак серләре ачыла.

Халык акылы — таяныч...

Без Айдар Хафизовның зәвык белән җиһазландырылган иркен фатирында очраштык. Истәлек-хатирәләр белән тулы әңгәмә аның туган ягын, әти-әнисен, балалык һәм яшүсмерлек елларын искә төшерүдән башланып китте. Кешенең кем һәм нинди булуы күп очракта аның туган җире, гаиләсе, балачагы үткән мохит һәм халык акылын ни дәрәҗәдә үзләштерүе белән бәйле, дип саный Айдар абый. Кешене кеше итеп саклый торган сыйфатлар, шул исәптән әхлакый кыйммәтләр нәкъ менә авылның рухи акылы, җыр-моңнары, бәйрәм-йолалары белән җанга сеңеп кала. Шулар аны гомере буе озата бара һәм иң кыен минутларда таяныч, терәк булып тора. Айдар 8 нче бала булып дөньяга килә. Әнисе Зөлкагъдә апа һәм әтисе Садрый абыйның тормышы җиңелдән булмаса да, алар балаларының укып белем алуына, башкалар алдында ким-хур булмавына бөтен көчләрен бирәләр. Авыл баласын гаиләдәге күзгә күренеп тормаган эчке мохит, үзара мөгаләмә һәм авыл кешеләренең бер-берсе каршындагы җаваплылык (нәсел исеменә тап төшермәү) хисе тәрбияләвенә инанган кеше ул Айдар абый.

Язмышмы, әллә очраклылыкмы?

Юдинодагы тимер юлчылар училищесында уку елларын Айдар Хафизов якты бер төш кебек хәтерендә саклый. Казан тимер юлы идарәсендә ул елларда үзешчән сәнгатькә зур игътибар бирелә. Юдинода төзелгән Мәдәният сарае гөрләп тора: төрледән-төрле түгәрәкләр эшли, танылган артистлар еш килә, үзешчәннәр концерты да даими оештырыла, Камал театры, Күчмә театр (хәзерге Тинчурин ис.театр) артистлары килә, филармония җырчылары да өзелеп тормый. Шул мохиттә ул хорга йөри, биергә өйрәнә, театр түгәрәгенә языла, гармунчы буларак концертларда катнаша. 1961 елны Казанда театр училищесы ачыла. Баянда уйнап, концертлар куеп йөргән егет, музыка буенча китә дип йөргәндә, театр училищесына документларын тапшыра. Әлеге кискен борылышның сәбәбен ачык кына әйтә дә алмый, ниндидер бер эчке интуиция йөртүенә бәйләп аңлата. 3 нче курста укы ганда Айдар Хафизовны армиягә алалар һәм ул Польшада урнашкан Төньяк төркеме гаскәрләренең җыр һәм бию ансамблендә хезмәт итә. Армиядән кайтканда курсташлары укуны тәмамлаган, ә татар төркемен 1 курска Марсель Сәлимҗанов җыйган була. Булачак остазы егеткә, я филармониядә, я Күчмә театрда эшләп торып, 3 нче курска укырга килергә тәкъдим итә. Айдар театрны сайлый. Спектакльләрнең берсендә яшь кенә чибәр кыз аңа чәчәк букеты бүләк итә. Театр училищесының 1 курсында укучы Фәридә белән әнә шулай танышып, дуслашып китә алар. Тиздән театрның Буа районында гастрольләре башлана. Бер артистка телевидениегә эшкә күчү сәбәпле, аны алыштырырга яңа кеше кирәк була. Режиссёр Равил абый Тумашев студентлар арасыннан Фәридәне сайлап ала. Сәхнәдә бергә уйный башлаган яшьләр 1967 елның көзендә өйләнешә.

26

Театрның серле дөньясы...

Училищеның соңгы курсларында укыганда Айдар чын мәгънәсендә театр дөньясына чума. Билгеле инде, тәҗрибәсе булса да, чын спектакльнең ничек барлыкка килү серләренә төшенәсе килә. Укыганда дәресләр арасында буш вакыт — «тәрәзәләр» була, яшь егет театрга чаба, чөнки репетицияләр һәр көнне сәгать 11 дә башлана. Ә ул үзе бер дөнья: танылган артистларның үзара мөнәсәбәтләре, бер-берсенә мөрәҗәгать итүләре, кайвакыт кызып китеп яисә бераз үпкәләп, киреләнеп алулары... Болар барысы да аның өчен кызыклы бер ачыш, өйрәнү мәктәбе була. Тиздән үзе сокланып караган, осталыкка өйрәнгән Р.Таҗетдинов, Р.Шәрәфиев, Ә.Шакиров, Н.Дунаев һ.б. янына олы сәхнәгә атлый Айдар Хафизов. Шуннан соңгы вакыт эчендә дистәләрчә кабатланмас образлар иҗат итә. Алар арасында Ш.Хөсәеновның «Әни килде»сендә Сәяр, А.Гыйләҗевнең «Китмәгез, тургайлар!»ында Азамат, К.Тинчуринның «Казан сөлгесе»ндә Салих, Ч.Айтматовның «Ахырзаман»ында Корсамат, К.Гоцциның «Болан патша»сында Дерамо, Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ендә Җиһангир хан, Т.Миннуллин «Әлдермештән Әлмәндәр»ендә Газраил, «Хушыгыз»ында Шәһит, Ю.Сафиуллинның «Идегәй»ендә Кадыйрбирде, Н.Исәнбәтнең «Гөлҗамал»ында сәүдәгәр Ишмаев, М.Гыйләҗев һәм Р.Хәмитнең «Курчак туе»нда Гайни бай һ.б. рольләр бар. А.Хафизов үзен төрле амплуадагы рольләрне уйный алучы, сөйләм теле бай артист итеп таныта. Тыныч характёры, үз-үзенә һәм коллегаларына таләпчәнлеге, шул ук вакытта тирән белем, тырышлык, эзләнүчәнлек аны Камал театрының әйдәп баручы артистларының берсе, яшьләрнең тәҗрибәле остазы һәм оста оештыручы, режиссёр итеп таныта. Артист булуны үз өстеңә зур җаваплылык алу дип саный һәм иҗат гомерендә шуңа тугры булып кала.

Яшьләр колагына берничә сүз

Артист өчен иң мөһим сыйфатларның берсе дип, Айдар Хафизов даими эзләнүне, белемгә омтылуны, үз-үзен баетуны саный. «Мин бик күп китап укыдым һәм хәзер дә укыйм», — ди ул горурлык хисе белән. Армия хезмәтенә киткәндә танылган артист һәм режиссёр Хөсәен Уразиков әйткән сүзләрне күңел почмагына бикләп куя: «Үзеңне югалтасың килмәсә, күп укы. Татар китапларын анда таба алмассың, әмма рус, чит ил классикасын укырга тырыш. Толстой, Достоевский, Гогольләр, чит ил әдәбияты үрнәкләре сиңа рухи азык бирер». Әңгәмәдәшем студентлар белән эшләгән елларын хәтерендә яңарта. Марсель Сәлимҗанов Мәдәният һәм сәнгать институтында үзе җыйган курсны укытырга А.Хафизовны да тарта. Ә инде 2002 елда татарның бөек режиссёры вафат булгач, әлеге курска җитәкчелек итә. Шунда бер нәрсәгә игътибар итә: хәзерге яшьләр кызыклы, актив, аралашучан, тиз таныласылары килә, әмма аларга җаваплылык җитми. Байтагы артист булу өчен һәрвакыт эзләнү, уку, өйрәнү, осталыкны камилләштерү кирәклегенә бик соң төшенә. Иң борчыганы исә — студентларның укырга өйрәнмәгән булулары, шуңа да фикер йөртүләренең шактый түбән булуы. Укуның, белемгә омтылуның эчке ихтыяҗ булырга тиешлеген аңлатырга тырыша. Татар тарихын, мәдәниятен, башка халыклар театр сәнгатен белү аша гына теге яисә бу авторның әсәрен, сиңа бирелгән рольгә салынган мәгънәне, режиссёр таләпләрен, ул яклаган концепцияне аңлап була. Шуны да онытмау мөһим — кирәкле белем мәктәп елларыннан башлап тупланса, билгеле бер нигез, база хасил итсә генә нәтиҗәле була.

25

Сәхнәдә образ иҗат итү серләре

Артистларны әзерләү мәсьәләсендә һәрбер студентка аерым игътибар бирелү, бу эштә система булуны яклый әңгәмәдәшем. Ул үзенә аң-акыл, тәҗрибә биргән остазларының эш-гамәлен хәтерендә яңарта. Армиядән кайтып, театрда эшли башлаганда, бераз тәҗрибәсе булса да, «рольгә керү», «образ тудыру» кебек төшенчәләрне өстән генә аңлавын искәртә. Талантлы режиссёр Рифкать Бикчәнтәев аның М.Горький герое Челкашны, «Васса Железнова»дагы Прохор Борисович Храповны өйрәнүен, аларны бөтен тирәнлегендә аңлавын тели. «Нигә мондый рольләрне бирәсез» дигән соравына, остазы болай җавап кайтара: «Кем булуы, нәрсә теләве ачык күренеп торган геройларны күп уйнарсың әле, әмма артист үзен катлаулы, каршылыклы геройларны уйнарга әзерләргә тиеш. Син менә бу образларда өйрән». Осталыкка ирешү, үсү юлында күңеленә сеңеп калган мондый мисалларны күпләп хәтерли Айдар абый. Иҗатының башлангыч чорында сәхнәдә уңай герой образын уйнарга туры килә һәм аңа яхшы бәя бирәләр. Икенче юлы шундый ук заман героен тәкъдим итәләр. Моңа күңеле тартмыйча, яшь артист режиссёр Равил Тумашев янына барып, тискәре герой булган рольне сорый. Әлеге адымын Айдар болай аңлата: «Уңай геройны сурәтләгәндә безнең әдәби текстларда аның рухи дөньясын, самими уйларын ачып бетерә алмыйлар кебек. Ә тискәре герой белән башкача... Әлеге юньсез кешенең асылын аңлау, аның бу хәлгә төшү сәбәпләрен сәхнәдә ачу теләге туды. «Кем ул, нинди ул, тормыш кыйбласы нинди аның?» дигән сорауны мин тамашачыга куярга тырыштым, ул да уйлансын, битараф булмасын».

Театрның заманчалыгы

Әңгәмәдәшем татар тамашачысының комедия-тамашалар һәм җырлы-биюле җиңел мелодрамаларны яратып каравын аңлап кабул итә һәм мондый спектакльләрнең репертуарда даими булуын яклый. Шулай да театрның йөзен, шул исәптән режиссёр һәм артистның осталыгын җитди спектакльләр, нигездә, классика куелышы билгели, дип саный ул. Хәзер җитди эчтәлекле әсәрләргә игътибар кимеп, спектакльнең тышкы формасы белән мавыгуның алга чыгуын күреп борчыла. Тамашачыга материалны ничек җиткерү никадәр әһәмиятле булмасын, төп игътибарның нәрсә җиткерүгә бирелергә тиешлеген яклый халык артисты. Татар театрларының тиешле сыйфатны, сәнгати биеклекне саклап килүенә бу өлкәдә эшләүче коллегаларына һәм Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле ул. Әмма милли театрларга да җитди куркыныч яный. Бу туган телне укыту, өйрәнү, аның кулланылышы дәрәҗәсе белән тыгыз бәйле. Әлмәт, Минзәлә театрларында балалар өчен спектакльләрнең рус телендә уйналуын ишетеп тирән борчылуын яшерми. Бу күренешне Айдар абый үзең утырган агачка балта белән чабу белән тиңли. Казанда татар мәктәпләре калмаган вакытта да театрларның туган телдә уйнаудан читләшмәвен искә төшерә. Театр ул вакытта да бик күпләргә, шул исәптән җитәкчеләргә дә туган тел — ана теленең кадере, матурлыгы, халык яшәеше турында искә төшереп тора. Шуңа да бу мәсьәләдә бер-беребезгә таләпчән булу сорала. Залда 300 ме, 30 бала утырамы — спектакльне татарча уйнау — бу, милләтнең киләчәге өчен кайгырту буларак, безнең изге бурыч.

28

Режиссёр — «штучный» товар

Хәзерге татар театр сәнгате алдында торган җитди бурычларның берсе итеп Айдар Хафизов режиссёрлар әзерләүне атый. Илнең иң яхшы уку йортларында аларны укыту мәсьәләсе әлегәчә тиешенчә хәл ителми. Хәзер инде Мәдәният һәм сәнгать институтында Фәрит Бикчәнтәев үзе укыта, әзерли. Профессиональ театрда белгечләр, үз эшенең осталары эшләргә тиеш. Бу яктан республикадагы кайбер театрлар әлегәчә авырлык кичерә. Һәр театрда берничә режиссёр эшләргә тиешлеге дә ачык кебек. Ә сәбәп һаман бер — акча юк! Режиссёр ул — «штучный» товар. Камал театрында Г.Исхакый буенча эшләнгән «Тормышмы бу?» спектаклен яшь режиссёр Айдар Җаббаров куйды. Без сокланып карадык: драматик материалны аңлавы, тоемлавы, татар рухын белүе, яңа алымнар, детальләр белән эшләве — барысы да бик уңышлы. Бу егеткә бүген үк тиешле шартлар тудырып, аңа үз сәләтен күрсәтү мөмкинлеге бирелсен иде. Театр коллективы белән җитәкчелек итү җиңелдән түгел. Һәрбер артист — шәхес, һәркемнең үз характёры, шуның өстенә иҗат кешеләренең таләпләре болай да зур. Бүген, Аллага шөкер, безнең театр зур планнар белән яши, иң мөһиме — даими эзләнүдә, булган белән канәгатьләнеп, туктап калу юк. Фәрит Бикчәнтәевне идеаллаштырасым килми, ул да кеше, аның да йомшак яклары бар. Әмма ул — шәхес, ул — профессиональ! Аның кебекләр һәрбер татар театрында булсын иде.

27

Гаилә — минем таянычым

Айдар абый белән әңгәмә әкренләп гаилә-көнкүреш мәсьәләләренә борыла. Кеше яшәешенең мөһим ягы булган гаиләгә әңгәмәдәшем изге төшенчә итеп карый. Гаилә ныклыгы хатынкызга, аның акылына, сабырлыгына бәйле, әмма «ир — баш» дигән нәрсә татар гаиләсенең нигезен тәшкил итә. Үзара мөнәсәбәттә ихласлык, намус — болар нигез принциплар.

Татарны дин һәм мәдәният саклый

Айдар абый үскән гаиләдә, совет чоры булуга карамастан, дини йолаларны үтәп яшиләр. Әтиәнисенең яшәү рәвеше, дингә мөнәсәбәтләре аңа зур йогынты ясый. Кызыксынулары Айдар абыйны төрле диннәрне өйрәнүгә китерә. Иң камил дип ислам динен саный. Ислам соңгы дин, шуңа ул кешелек җәмгыятендәге әхлакый кыйммәтләрне, яшәү рәвешенә бәйле тәҗрибәне, нәрсә ярый — нәрсә ярамыйны бөтен тулылыгында үзенә кабул иткән. 2007 елда аңа хаҗ кылырга насыйп була. Шунда ул сүз белән аңлатып бирү мөмкин булмаган хисләр кичерүен, үзенең Хак юлында булуын аңлауга килә. Бүгенге көндә ике кызының да үз теләкләре белән дингә килүен Аллаһы рәхмәте дип саный. Татарның эчке ныклыгы, потенциалы күп төрле компонентлардан оеша. Монда мөһим урынны рухимәдәни тормыш алып тора. ХХ йөз башындагы татар яңарышында да бу шулай. Ул чорда татарның шәһәр культурасы формалаша, гөрләп яши. Болак һәм Кабанның аргы ягы татар дөньясы була. Айдар абый 1960 елларда да Яңа бистәдә татар рухының бик көчле булуын искә ала. Баянчы буларак күпсанлы мәҗлесләрдә ул моны күрә. Әмма бер нәрсәгә игътибар итә — шәһәрдә туып үсеп, үзенең татарлыгын саклаган кешеләрнең күбесе сату-алу өлкәсендә эшли. Ә район, шәһәр, республика җитәкчеләрендә татарлыгыннан качу ачык сизелә. Соңгылары тырышлыгы белән ул елларда катнаш никахлар саны бик нык арта. Кызганыч, шул елларда авыллардан килүчеләр әлеге шәһәрдә туыпүсеп, татарлыгын саклаганнарга ялганып, кушылып китә алмый. Бүгенге милли элита да бик каршылыклы. Аларның күбесендә яраклашу тамыр җәйгән. Хәзер милли мәгариф өлкәсендәге авырлык бу мәсьәләне тагын да катлауландыра. Безнең татар байлары, милли элита арасыннан чын меценатлар үсеп чыкмады, Дәрдемәндләр, Хөсәеновлар юк, диярлек. Мәдәнияткә, спортка акча бирүчеләрнең күбесе моны ихластан түгел, бәлки үзләренә дан-дәрәҗә, танылу алу өчен эшли. Кызганыч ки, тормышыбызда татарлык авазы кими бара. Тарих кабатлана, диләр, татар халкы да әлеге авырлыкларны җиңеп, үз асылына ирешер дигән теләк белән яши ул. Амин, шулай булсын!

Автор: Әлфәт Закирҗанов

Фотографияләр Айдар Хафизов архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк