Логотип
Театр

Элвин Грей ник «Татар җыры»нда катнашмаган

21 декабрь көнне гөрләп «Татар җыры» фестивале үтте. Ул премиянең 20 еллыгына багышланган иде, шушы аралыкта популярлык алган җырлар башкарылды.

Премиядә популяр Элвин Грейның катнашмавын күпләр аңлап җиткермәде, әллә Салават Фәтхетдинов белән булган конфликт аркасындамы икән дип уйлаучылар да булды. Радикның үзенә дә күп кеше бу сорау белән мөрәҗәгать иткән, шуңа да ул инстаграмында җавап бирергә булган.

«Татар җыры»нда булмавым турында күп сораулар килә. Бу теманы ябасым килә. Миңа бәйле булмаган сәбәпләр, тыгыз гастрольләр аркасында Казанга кайтып өлгерә алмадым. Тамашачылар һәм оештыручылардан гафу үтенәм. Аңларсыз дип ышанып калам», дип яза ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк