Логотип
Театр

ЭШ АТЫ — ПРАЗАТ

Бу сөйләшү танылган режиссёр Празат Исәнбәт өендә булды, мин бу очрашуны видеога язган идем, әңгәмә шул тасмадан күчерелде. Батулла. Празат абый, иң беренче эш итеп, исемең турында сөйләшеп алыйк ә...

Бу сөйләшү танылган режиссёр Празат Исәнбәт өендә булды, мин бу очрашуны видеога язган идем, әңгәмә шул тасмадан күчерелде.
Батулла. Празат абый, иң беренче эш итеп, исемең турында сөйләшеп алыйк әле. Татарда бик сирәк очрый торган исем…
Празат. Ие, әтием аңлата торган иде, әтием ул исемне фарсы теленнән алган. Ул ике өлештән тора. «Пөр» белән «азат». Тулы азатлык иясе, дигән сүз. Әтием минем тулы азатлыкка ирешүемне теләгәндер, мөгаен.
Батулла. Синдә «эш аты» дип әйтерлек бер хосусият бар. Кемдер куярга алынмаган пьеса, ташландык пьеса, хәтта күп кешегә ошамаган пьеса, ләкин темасы белән ниндидер бер датага туры килә, куярга кирәк. Син гадәттә «ошамый» дип тормыйсың, җиң сызганып эш башлыйсың. Һәм, әйтергә кирәк, шул үги пьесадан кеше карарлык спектакль ясап чыгара торган
идең. Бу талымсызлыкмы, әллә мәҗбүриятме?
Празат. Кайбер вакыт үзеңә артык ышанудан. Кайчакларда мәҗбүри алынасың бу эшкә. Онытылган, кирәк түгел саналган әнә шундый уртакул кебек күренгән әсәрдә дә нәрсәдер була, ниндидер бер тәэсир иткән ягы була. Бәлки әнә шул кеше күрмәгән якны күрсәтер өчен, әсәрнең башка кимчелекле якларын җиңеп булмасмы дип алынасың. Күп вакыт җиңә дә торган идем. Ләкин минем андый әсәрләргә тотынып янганым да бар. Спектакльнең адәм көлкесе дәрәҗәсендә уңышсыз чыккалаганнары да булды. Артистлар да бит бөтен рольләрне дә яратып алмый. Мәҗбүри алган чаклары да еш була. Ләкин ул эшли башлагач, рольне теләсә дә теләмәсә дә ярата башлый. Әгәр дә актёр мәсьәләгә иҗат принциплары белән килсә.
Батулла. Сәет Шәкүровның «Афәт» исемле пьесасы, Шамил Шаһгалинең Крупская турындагы әсәре, дөресен генә әйткәндә икесе дә бик зәгыйфь каләм белән язылган иде.
Празат. Зәгыйфь иде.
Батулла. Син аларны куярга алындың һәм ул спектакльләр байтак кына уйналды да.
Празат. Ләкин ул әсәрләр миңа иҗат канәгатьлеге китермәде. Кимчелекләре күп булган әсәрләр белән зур уңыш казанып булмый инде ул.
Батулла. Спектакль куйганда Празат Исәнбәт актёрларны чыбыркылап мизансценага кумый. Күзәтүемчә, күп вакыт актёрлар мизансценага үзләре йөреп китә. Актёрны теләгән
мизан сценасына барудан тыймый Празат Исәнбәт. Сез катгыян мизансцена режиссёры түгел кебек.
Празат. Әгәр дә режиссёр репетицияләргә әзер мизансцена белән килсә, артистны бер калыпка утырта да актёрга колач җәергә ирек бирми. Син кушкан мизансцена актёрның үзенеке түгел булып чыга. Артист белән төп мәсьәләдә килешергә кирәк. Калганы артист эше. Әлбәттә дилбегәне бөтенләй ычкындырырга ярамый. Еш кына артист җиңә. Режиссёрны уйнап
ышандыра икән, аның вариантын алырга мәҗбүр буласың. Мин артистны чикләргә теләмим. Ачылсын, талантына ирек бирсен.
Батулла. Татар театрларында «Гамлет»ны яки «Отелло»ны уйнап буламы?
Празат. Буладыр… Нигә булмасын! Әлбәттә була. Ләкин замана таләбе була. Шул ук «Гамлет»ны ни өчен куябыз? Артистның яхшы артист икәнен күрсәтер өченме, менә без дә
Шекспирны уйный алабыз, дип әйтер өченме? Әгәр дә синең идеяң булмаса, халыкның хисен кузгатырлык нәрсә куя алмыйсың икән, нигә кирәк Гамлет, бигрәк тә Отелло? Миңа калса, ул әсәрләр кирәк, аларны уйнарга кирәк. Ләкин әйбәт кенә куелган тәрҗемә әсәрләре бар сәхнәбездә. Ә халык йөрми. Игъланнарда тәрҗемә әсәр икәнен күрүгә халык билет алмый китә. Хезмәт әрәм. Мин үзем бүгенге драматургияне яратам. Халык сәхнәдә үз тормышын, үз тарихын күрергә тели, үз моңын күбрәк ишетергә тели.
Батулла. Театр училищесы да, академиябез дә артистлар хәзерләүгә хезмәт итә, хәтта режиссёрларны да хәзер үзебездә укыта башладык.Режиссурада шәкертләр мәсьәләсе турында уйлансак, киләчәк театр нинди режиссёрлар кулына калачак? Яшерен-батырын түгел бит инде, безнең буын картаеп бара.
Празат. Монда да укытып була торгандыр инде ул режиссурага, әлбәттә. Ләкин минем бу мәсьәләгә карашым үзгә. Булачак режиссёрны әйләндереп алган дөнья тәрбияли. Әйтик, Мәскәүнең театр дөньясын, Казанныкы белән чагыштырып булмый бит. Шул мохит тәрбияли, шул мәктәп режиссёрга сабак бирә. Яшь чакта үз Казаныңда кайнап кына булмый ул.
Батулла. Димәк, милли студия тәҗрибәсен кулланудан туктамаска кирәк?
 Дәвамын "Сәхнә" журналының август саныннан укый аласыз
Автор: Рабит Батулла
Фото: Рабит Батулланың гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк